Skip to content
Home » День 5. Шайтан наносит удар

День 5. Шайтан наносит удар

  • by

   Мәсихнең җирдәге тормышының иң кызу, ялкынлы соңгы атнасы – Ашкыну атнасының дүртенче көнендә Гайсә Мәсих Үзенең җиргә кайтуы алдыннан нинди вакыйгалар булачагын әйтте. Инҗил шулай ук канун җитәкчеләрнең Аны үтерү турында план кора башлаулары турында әйтә. Шайтан (иблис) моннан файдаланып, нәфрәт иткән дошманы – Гайсә Мәсихне  юк итәр өчен аларны кулланды. Изге язмада әйтелә:

Коткарылу бәйрәме дип аталган Төче күмәч бәйрәме якынлаша иде. Баш руханилар һәм канунчылар халыктан курыкканга, алардан яшерен рәвештә, Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр. Бу вакытта унике шәкертнең берсе Искариот кушаматлы Яһүднең эченә шайтан керде. Һәм ул баш руханилар һәм Аллаһы Йорты каравылы башлыклары янына барып, Гайсәне алар кулына тапшыру хакында сөйләште. Алар шатландылар һәм аңа акча бирергә риза булдылар. Яһүд алар белән ризалашты һәм, халык белмәгәндә Гайсәне алар кулына тапшыру өчен, уңай вакыт эзли башлады.(Лүk 22:1–6)

  Күргәнебезчә, иблис-шайтан бу хәлдән файдаланып, Гайсәгә хыянәт итәчәк  Яһүднең эченә керде. әл-Фәтыр һәм Йә-син сүрәләрендә шайтан турында түбәндәге сүзләр әйтелә:

  Хакыйкатьтә, шайтан – сезгә дошман, сез аны дошман итеп күрегез. Ул, хаклыкта, үз иярченнәре төркемен тәмуг утында яшәүчеләр булсын дип чакыра. (әл-Фәтыр сүрәсе 35:6)

Ий, адәм балалары! Мин сезгә шайтанга гыйбадәт кылмагыз дип гәһед итмәгән идеммени? Ул сезнең ачык дошманыгыз бит.ә син сүрәсе 36:60)

  Инҗил ахырында шайтанның образлы тасвирламасы бар:

   Шуннан соң күктә сугыш башланды: Микаил үзенең фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты. Әмма аждаһа җиңелде һәм үзенең явыз фәрештәләре белән  моннан ары күктә кала алмады. Бу зур аждаһа, бөтен дөньяны алдаучы, иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан, җиргә бәреп төшерелде; аның белән бергә явыз фәрештәләре дә бәреп төшерелделәр.(Ачылыш 12:7–9)

  Шайтан, безнең иң явыз дошманыбыз, монда ул зур аждаһа рәвешендә барлык халыкларны алдавы белән килә. Гадән бакчасындагы  Адәм аша бирелгән пәйгамбәрлек буенча, кеше дошманы иблис Яһүднең эченә Гайсә Мәсихне юк итү өчен керде. Инҗил әйткәнчә:

… шушы вакыттан алып, ул Гайсәне аларның кулларына тапшыру өчен уңай вакыт эзли башлады.(Маттай 26:16)

Икенче көнне Муса пәйгамбәр 1500 ел элек билгеләгән Коткарылу, ягъни Песах бәйрәме иде. Шайтан ничек Песах бәйрәмендә Яһүдкә керә алды? Бу безнең киләсе мәкаләдә.

5-нче көн турында кыскача мәгълүмат.

  Вакытлы шкалада күрсәткәнчә, бишенче көнне, шайтан, яки зур аждаһа, явыз дошман Гайсә Мәсихне юк итәргә булган.

Зур аждаһа шайтан Яһүднең эченә Гайсә Мәсихне үтерү өчен керде

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *