Skip to content
Home » Гайсә Мәсих  һәм тере су бүләге

Гайсә Мәсих  һәм тере су бүләге

  • by

  әл-Мутаффифин ” сүрәсендә (“алдап үлчәүчеләр”) оҗмахта Аллаһка якын кешеләргә тормыш бирүче чыганак биреләчәк дип әйтелә.

  Аның турында Аллаһка якын булучылыр шәһадәт бирәләр.Хакыйкатьтә изгелек кылучылар-нигъмәтлектә!Алар анда карап ятакларда ятып торалардыр. (әл-Мутаффифин сүрәсе 83: 21-23)

  Аларны тамгаланган чиста хәмер белән сыйларлар. Мөһере исә-мисектер. Һәм моңа таба ярышырга теләүчеләр ярышсыннар! Ул тәсним белән катнашкан.Аны чишмәсеннән якын булганнар гына эчәрләр.  (әл-Мутаффифин 83: 25.28)

әл – Инсән  сүрәсе (кеше) шулай ук күккә керүчеләргә биреләчәк оҗмах чыганагын тасвирлый.

  Хакыйкатьтә,изгелек кылганнар савыттан эчәрләр,аның катнашмасы камфарадан булыр,Аллаһның коллары эчә торган чишмәдән,аны көчле агым белән агызып. (әл-Инсән сүрәсе 76: 5-6)

  Һәм аларны зәнҗәбил катнашмасы булган касә белән сыйларлар.Анда Сәлсәбил дип аталган чишмәдән. (әл-Инсән сүрәсе 76: 17-18)

Ләкин без бүген сусаган нәрсә белән эш итәбез? Гөнаһлы яки оятсыз үткәннәре аркасында Аллаһыга якын булмаганнар нәрсә эшләргә тиеш? Гайсә Мәсих моны безгә бөтен җәмгыять тарафыннан кире кагылган самареяле хатын-кыз белән булган вакыйга аша ачып бирә.

Гайсә Мәсих  дошманнар белән ничек дөрес мөгамәлә итү буенча тәгълиматка ия . Тирә-яктагы дөнья – туктаусыз дошманлык дөньясы; без аны тәмуг төренә әйләндердек.  Мәсихнең  чираттагы хикәясендә без,  дошманнары белән нинди мөгамәлә итүенә карап, кеше оҗмахка керәме яки юкмы дигән сорауга җавап алабыз.

   Укыту бер нәрсә, ә синең өйрәтүең буенча гамәл кылуың ничек? Күпчелек имамнар һәм канун укытучылары бер нәрсәне өйрәтәләр, икенчесен эшлиләр. Гайсә Мәсих тормышыннан шушы вакыйганы карап чыгыйк . Бер тапкыр Ул  самареяле хатын-кызны очратты. (ул көннәрдә самареялеләр яһүдләрнең дошманнары булган)  Менә ул Инҗилдә ничек сурәтләнә:

  Гайсә һәм самареяле хатын.

  Фарисейләр Гайсәнең Яхъя пәйгамбәргә караганда күбрәк шәкертләр җыюы һәм аларны суга чумдыруы турында ишеттеләр,хәлбүки,кешеләрне Гайсә Үзе түгел,бәлки шәкертләре суга чумдыра иде.Бу турыда белгәннән соң,Гайсә, Яһүдияне калдырып,тагын Галиләягә китте. Аңа Самарея өлкәсе аша үтәргә туры килде. Самареядә,Ягъкуб үзенең улы Йосыфка биргән җир биләмәсенә якын урнашкан Сухар дигән шәһәрдә,Ягъкуб коесы бар иде.Юлда арыган Гайсә шул кое янына килеп утырды. Көн урталары иде. Шәкертләре ризык сатып алу өчен шәһәргә киткәч,су алырга дип,бер Самарея хатыны килде.Гайсә аңа:-Миңа эчәргә бирче,-диде.- Ничек итеп син, яһүд була торып,миннән,Самарея хатыныннан,эчәргә сорыйсың?-диде. Ул бу сүзләрне яһүдләр самареялеләр белән аралашмаганга күрә әйтте. Гайсә аңа болай җавап бирде.- Аллаһының бүләген белсәң һәм синнән:”Миңа эчәргә бирче”,-дип сораучының кем икәнен белсәң,син үзең Аннан сорар идең,һәм Ул сиңа тереклек суын бирер иде. Хатын Аңа әйтте: -Әфәндем!Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк,ә кое тирән.Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән?Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: Үзе дә,балалары да,мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бөегрәкме әллә? Гайсә аңа җавап биреп әйтте:- Бу суны эчкән һәркем янә сусар,ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк. -Әфәндем!Миңа шул суны бирче,аннан мин сусамас идем һәм су алыр өчен монда килеп йөрмәс идем,-диде. – Бар иреңне чакырып кил,-диде аңа Гайсә. Хатын исә:- Минем ирем юк,-дип җавап бирде. Гайсә аңа:-Ирем юк,дип син дөресен әйттең,чөнки синең биш ирең булган,ә инде хәзергесе сиңа ир түгел. Син моны дөрес әйттең,-диде.- Әфәндем! Күрәм,Син пәйгамбәрсең. Безнең ата-бабаларыбыз Аллаһыга бу тауда табынганнар,ә сез яһүдләр,кешеләр табына торган урын Иерусалимда булырга тиеш,дип әйтәсез,-диде Аңа хатын. Гайсә әйтте:- Ханым,ышан сүземә,вакыт җитә: Атага табынуыгыз бу тауда да, Иерусалимда да булмаячак. Сез кемгә табынуыгызны белмисез,ә без кемгә табынуыбызны беләбез,чөнки котылу яһүдләрдән килә.Әмма вакыт җитә,һәм килеп тә җитте инде,ул вакытта чын күңелдән табынучылар Атага рух вә хакыйкать белән табынырлар,чөнки Ата шундый табынучыларны эзли. Аллаһы Ул-Рух,һәм Аңа табынучылар рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр.Хатын Аңа:- Мәсихнең (Май сөртелгән Затның) киләчәген беләм.Ул килгәч, безгә бөтенесен аңлатып бирер,-диде. Гайсә аңа:-Синең белән сөйләшүче Мин- ул Үзе,-диде. Шулвакыт әйләнеп кайткан шәкертләре,аның хатын белән сөйләшеп торуын күреп,гаҗәпләнделәр,әмма берсе дә: “Син аңардан нәрсә сорыйсың?-яки: “Бу хатын белән нәрсә турында сөйләшәсең?-дип сорамады.  Хатын, су чүлмәген калдырып,шәһәргә китте һәм андагы кешеләргә:-Барып карагыз әле,кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп биргән кешене күрерсез; Ул Мәсих түгелме икән?-диде. Һәм кешеләр ,шәһәрдән чыгып,Гайсә янына киттеләр. Ул арада шәкертләре Аны: – Остаз! Ашап ал инде,-дип кыстарга керештеләр. Гайсә аларга: – Минем сез белмәгән ризыгым бар,-диде.  Шәкертләре үзара:- Әллә Аңа берәрсе ашарга китерде микән?-диештеләр.    Гайсә аларга әйтте:-Минем ризыгым- Мине Җибәрүченең ихтыярын үтәү һәм Аның эшен төгәлләү. Сез:”тагын дүрт айдан урак өсте җитәчәк дисез түгелме? Ә Мин сезгә әйтәм: әйбәтләп карагыз,игеннәр агарып уракка өлгергән инде.  Уракчы эш хакы ала һәм мәңгелек тормыш өчен уңыш җыя.Шуңа күрә чәчүче белән уручы бергә куана.Шулай итеп,бу очракка:”берсе чәчә,ә икенчесе ура”,-дигән әйтем туры килә.Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем,анда башкалар эшләгән иде,ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз.“Кылган эшләремнең бөтенесен әйтеп бирде”-,дип шаһитлек иткән хатынның сүзен ишеткәч,әлеге шәһәрдәге самареялеләрнең күбесе Гайсәгә иман китерде.Шунлыктан,самареялеләр Аның янына килеп,Аңардан үзләре янында калуын үтенеп сорадылар һәм Ул анда ике көнгә калды. Аның сүзләрен ишетеп,тагын да күбрәк кеше Аңа иман китерде,ә теге хатынга исә: -Без инде синең сүзләреңнән түгел,бәлки Аның сүзләрен үзебез ишетеп һәм  Аның чыннан да дөнъяны Коткаручы Мәсих икәнен белеп,Аңа ышанабыз,-диделәр. (Яхъя 4:1-42)

  Самарея хатыны Гайсә Мәсихнең аның белән шулай сөйләшүенә бик гаҗәпләнде – ул көннәрдә яһүдләр белән самареялеләр арасында дошманлык бар иде.  Пәйгамбәр сөйләшүне аңардан су алып бирүен сораүдан башлады. Гайсә озын юл үтеп арыган һәм бик сусаган дип әйтелә. Ләкин пәйгамбәр буларак, ул самареяле хатынның да сусаганын белә иде, ләкин башкача . Ул хатын шатлыкка һәм канәгать тормышка сусаган. Ул буш йөрәген ирләр белән әхлаксыз мөнәсәбәтләр белән тутыра алыр дип уйлаган. Аның берничә ире булган, һәм ул пәйгамбәр белән сөйләшкән вакытта, аның ире булмаган кеше белән яшәгән. Җәмгыять алдында ул әхлаксыз хатын иде. Бәлки шуңа күрә ул көн кызуында кое янына берүзе килгән,чөнки  башка хатын-кызлар аның белән иртәнге җиләс сәгатьләрдә кое янына килергә теләмәгәннәр,аны читкә этәргәннәр. Ул хатын  әхлаксыз буларак җәмгыять тарафыннан  кире кагылган.

Зәбурда кешенең һәр гөнаһы канәгать булмаган йөрәк сусавыннан килеп чыга дип укыйбыз . Бу теләк көчле һәм канәгатьләнергә тиеш . Бүгенге дөньяда күпләр бу түземсез сусаганлыкны кичерәләр һәм бу кешене гөнаһка этәрә. Бу барлык җәмгыятьләрдә дә, барлык диннәрдә дә кабатлана.

Ләкин Гайсә Мәсих  бу хатын-кызны кире какмый. Ул аны сусавын басар өчен, чынлап та тере су чыганагыннан эчәргә чакыра. Бу матди су турында түгел (аны күпме эчсәң дә, сусау һаман басылмаячак), ләкин йөрәк үзгәреше, кеше эчендә булган үзгәреш турында. Зәбур пәйгамбәрләре яңа килешүнең килүен алдан хәбәр иттеләр Бу килешү белән Гайсә Мәсих  безгә йөрәк үзгәрү бүләкләрен тәкъдим итте. Бу мәңгелек тормышка ага торган тере су.

Хакыйкатьне танучы  иман

Тере су бүләге бу хатын өчен үзгәрүгә чын борылыш иде. Гайсә аңардан ирен алып килүен сорады, һәм шулай итеп бу хатынның гөнаһларын белә торып,Ул аның  гөнаһларын танырга этәрде һәм хатын  аңа буйсынды. Кагыйдә буларак, кеше үз-үзенә намус белән караудан кача! Без гөнаһларыбызны беркем дә күрмәсен өчен  яшерүне өстен күрәбез. Яки без аны аклау юлларын табабыз. Адәм белән Хаува Гадән бакчасында нәкъ шулай эшләделәр, бүген безнең һәрберебез шулай эшли. Ләкин без мәңгелек тормышка алып баручы Аллаһы мәрхәмәтен татып карарга телибез икән, без гөнаһларыбызны намус белән танырга тиеш, чөнки Инҗил безгә вәгъдә бирә:

  Әмма гөнаһларыбызны икърар итсәк,безнең гөнаһларыбызны Аллаһы ярлыкар һәм, һәртөрле хаксызлыктан арындырып,безне чистартыр,чөнки Ул тугры һәм гадел. (1Яхъя 1:9)

Шуңа күрә пәйгамбәр  Мәсих  самареяле хатынга әйтте :

 “Аллаһы Ул-Рух,һәм Аңа рух вә хакыйкать белән табынырга тиешләр”.

“Хакыйкать” – үз-үзеңә намус белән карау,  гөнаһны яшерү яки аны аклау дигән сүз түгел. Аллаһы Үзенә хакыйкать һәм рух белән табынучыларны эзли. Ул андый кешеләрдән кире кайтмас.

  Әлбәттә, бу  хатынга  гөнаһын тану кыен булган. Еш кына, без гөнаһлар турында сүз чыкса,оят булганга, сөйләшүне бүтән темага юнәлтәбез, без шәхсидән дини догмаларга күчәбез. Хәзерге дөнья дини бәхәсләр белән тулган. Ерак заманнарда шулай ук самареялеләр һәм яһүдләр арасында гыйбадәт кылу урыны турында каты бәхәсләр булган. Яһүдләр гыйбадәт Иерусалимда булырга тиеш, ә самареялеләр гыйбадәтнең  билгеле бер тауда гына булачагын әйткәннәр . Хатын пәйгамбәрнең игътибарын гөнаһыннан читкә юнәлтергә теләп, сөйләшүне дини юнәлешкә борырга тырышты. Дини пәрдә артына  хакыйкатьтән яшеренү бик җиңел.

Бу безнең һәрберебез өчен нинди гади һәм табигый, аеруча диндар булсак. Дини кеше өчен башкаларны хөкем итеп, кешеләрне начар яки яхшыга бүлү бик җиңел. Ләкин шул ук вакытта ул үз гөнаһын күрми.

   Гайсә Мәсих  бу бәхәскә кермәде. Ул гыйбадәттә төп нәрсә урын түгел , ә кешенең үзе һәм Аллаһы алдында намуслы булуы турында аңлатып бирде. Кеше Аллаһыга теләсә кайда килә ала (чөнки ул Рух), ләкин бары тик рух белән һәм хакыйкатьтә.  Үзенең Аллаһы алдындагы гөнаһларын чын йөрәгеннән танып, Аңа иман иткән кеше ярлыкау һәм тере су бүләген алачак.

  Бу хатын борылыш ноктасына җитте. Ул дини бәхәс пәрдәсе артында яшеренүне дәвам итә алыр иде, яисә кире кайтып китә алыр иде. Ләкин ул үзенең гөнаһын таныды. Ул моны  сүздә генә түгел, эштә дә күрсәтте – ул үзе яшәгән җиргә барып, барлык кешеләргә пәйгамбәрнең үзе турында һәм нәрсә эшләгәне турында сөйләде. Иң мөһиме, ул гөнаһын яшерүне туктатты. Ул ышанды. Гайсә белән очрашыр алдыннан, ул безнең күбебез кебек дини иде,ә хәзер ул иманлы булды һәм күп кенә кешеләрне иманга җәлеп итте.

Иман итү өчен акыл белән дөрес өйрәтүне кабул итү җитми, гәрчә бу да мөһим. Безгә Аллаһның шәфкать вәгъдәсенең дөреслегенә чын күңелдән ышанырга, һәм гөнаһларыбызны яшерергә кирәк түгеллеген белергә кирәк. Ибраһим пәйгамбәр  күп еллар элек вәгъдәгә ышанып тәкъвалык алгач нәкъ шулай эшләде.

Син үз гөнаһыңны яшерәсеңме яки үзеңне аклыйсыңмы? Бәлки син моны дини йолалар яки иман турындагы бәхәсләр артына яшерәсеңдер? Яки син үз гөнаһыңны таныйсыңмы? Нигә хәзер Аллаһы янына килеп, оятка һәм гаепкә китергән гөнаһларны Аның алдында танымаска? Моны эшләп, син куанырсың, чөнки Ходай шундый гыйбадәт кылучыларны эзли һәм сине барлык бозыклыклардан чистартачак.

  Гайсә белән самареяле хатынның сөйләшүеннән күренгәнчә, аның өчен Гайсәне  тос = Мәсих ) дип тану бик мөһим булган . Гайсә бу җирдә  ике көн торды, һәм анда яшәүчеләр аның тәгълиматын тыңлагач, алар чыннан да Аның дөньяның Коткаручысы икәненә инандылар. Бәлки, без аның нәрсә аңлатканын тулысынча аңламыйбыз . Ләкин Чумдыручы Яхья пәйгамбәрлеге кешеләрнең йөрәкләрен Аллаһы ихтыярын аңларга әзерләгән кебек, гөнаһларны тану безне аның чиксез шәфкатен алырга әзерли. Бу безнең туры юлда өченче адым.

“Аллаһым, мин гөнаһлыга  шәфкатьле бул!”

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *