Skip to content
Home » Пәйгамбәр турында Тәүрат билгесе.

Пәйгамбәр турында Тәүрат билгесе.

  • by

    Пәйгамбәрләр Муса һәм Һарун Исраил халкы белән кырык ел буе җитәкчелек иттеләр. Алар әмерләр, боерыклар яздылар һәм корбаннар китерделәр, шулай ук Тәүратта язылганча күп кенә галәмәтләр күрсәттеләр. Бу ике пәйгамбәрнең тиздән үләргә вакыты җитте. Тәүратның тәмамлану өлешенә җиткәнче, Тәүрат үрнәкләрен карыйк.

 Тәүраттагы эзлеклелек билгеләре нинди?

  Тәүратта корбан китерүләр турында.

  Корбаннарның мөһимлегенә һәм ешлыгына игътибар итегез. Түбәндә язылганнар  турында уйлагыз:

Бу корбаннарның барысы да чиста хайваннар – сарык, кәҗә яки үгез белән башкарылган. Алар, сыердан кала барысы да, ир заты җенесеннән иде.

  Бу корбаннар аларны китергән кешеләр өчен гөнаһларыннан йолып алу корбаннары булган, ягъни, корбан китергән кешенең гаебе һәм ояты капланган.       Болар тире рәвешендә Аллаһының рәхмәтен алган Адәм белән башланды. Бу тиреләр ялангачлыкның оятын каплар өчен хайванның үлемен таләп иттеләр. Мөһим сорау: Нигә хәзер корбаннар китерелми яки тәкъдим ителми? Соңрак җавапны күрербез.

Тәүраттагы тәкъвалык.

  “Тәкъвалык” сүзе һәрвакыт килеп чыга. Без моны беренче тапкыр Адәм хикәясендә күрдек, Аллаһы аңа “тәкъвалык киеме хәерлерәк” дип әйткән. Без Ибраһимның булачак угыл вәгъдәсенә ышануын күргәндә “тәкъва” дип игълан ителүен күрдек. Исраиллеләр әмерләрне тулысынча үтәсәләр, тәкъвалык ала алырлар иде. Алар Аллаһының әмерләрен тулысынча һәм һәрвакыт үтәргә тиешләр иде.

Тәүратта җәза бирү.

  Без шулай ук әмерләрне үтәмәү Аллаһының җәзасына китергәнен күрдек. Бу Адәм белән башланды, аңа җәза алу өчен бер тапкыр гына тыңламаска туры килде. Җәза һәрвакыт үлемгә китерде. Үлем җәзасына кеше, яисә корбан ителгән хайван китерелгән. Түбәндәгеләр турында уйлагыз:

  • Адәм белән тире өчен корбан ителгән хайван үлде.
  • Һабил  белән – хайван, аның корбаны үлде.
  • Нух белән кешеләр Туфан вакытында үлделәр, һәм хәтта Нух, су басудан соң, корбан китереп, хайван үлемен алды.
  • Лут белән Сәдүм һәм Гамура кешеләре Аллаһының хөкеме вакытында үлделәр. Алар белән бер рәттән, аның хатыны да үлде.
  • Ибраһим улының корбаны белән ул үлгән булыр иде, ләкин аның урынына сарык тәкәсе үлде.
  • Песах бәйрәме  белән беренче туганнар (фиргавен һәм башка имансызлар), һәм сарык бәрәннәре үлде, аларның каны ишек яңакларына буялды.
  • Канун әмерләре буенча, гаепле үлде, яисә Гөнаһ йолу көнендә корбан ителгән бер кәҗә тәкәсе үлде (Йом Кипур).

   Боларны ничек аңларга соң? Алга таба күрербез. Ә хәзергә Муса һәм Һарунның  Тәүратны тәмамларга җыенулары турындагы язмаларга игътибар итик. Алар  турыдан-туры Аллаһыдан килгән, киләчәк өчен һәм безнең өчен дә үтә дә мөһим булган, ике хәбәрне – килергә тиешле Пәйгамбәр, Фатихалар һәмЛәгънәтләр турында  җиткерәләр. Игътибарыбызны киләчәк Пәйгамбәргә юнәлтик.

   Килергә тиешле Пәйгамбәр.

    Аллаһы Синай тавында,  Мусага  Ун әмер язылган таш такталарны  биргәндә, чиктән тыш көчен күрсәтте. Тәүрат бу күренешне сурәтли:

    Өченче көнне иртән тауга куе болыт төште, күк күкрәп, яшен яшьнәде һәм быргының колак яргыч тавышы ишетелде, чатырлардагы халык куркуга төште. Шулвакыт Муса кешеләрне Аллаһы белән очрашырга дип тукталу урыныннан алып чыкты, һәм алар тау итәге янына килеп бастылар. Синай тавыннан, мичтән чыккан сыман, төтен бөркелә иде, чөнки Раббы тауга ут эчендэ төште. Бөтен тау бик нык селкенеп торды.

Чыгыш 19:16–18

Халык курку белән тулды. Тәүрат аларны болай сурәтли:

    Күк күкрәвен һәм быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм төтенле тауны күреп, кешеләр куркудан калтырана-калтырана арткарак чигенделәр. Халык Мусага: – Син үзең безгә сөйлә, ә без сине тыңларбыз; әмма, без үлмәсен өчен, Аллаһы безнең белән сөйләшмәсен, – диде.

Чыгыш 20:18–19

    Бу Муса җитәкчелегенең кырык еллык идарәсе башында булды. Соңрак, Аллаһы Муса пәйгамбәр белән бу үткән вакыйга турында сөйләште, кешеләрнең үткәндәге куркуларын искә төшерде һәм киләчәккә вәгъдәләр бирде. Муса бу турыда  Тәүратта язды:

     Раббы Аллаһыгыз үз кардәшләрегез арасыннан сезнең өчен минем кебек бер Пәйгамбәрне булдырыр – Аның сүзенә колак салыгыз. Хореб янында җыелган көнне сез Раббы Аллаһыгыздан болай дип сорадыгыз: ”Без Раббы Аллаһыбызның тавышын тыңлый алмыйбыз һәм бу бөек утны да бүтән күрә алмыйбыз, югыйсә үләчәкбез”. Раббы миңа әйтте:  “Алар әйткәннәр дөрес. Мин аларга кардәшләре арасыннан синең кебек Пәйгамбәр булдырырмын һәм сүзләремне Аның авызыннан әйттерермен. Мин нәрсә әйтергә кушсам, Ул шуларның барысын да әйтер; ә Минем исемнән сөйләгән Ул пәйгамбәрне кем дә булса тыңламаса, ул кешене Мин җавапка тартырмын. Ләкин Мин сөйләргә кушмаганнарны Минем исемнән сөйләргә батырчылык иткән яки башка илаһлар исеменнән сөйләгән пәйгамбәр үләргә тиеш”. Бәлки, күңелегездән: ”Моның Раббы тарафыннан әйтелмәгәнен без ничек белербез икән?” – дип уйлыйсыздыр. Әгәр пәйгамбәр Раббы исеменнән сөйлим дип әйтеп, ул сөйләгән сүз чынга ашмаса һәм үтәлмәсә, димәк, бу сүзне Раббы әйтмәгән, ә пәйгамбәр үз белдеге белән сөйләгән була – аңардан курыкмагыз.

Канун 18:15–22

   Аллаһы кешеләрнең сәламәт һәм көчле рухлы булуларын теләде, Ул моны шулай эшләде ки, таш такталардагы әмерләрне укыгач, кешеләрне көчле курку басты. Ә  хәзер ул киләчәккә карап  исраиллеләр арасында Муса кебек Пәйгамбәр булдырачагы турында вәгъдә бирә. Аннары Ул ике күрсәтмә бирә:

  1. Киләчәк Пәйгамбәргә игътибар итмәсәләр, Аллаһы Үзе кешеләрне җавапка тартыр.
  2. Аллаһы Пәйгамбәр аша сөйләшкәнме икәнне белер өчен, пәйгамбәрлек гамәлгә ашарга тиеш.

   Беренче күрсәтмә Мусадан соң бары бер генә пәйгамбәр булачагын әйтми, ә без аеруча тыңларга тиешле Пәйгамбәр турында әйтә. “Минем сүзләремне” сөйләр,  дигән сүзләргә аеруча басым ясый. Киләчәкне бары тик Аллаһы Үзе генә белә, әлбәттә, беркем дә белми. Икенче күрсәтмә кешеләргә бу хәбәрнең чыннан да Аллаһыданмы, әллә юкмы икәнен белү өчен юл ача. Алга таба, без Муса бу икенче күрсәтмәне ничек кулланганын күрербез. Тәүратны тәмамлаганда  Исраилгә булачак Фатихалар һәм Ләгънәтләр турында әйтелә.

    “Булачак Пәйгамбәр” турында нәрсә әйтеп була? Кем ул? Кайбер белгечләр бу Мөхәммәд пәйгамбәргә кагыла дип әйтәләр. Ләкин исегездә тотыгыз, бу пәйгамбәр “үзенең исраиллеләре арасыннан“, ягъни яһүдләрдән булачак. Шуңа күрә ул аңа кагыла алмый. Башка галимнәр Гайсә пәйгамбәр (Гайсә Мәсих) булуы турында басым ясап әйтәләр. Чыннан да, Ул яһүд иде, һәм моннан тыш, ул зур хакимият белән өйрәтте – “аның авызында” Аллаһы сүзләре иде. Ибраһим корбаны, беренче Песах бәйрәмендәге корбан, һәм югарыда әйтелгән “килергә тиешле Пәйгамбәр” –болар бары тик Пәйгамбәр һәм Мәсих булган Гайсәгә кагылышлы ишарәләр булып тора.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *