Skip to content
Home » Кыямәт көне: әл-Һумәзә һәм Мәсих.

Кыямәт көне: әл-Һумәзә һәм Мәсих.

  • by

  әл-Һумәзә сүрәсе безне Кыямәт көне турында түбәндәгечә кисәтә:

    Һәр яла ягучы, хурлаучыга – үкенеч! Мал җыеп, аны санап куючыга! Ул малы үзен саклап калыр дип исәпли! Юк әле! Әлбәттә, әл-Хутамага атып бәрелер! Әл-Хутаманың нәрсә икәнлеген сиңа ни аңлатыр икән? Аллаһның яндырылып куйган утыдыр. (әл-Һумәзә 104:1–6)

   әл-Һумәзә сүрәсе әйтә, безне Аллаһының ачу уты көтә, бигрәк тә без үз комсызлыгыбызны арттырсак һәм башкалар турында яман сүзләр сөйләсәк. Әгәр без беркайчан да башкаларга булышудан баш тартмасак, башкаларның байлыгына көнләшмәсәк, беркемгә дә нахак яла якмасак, акча бәхәсләрендә катнашмасак, Аллаһы безне коткарыр һәм Кыямәт көнендә безне ачу упкынына дучар итмәс дип өметләнә алабыз.

Ләкин башкаларны нинди язмыш көтә?

  Гайсә Мәсих нәкъ Аллаһының гадел ачуыннан курыкканнарны коткару өчен килде. Инҗил әйтә:

    Күктән иңгән Адәм Улыннан башка берәүнең дә күккә күтәрелгәне юк. Адәм Улына иман китерүче һәр кеше мәңгелек тормыш алсын өчен, Муса чүлдә еланны күтәргән кебек, Адәм Улы да күтәрелергә тиеш. Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче һәркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде. Аллаһ Үзенең Улын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша котылсын өчен, дөньяга җибәрде. Улына иман китерүче хөкем ителми, ә иман китермәүче инде хөкем ителде, чөнки ул Аллаһының бердәнбер Улына иман китермәде. Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. Явызлык эшләүче һәркем яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми. Ә дөреслек буенча эш итүче, гамәлләренең Аллаһы аркылы эшләнгәнлеге ачык күренсен өчен, яктылыкка килә.

(Яхъя 3:13–21)

  Гайсә Мәсих зур көчкә ия булуын, аеруча Үзенең “Күктән” булуын әйтте. Самареяле белән әңгәмәдә (монда җентекләп) Мәсих Үзен “Тереклек су” дип атады:

    Гайсә аңа болай җавап бирде:Аллаһының бүләген белсәң һәм синнән: “Миңа эчәргә бирче”, – дип сораучының кем икәнен белсәң, син үзең Аннан сорар идең, һәм Ул сиңа тереклек суы бирер иде.Хатын Аңа әйтте:  – Әфәндем! Синең чумырып алырга бернәрсәң дә юк, ә кое тирән. Син ул тереклек суын кайдан алырсың икән? Бу коены безгә Ягъкуб атабыз биргән: үзе дә, балалары да, мал-туарлары да шушы коедан эчкәннәр. Син Ягъкуб атабыздан да бөегрәкме әллә?                                                                                           Гайсә аңа җавап биреп әйтте:

   – Бу суны эчкән һәркем янә сусар, ә Мин бирәчәк суны эчкән кеше һичкайчан сусамас. Мин биргән су аңарда мәңгелек тормышка ага торган чишмәгә әвереләчәк.

(Яхъя 4:10–14)

    Мәсихнең хакимлеге Муса пәйгамбәрнең Тәуратындагы алты көн эчендә дөньяны ярату турындагы пәйгамбәрлекләрендә расланды. Аннары Зәбур һәм соңрак килгән пәйгамбәрләр Аның килүе турында нечкәлекләренә кадәр алдан әйткәннәр, һәм Аллаһының илаһи планын ачканнар. Ләкин Мәсих Аңа ышанучылар мәңгелек тормыш алсын өчен “Күккә күтәрелергә” тиеш дип, нәрсә әйтәсе килгәнен   монда аңлатты.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *