Skip to content
Home » Зәбур  килешү хәбәрчесенең килүе турындагы вәгъдә белән тәмамлана

Зәбур  килешү хәбәрчесенең килүе турындагы вәгъдә белән тәмамлана

  • by

Чумдыручы Яхья пәйгамбәрнең килүен алдан әйтү

“Кол билгесе” мәкаләсендә без Раббы Колының килү вәгъдәсен тикшердек. Бу вәгъдә тулысынча иң мөһим сорауларның берсенә булган җавапка бәйле иде. Ишагыйя китабының 53нче бүлеге бу сорау белән башлана:

“Без алып килгән хәбәргә кем ышанды?Раббы кулының көче кемгә ачылды? ” (Ишагыйя 53: 1).

  Ишагыйя  бу Кол сүзләренә башта ышанмаслар дип кисәтте. Катмарлык  кешеләргә ачылыш билгеләре(знамения) бирелмәгәнгә түгел. Билгеләр аның килү вакытын алдан әйтте – серле җидееллыклар , исемнең ачылуы , һәм шулай ук аның “тереләр җиреннән юк ителүен” күрсәтү аша .  Сәбәбе – йөрәкләренең каты булуында. Шуңа күрә , Кол дөнъяга килгәнче ,  кешеләрнең йөрәкләрен Аның килүенә әзерләүче бүтән кеше килергә тиеш иде. Ишагыйя пәйгамбәр Раббы Колына  юл әзерләгән кеше турында сөйли. Моны Зәбурда, Ишагыйя пәйгамбәр  китабында укып була:

  Бер-бер аваз ишетелә:”Раббыга чүлдә юл әзерләгез,Аллабызга далада  туры юл салыгыз!Үзән җирләр күтәрелсен,таулар вә калку урыннар турылансын,сикәлтәләр тигезләнсен.Шул чагында Раббы шөһрәтенең балкышы күренәчәк;барлык җан ияләре аны бер үк вакытта күрәчәк.Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште”.(Ишагыйя 40: 3-5)

Ишагыйя  сүзләре буенча, кемдер чүлдә яшәячәк һәм “Раббыга юл әзерләячәк”. Ул “Ходайның даны күренсен өчен” Аның юлындагы барлык киртәләрне бетерәчәк. Ләкин Ишагыйя моның ничек булачагын әйтмәде.

Малахи пәйгамбәр – Зәбур пәйгамбәрләренең соңгысы

Пәйгамбәрләр Ишагыйя, Малахи һәм Ильяс.

  Малахи пәйгамбәр Ишагыйя пәйгамбәрдән 300 ел чамасы вакыт үткәч яшәгән. Ул Зәбурның соңгы китабы авторы. Ул үз китабында Ишагыйянең Килешү хәбәрчесе  килүе турындагы сүзләрен төгәл кабатлаган. Менә ул нәрсә язган:

   -Менә,Минем алдан юл әзерли торсын өчен,Үземнең хәбәрчемне җибәрәм.Сез эзләгән Хуҗа-Хаким Үзенең йортына көтмәгәндә килер.Менә,сез күрергә теләгән Килешү хәбәрчесе килә,-ди Күкләр Хуҗасы Раббы. (Малахи 3: 1)

  Монда без тагын Раббыга юл әзерләүче бер җибәрелгән фәрештә  килүе турындагы фаразны укыйбыз. Бу фәрештә күренгәннән соң , “килешү хәбәрчесе” дә пәйда булачак. Малахи пәйгамбәр монда нинди килешү турында  сөйли? Хәтерлисезме, Иремия пәйгамбәр Аллаһ безнең белән яңа килешү төзиячәген игълан итте һәм аны йөрәкләребезгә язды . Бу очракта гына безне гөнаһка этәрүче сусау басылачак. Малахи  бу килешү турында сөйли . Бу килешүне төзү Килешү хәбәрчесенең  килүе белән хәбәр ителәчәк .

  Малахи  Зәбурны мөһим пәйгамбәрлек белән тәмамлый. Китабының соңгы өлешендә ул кабат киләчәк турында  яза:

  Раббының бөек һәм дәһшәтле көне алдыннан Мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәм.Мин,килеп,җиргә ләгънәт яудырмас өчен,аталар белән балалар арасында татулык урнаштырыр ул.(Малахи 4: 5-6)

  Ильяс пәйгамбәрнең Раббының бөек көне алдыннан киләчәген әйтеп, Малахи  нәрсә аңлаткан ?  Кем ул Ильяс? Бу Зәбурның без әле искә алмаган тагын бер пәйгамбәре (без Зәбурның барлык пәйгамбәрләре турында сөйләшә алмыйбыз, чөнки бу бик озак булыр. Аның гомер еллары вакытлы шкалада билгеләнгән). Ильяс  якынча б.э.к.850 нче елда яшәгән. Ул  чүлдә ялгыз дәрвиш булып яшәгән; ул тупас йоннан булган кием киеп, саранча һәм кыргый бал ашаган һәм кыяфәте дә гадәти булмаган.  Малахи  Килешү хәбәрчесен дөньяга Яңа Васыять алдыннан киләчәген һәм Ильяска охшаячагын пәйгамбәрлек итеп әйтә.

Бу сүзләр белән Зәбур тәмамлана. Зәбурның соңгы пәйгамбәрлеге якынча б.э.к.450 нче елда язылып тәмамлана. Тәурат һәм Зәбурда киләчәк турында күп вәгъдәләр бар. Әйдәгез аларның кайберләрен карап чыгыйк.

Тәурат һәм Зәбур вәгъдәләре әле үтәлмәгән

  Зәбур б.э.к. 450 нче елда тәмамланган, яһүдләр әле дә бу мөһим пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен көтәләр. Күп вакыт үтеп, буыннар артыннан буыннар алышынды,ә алар бу пәйгамбәрлекләрнең гамәлгә ашуын һаман да көтеп утыралар.

Зәбур чоры беткәч нәрсә булды

  Безнең эрага кадәр 330 нче елда ” Исраил тарихы” мәкаләсеннән белгәнебезчә, ул вакытта билгеле булган дөньяның күбесен Александр Македонский яулап алган. Бу яулап алынганнан соң, дөнья халыклары һәм культуралары грек телен кабул иткәннәр һәм ул халыкара аралашу теле булган. Бүгенге көндә инглиз теле, сәүдә, мәгариф һәм әдәбият дөньясында халыкара аралашу теле булып саналган кебек, ул вакытта грек теле  өстенлек иткән. Безнең эрага кадәр якынча 250нче елда  Яһүд халкының канун укытучылары Тәурат һәм Зәбурны иврит теленнән грек теленә тәрҗемә иткәннәр. Бу тәрҗемә Септуагинта дип атала . Инде әйтеп үткәнебезчә, нәкъ менә бу тәрҗемәдә “Христос” сүзе барлыкка килгән . Ә бу мәкалә анда шулай ук беренче тапкыр кулланылган “Гайсә” исеме турында сөйли.

Пәйгамбәрләр Ишагыйя, Малахи һәм Ильяс

  Нәкъ шул чор (б.э.к 300 – 100), вакыт шкаласында зәңгәр төс белән билгеләнгән. Мисыр һәм Сүрия өзлексез сугыш шартларында торганнар, һәм исраиллеләр бу чиксез конфликтларда катнашырга мәҗбүр булганнар, чөнки алар территориаль яктан бу ике ил арасында яшәгәннәр. Сүрия патшалары бер генә Аллаһыга табынуны бетерү өчен, еш  кына Исраилгә  күп аллаларга ,ягъни  потларга табынуны көчләп тагарга тырышканнар.  Яһүд  канун җитәкчеләре бер генә Аллаһыга табынуны  яклау һәм Муса пәйгамбәр  урнаштырган диннең чисталыгын саклау  өчен баш күтәргәннәр. Бәлки бу дини җитәкчеләр яһүд пәйгамбәрлегенең үтәлешедер? Факт шунда: алар динне никадәр тугры саклаучылар булсалар да, Тәүрат һәм Зәбур боерыкларын никадәр ашкынып тотсалар да, пәйгамбәрлек билгеләре башка нәрсә турында сөйли. Моннан тыш, бу кешеләр үзләрен пәйгамбәр дип атамаганнар – үзләрен диндар яһүдләр, потка табынуга каршы иман яклаучылары дип атаганнар.

  Яһүдләр үзләренең иманнарын саклап калу өчен ничек көрәшкәннәре турында китаплар язылган. Аларда Исраил халкы тарихы турында бик күп кыйммәтле мәгълүмат, рухи дәресләр бар. Ләкин шулай да, яһүдләр бу китапларны пәйгамбәрлек дип санамаганнар, шуңа күрә алар Зәбурга кермәгәннәр. Бу файдалы китаплар, һәм алар тирән дини кешеләре тарафыннан язылган, әмма пәйгамбәрләр түгел. Бу китапларның гомуми исеме – Апокрифлар .

  Бу китапларда бик күп кыйммәтле һәм файдалы мәгълүмат булганлыктан, алар еш кына Тәурат һәм Зәбур китаплары белән бергә яһүд халкының тарихи елъязмасы буларак кулланылган. Инҗил язылганнан һәм Гайсә Мәсихнең  вәгазьләреннән соң, Тәүрат , Зәбур һәм Инҗил китаплары бер китапка- Библиягә(китаплар) тупланган . Апокрифлар Библиянең кайбер версияләренә кертелгән, алар Тәурат , Зәбур һәм Инҗил өлеше булмаса да .

   Күп кенә вакытлар үтсә дә, Тәурат һәм Зәбур вәгъдәләре һаман да үтәлмәгән. Грек хакимлегеннән соң, яһүд дөньясын көчле Рим империясе яулап алган,Һәм ул хакимлегенең  чикләрен бик киңәйткән (бу чор шкалада зәңгәрдән соң сары төс белән билгеләнә). Рим идарәсе эффектлы, ләкин кырыс алып барылган. Рим күп салым түләтеп, алар сәясәтенә каршы торучыларны рәхимсез рәвештә бастырган. Яһүдләрнең Тәурат һәм Зәбур пәйгамбәрлекләренә өметләре тагын да көчәйгән, ләкин аларның гамәлгә ашуын озак көтүләре нәтиҗәсендә, гыйбадәт кылу суынган. Бу вакыт эчендә,яһүд канун җитәкчеләре тарафыннан,пәйгамбәрләр әйтмәгән бик күп кагыйдәләр кертелгән.Бу традициянең бер өлеше. Бу өстәмә кагыйдәләр кулланыр өчен яхшы кебек тоелган, ләкин бик тиздән алар яһүд укытучыларының йөрәкләрендә һәм аңында Тәүрат һәм Зәбурның төп әмерләрен артка этәргәннәр.

  Пәйгамбәрләр аша бирелгән  вәгъдәләрнең үтәлешенә өметләре өзелеп, алар инде онытылган кебек тоелган вакытта, Җәбраил фәрештә  күптән көтелгән килешү хәбәрчесенең туачагы турындагы хәбәрне дөньяга китерде. Бүген ул Яхья пәйгамбәр буларак билгеле (Чумдыручы Яхъя). Бу Инҗилның башлануы турында  без киләсе мәкаләдә сөйләшербез.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *