Skip to content

Инҗилнең Яхшы хәбәре минем өчен ничек һәм ни өчен мәгънәле булуы турында сезнең белән бүлешәсем килә. Бу сезгә монда урнаштырылган мәкаләләрне яхшырак аңларга ярдәм итәр дип ышанам.

  (Үзем турында кыскача: Мин Канадада яшим. Өйләнгән, угыл үстерәм. Торонто университетында, Яңа Брунсвик университетында һәм Акадия Университетында укыдым. Инженерлык дәрәҗәсен алдым һәм нигездә программа тәэминаты һәм математик модельләштерү өстендә эшләдем.)

Элита яшьләренең вәкиле үзе өчен урын таба алмавы турында

  Мин яхшы гына тәэмин ителгән уртача сыйныфта үстем. Чыгышым Швециядән; мин әле бала чагымда Канадага күчендек һәм мин үскән дәвердә без илдән илгә күченеп йөрдек. Университетка укырга керергә Канадага кайтканчы, Алжир, Германия һәм Камерунда яшәдем. Башка кешеләр кебек үк, мин тормышның тулылыгына һм мәгънәсенә, канәгатьлек хисенә,җан тынычлыгына, максатка ирешүгә омтылдым (һәм һаман да омтылам). Әлбәттә, мин һәрвакыт башка  кешеләр белән булган мөнәсәбәтемә бик зур әһәмият бирдем.

  Төрле культураларда яшәп, төрле диннәрне күзәтеп һәм кайвакыт бик дөньяви яшәү рәвешен тоеп, мин нәрсә дөрес һәм тормышның тулылыгына ничек ирешергә икәнлеге турында төрле карашлар белән таныштым.Боларга тагын  минем китаплар укуга бик нык тартылуымны да өстәргә була. Менә мин нәрсәгә игътибар иттем: Көнбатыш илләренең күпчелеге (үземне дә кертәм) зур байлыкка, технологиягә һәм үз максатларына ирешү мөмкинлегенә ия, ләкин безнең заман парадоксы – чын яхшылык безнең өчен көннән-көн читләшә бара. Без мөнәсәбәтләрне элеккегә караганда күбрәк корбан итәбез. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзгәрә һәм зәгыйфьләнә. “Тычкан мәшәкате” термины безнең тормышыбызда көннән-көн ешрак кулланыла. Безгә ничә тапкыр әйтәләр: «Тагын бераз гына һәм …” “Бераз” күпме? , Һәм, чыннан да, бераз нәрсә соң ул? Акчамы? Фәнни белемме? Технологиямы? Канәгатьлекме?

  Яшьлегемдә кичергәннәремне “аңлаешсыз тынгысызлык хисе” сүзләре белән  сурәтлим. Минем әти чит ил кешесе иде һәм Африкада консалтинг инженеры булып эшләде, нәтиҗәдә мин Көнбатышның бай, өстенлекле һәм белемле яшүсмерләре белән аралаштым. Бу урыннардагы тормыш бертөрле агылды, күңел ачу мөмкинлекләре аз иде.  Минем дусларым һәм мин һәрвакыт илебезгә кайту һәм “ял итү” турында хыялландык – телевизор карау, яхшы ризык ашау, мөмкинлекләрдән ләззәтләнү һәм Көнбатышта яшәү җиңеллеген теләдек. Аннары, ниһаять, чын тормыш киләчәк дип өметләндек. Ләкин Канадага яки Европага берникадәр вакытка килгәч тә, беренче көннәрнең эйфориясе бик тиз таралды, бушлык хисе кире кайтты. Иң начаррагы, мин җирле халык арасында шул ук бушлык хисен таптым. Күпме байлык тупласалар да (һәм алар бик күп тупладылар),аларда һәрвакыт канәгатьсезлек хисе туды.

Миңа чибәр кыз гына алсам, калган барлык кирәкле әйберләрем булыр кебек тоелды. Бу берникадәр вакыт ярдәм итте, ләкин берничә айдан соң мин үземдә яңадан күңел бушлыгын тойдым. Аннары мин мәктәпне тәмамлагач, барысы да уңай якка үзгәрер дип уйладым. Машина йөртү хокукын алып иркен хәрәкәт итәрмен. Ниһаять, минем эзләнүләрем уңышлы булыр. Ләкин хәзер мин олыгайдым һәм башкаларның пенсия турында «соңгы ләззәт”  дип хыялланулары турында еш ишетәм. Ә бу шулаймы соң? Бәлки, без гомеребез буена буш хыяллар артыннан чабып,бәхетебез киләсе борылышта көтә дип уйлыйбыздыр һәм кинәт … гомернең ахыры? Нинди мәгънәсезлек!

  Бу вакыт эчендә мин Көнбатышның күбесенчә дөньяви һәм хәтта атеистик булуына карамастан, мин Аллага ышандым. Бу бик искиткеч тоелды, безнең дөнья һәм андагы бар нәрсә очраклы рәвештә барлыкка килде. Ләкин бу дини ышануга карамастан, мин эчке буталышларны кичерүне дәвам иттем, югарыда тасвирланган борчылу хисләремне басарга тырышып әйткән сүзләрем,соңгы вакыйгалар турындагы уйлануларым мине оялырга мәҗбүр итте. Минем башкалардан яшерен тормышым бар кебек тоелды. Ләкин бу тормыш көнчелек белән тулы иде (мин башкаларда булганны теләдем), намуссызлык (кайвакыт мин хакыйкатьне яшердем), бәхәсләр (гаилә әгъзалары белән җиңел бәхәсләшә идем), сексуаль әхлаксызлык (еш кына телевизордан караганнарым,бу турыда китаплар уку,башымдагы әхлаксыз уйлар) һәм эгоизм. Мин белә идем, күпләр минем тормышымның бу өлешен күрмәделәр, Ә бит Аллаһ барын да күрде. Әлбәттә,бу мине борчый иде. Чынлыкта, аның барлыгына ышанмау миңа күп яктан уңайлырак та булыр иде, чөнки ул вакытта мин аның алдында бу гаепле оят хисен санга сукмас идем. Забурдагы Давыт сүзләре буенча, мин үземә сорау бирдем: “Яшь кешегә үз юлын ничек саф тотарга?” (Зәбур 118: 9).Дини йолаларны үтәү,күбрәк дога кылу,үз үземнән баш тарту һәм дини җыелышларга йөрүләр дә минем эчке киеренкелекне баса алмады.

Сөләйманның зирәклеге

  Шул елларда мин үземдә дә, башкаларда да күңелдәге һәрвакыт сызлап торган  бушлык хисен сизгәндә, Сөләйман патшаның зирәклек турындагы фикерләре миңа бик нык тәэсир итте. Сөләйман борыңгы Исраил илендә патшалык иткән. Ул зирәклеге белән дан тоткан һәм Иске Васыятьнең берничә китабын язган. Вәгазьче китабы мине гомер буе эзәрлекләгән бушлык турында сөйли. Менә анда нәрсә язылган:

  Мин күңелемнән үз-үземә әйттем:Әйдә,сынап кара,кәеф-сафа кыл,яхшылыклар күреп рәхәтлән!”-дидем,әммә чынлыкта бу да фани дөнья мәшәкате генә икән.Көлүне мин “Ахмаклык”, ә күңел ачуны “Нәрсәгә кирәк у?”-дидем. Мин,зирәклегемне җүймыйча ,шәраб белән сыйланып,үземә акылсызлык кылырга юл куйдым-кыска гына гомер көннәрендә адәм балаларының күк астында ни эшләргә тиешлеген беләсем килде.

  Мин бик зур эшләр башкардым:үземә йортлар салдым,үзем өчен йөзем бакчалары утырттым;бакчалар һәм куаклыклар булдырдым,анда һәртөрле җимеш агачлары үстердем;бакчадагы агач һәм куакларны сугару өчен сулыклар эшләттем.Үземә хезмәт итәр өчен,ир һәм хатын-кыз коллар сатып алдым.Өемдә туып үскән коллар да бар иде;Иерусалимда миннән әүвәл булганнарның һәммәсенекенә караганда күбрәк мал-туар-вак һәм эре терлек көтүе асрадым.Шулай ук үз хаҗәтем өчен алтын-көмеш,төрле патшалардан һәм өлкәләрдән җыеп,кыйммәтле әйберләр хәзинәсе тупладым;сараемда ир һәм хатын-кыз җырчылар ,адәм балаларының күңелен ачар өчен,канизәкләр асрадым.

  Иерусалимда миңа кадәр булганнарның һәммәсенә караганда бөегрәк һәм баерак идем;зирәклегем дә үзем белән бергә калды. Күзем төшкән бернәрсәдән дә баш тартмадым мин;йөрәгем ашкынган бернәрсәне тыймадым,чөнки минем йөрәгем барлык эшләгән эшләремә куана белә иде;авыр хезмәтемнән миңа тигән өлеш тә шул куаныч хисе иде. (Изге Язма,Вәгазьче китабы. 2: 1-10)

  Байлык, дан, белем, казанышлар, хатын-кызлар, ләззәт, көч, карьера, шәраб … Сөләйманның барсы да бар иде – һәм тагын да күбрәк. Эйнштейн акылы, Билл Гейтс байлыгы, Мик Джаггерныкы кебек күп хатын-кызлары һәм Британия Короле гаиләсендәге принц Уильям кебек нәселе. Башка беркемдә дә бу комбинация юк иде.Һәм ул һичшиксез бәхетле булырга тиеш! Ләкин аның сүзләре:

  Менә мин кулларым башкарган барлык шул эшләремә,көч куеп ирешкән  хезмәтләремә борылып карадым да күрдем:аларның бөтенесе бушка җил куу,фәкать фани дөнья мәшәкате генә булган икән,кояш астында алардан бернинди дә файда юк икән.

  Мин зирәклек,дуамаллык һәм ахмаклыкларны күрим дип тә борылып карадым,чөнки патшадан соңра килгән кеше,аңардан уздырып,тагын нәрсә эшли алсын?!Һәм мин күрдем:яктылык караңгылыктан өстен булган кебек,зирәклек тә ахмаклыктан шулай өстен икән.Зирәк кешенең күзе- башында,ә ахмак кеше дөм караңгыда йөри.Әммә мин һәр икесенең язмышы бертөрле икәнне аңладым.

  Ахмакның башына килгән язмыш минем башыма да киләчәк;әгәр шулай икән,минем бик зирәк булуымнан ни файда?!Мин күңелемнән әйттем:”Бу да-фани”-дидем.Чөнки ахмак кешене искә алмаган кебек,зирәк кешене дә искә алмаячаклар;киләчәк көннәрдә һәммәсе онытылачак;зирәк кешене дә,ахмак кешене дә бер үк үлем көтә.Шуннан миндә тормышка карата нәфрәт хисе уянды:кояш астында бар нәрсә миңа яман булып тоела башлады;чөнки аларның һәммәсе-фани дөнья мәшәкате,бушка җил куу гына икән.

  Мин кояш астында көч түккән бөтен хезмәтемә нәфрәт хисе тойдым;чөнки мин хезмәтемнең бар җимеше үземнән соң киләчәк бәндәләргә калачагын аңладым.Һәм кем әйтә алсын:ул бәндә зирәк акыллы булырмы,әллә ахмакмы?!Ә бит ул кояш астында мин зирәклек күрсәтеп ирешкән авыр хезмәтем җимешенә хуҗа булачак.Бу да-фанидыр.Шуннан соң кояш астында   ирешкән барлык авыр хезмәтләремнән минем йөрәгемне өметсезлек биләп алды.Чөнки берәү үзенең зирәклеге,гыйлеме,уңганлыгы белән хезмәтендә уңышка ирешсә дә,икенче берәү,бернинди хезмәт куймыйча,аны үзенә мирас итеп алырга тиеш.Бу-зур яманлык һәм мәгънәсезлектер!Юкса кояш астында көч түгеп,йөрәк маен сарыф итеп ирешкән авыр хезмәтеннән кешенең үзенә нәрсә кала?!Аның бөтен көннәре тоташ борчу,мәшәкать эчендә уза,хәтта төннәрен дә аның йөрәге тынгылык белми.Бу да-фани,буш нәрсә! (Изге Язма,Вәгазьче китабы.2: 11-23)

 Үлем, дин һәм гаделсезлек “Кояш астында тормыш” юлдашлары.

  Бу эзләнүләр контекстында мине уйландырган тагын бер сорау туды. Ул шулай ук Сөләйманны да уйланырга мәҗбүр иткән.

  Чөнки адәм балаларының да,хайваннарның да язмышлары бер үк;тегеләре дә,болары да үлемгә дучар;һәркайсының сулышы-рухы бертөрле;адәм баласының хайваннан бернинди өстенлеге юк;чөнки болар һәммәсе-фани.Барысы да бер урынга китеп барачак;һәммәсе туфрактан яратылган һәм һәммәсе дә кабат туфракка әйләнеп кайтачак.Адәм балаларының рухы югарыга күтәреләме,әллә хайваннарның рухы түбән төшә,җир эченә иңәме-моны кем белсен?! (Вәгазьче. 3: 19

   Һәркемне: гаделне һәм гаделсезне дә,игелеклене һәм явызны да ,пакьны һәм нәҗесне дә,корбан бирүчене һәм корбан бирмәүчене дә бер үк язмыш көтә;гаепсезгә ничек булса ,гаеплегә дә-шул ук язмыш,ант итүчегә дә,ант итәргә куркучыга да-бер үк төрле.Кояш астында эшләнгән һәр эшнең начар ягы да шунда:һәркем бер үк төрле язмышка дучар;адәм балаларының күңелләре һәм гомер көннәре явызлык белән,акылсызлык белән тулы;шуннан соң алар барыбер үлеләр аймагына китеп баралар.Ә тереләр арасында кешенең өмете бар,чөнки үлгән арысланнан тере эт хәерлерәк.Тереләр үләчәкләрен беләләр,ә үлеләр бернәрсә дә белмиләр;үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк,алар хакында инде хәтердә истәлекләр дә җуелып беткән.(Вәгазьче. 9: 2-5)

  Мин дини гаиләдә үстем һәм Алжирда яшәдем, ул үзе дини ил. Дин җавап була аламы? Ләкин мин аңладым, дин еш кына өстән, тышкы тантана белән эш итә һәм йөрәгебезгә кагылмый. Күпме дини йолалар үтәү, мәсьәлән, дога кылу, чиркәүгә яки мәчеткә бару гына Аллаһ алдында “казанышлар”яуларга ярдәм итәрме?Моның  өчен тагын нәрсә эшләргә кирәк? Дини һәм әхлакый тормыш алып барырга тырышу бик арытты, гөнаһтан сакланыр өчен кем көчле булган? Мин нәрсәдән сакланырга тиеш? Аллаһ миннән нәрсә көткән? Дини бурычлар бит авыр булырга мөмкин.

  Әгәр чыннан да Алла җаваплы икән, нигә ул начар эшли?-дип мин үз-үземә сорау бирдем. Дөньядагы гаделсезлекне, коррупцияне һәм җәберне күрү өчен артка борылып карау күпне таләп итми. Бу соңгы вакыйгаларның борылышы гына түгел, чөнки Сөләйман моңа 3000 ел элек үк игътибар иткән. Ул әйтте:

Кояш астында мин тагын шуны күрдем:хаклык тиеш булган урында-хаксызлык,гаделлек тиеш булган урында гаделсезлек икән.

  Борылып карап,кояш астында эшләнә торган һәртөрле җәбер-золымны күрдем;әнә,күзләре яшьләнгән җәберләнүчеләр,ә аларны юатучы юк;әнә,җәберләүчеләре дә,боларының кулында көч-куәт,ә җәберләнүчеләрне юатучы юк.Һәм мин әлегәчә терек тормыш алып баручы адәм балаларына караганда вафат булганнарны бәхетлерәк дип таптым.Әлегә тумаганнары һәм кояш астында эшләнә торган явызлыкларны күрмәгәннәре исә боларның икесенә караганда да бәхетлерәк,дидем. (Вәгазьче. 3:16; 4: 1-3)

  Сөләйман өчен, бу безгә дә ачык; “кояш астында” тормыш җәберләү, гаделсезлек һәм явызлык белән билгеләнә. Нигә алай? Чишелеш бармы? Аннары тормыш үлем белән тәмамлана. Үлем бөтенләй соңгы һәм безнең тормышта иң югары хакимлек итүче чынбарлык. Сөләйман язганча, бу барлык кешеләрнең язмышы, яхшы яки начар, дини яки динсез. Мәңгелек сорау үлем белән тыгыз бәйләнгән иде. Мин күккә барырмынмы, яисә (иң борчулысы) мәңге хөкем урынына – тәмугка китәрменме?

Үлемсез әсәрләрдә эзләнүләр.

  Миндә тормышта мәңге канәгатьләнүгә ирешү, дини йолалар йөге, кешелек тарихын җәберләгән җәбер-золым, шулай ук үлемнең котылгысызлыгы һәм алдагы вакыйгаларны алдан күрү кебек хисләр кайнады. Урта мәктәптә безгә 100 әдәби әсәрнең (шигырьләр, җырлар, хикәяләр һ.б.) исемлеген теркәү бурычы куелды. Бу мин мәктәптә ясаган иң файдалы күнегүләрнең берсе иде. Минем коллекциянең күбесе бу проблемаларның берсенә багышланган иде. Бу миңа “очрашырга” һәм шул ук сораулар белән көрәшкән күпләрне тыңларга мөмкинлек бирде. Мин алар белән таныштым – төрле чор, мәгариф, фәлсәфи карашлар һәм жанр вәкилләре.

Мин Инҗилдән Гайсә Мәсихнең(Иса аль Масих) танылган тәгълимәтләрен керттем. Әдәби әсәрләр белән бер рәттән, миндә Гайсә Мәсихнең түбәндәге сүзләре бар:

“…Мин исә тормыш бирергә,мул тормыш бирергә дип килдем.” (Инҗил,Яхъя 10:10)

  Мин уйлана башладым, бәлки, минем сорауларга һәм Сөләйман һәм башка авторларның сорауларына җаваплар бардыр. Инҗил (ул вакытта ул минем өчен дини термин иде)”Яхшы хәбәр”дигән сүз. Бу нинди яхшы хәбәр? Бу спекуляция яки  фантазия гынамы?

Онытылмас очрашу

  Шул елдан соң без дусларым белән Швейцариядә чаңгы шуарга киттек. Көне буе чаңгыда шуганнан соң, бетмәс яшьлек энергиясе ярдәмендә без кич белән клубка бардык. Анда без биедек, кызлар белән таныштык һәм төнгә кадәр күңел ачтык.

  Швейцариядәге чаңгы курортлары тауларда биек урнашкан. Бию залыннан төнлә үземнең  бүлмәгә китүемне бик яхшы хәтерлим. Мин туктап йолдызларга карадым.   Караңгы һәм биек тауда булганлыктан мин барлык йолдызларның бөеклеген күрә алдым. Минем сулышым кысылды һәм мин аларга куркып карап тордым. Забурдан бер шигырь хәтеремә килде: “Күкләр Аллаһының шөһрәтен хикәяли,күк гөмбәзе Аның могҗизалы эшләрен бәян итә.” (Зәбур18: 1).

  Йолдызлы галәмнең бөеклегенә бик караңгы төндә карасам да, мин Аллаһның бөеклеген бик аз күргән кебек тойдым. Әммә шушы тынлык мизгелендә миңа  сайлау мөмкинлеге бирелгәнен аңладым. Мин Аңа буйсынырга тиешме, яисә мин ниндидер диндарлык юлыннан барып, гомерем буе Аның көчен инкарь итәргәме? Шуңа күрә мин тезләндем, кара төннең тынычлыгында башымны җиргә кадәр иеп бу турыда дога кылдым: “Син Ходай! Мин Сиңа буйсынам. Мин күп нәрсәне аңламыйм. Зинһар, мине туры юлдан алып бар! ” Мин башымны җиргә кадәр игән килеш, тормышымда гөнаһларның булуын танып, мине кичерүен һәм җитәкчелеген сорадым. Шул мизгелдә минем белән беркем дә юк иде. Швейцариядә чаңгы курорты тавында төнге 2 ләр тирәсендә мин һәм Аллаһ идек. Бу очрашуны мин беркайчан да онытмыйм, һәм аны кабатларга тырышсам да, сүзләрем җитми.

  Бу минем сәяхәтемдә мөһим адым иде. Мин сорауларыма җавап табарга теләгән вакытта Аңа буйсындым. Тикшеренүләр ясап, белгәннәремне тәкъдим иткәндә җаваплар миңа килә башлады. Бу сайттагы әйберләрнең күбесен мин шул төндә белдем. Мин Инжилның тормышымда биргән сорауларга җавап бирәчәген аңладым. Аның төп максаты – чыннан да тулы тормыштагы рухи кыйммәтләргә -мәңгелек, иреклелек, гаилә мөнәсәбәтләребездә мәхәббәт, оят, гаеп, курку кичерү,үлем турында дөрес фикер йөртүгә юнәлеш бирү. Инҗил әйткәнчә, болар безнең тормышыбызны төзи. Бәлки, кемдер Инҗил биргән җавапларны яратмаска яки аларны тулысынча кабул итәргә мөмкин.Бу хәбәр Аллаһыдан Гайсә Мәсих шәхесендә килгәнгә күрә, моны белмәү акылсызлык булыр иде.

  Инҗилне вакыт табып, җентекләп укып чыксагыз ,сез дә бик күп сорауларыгызга җавап табарсыз дип ышанам..