Skip to content
Home » Лут билгесе.

Лут билгесе.

  • by

Лут  Ибраһимның бертуганы Һаранның улы булган. Ул яшәү урыны итеп гөнаһка баткан шәһәрне сайлаган. Ләкин Аллаһы аның тормыш хәлен барлык халыклар өчен пәйгамбәрлек билгеләренә әйләндерде. Бу нинди билгеләр? Бу сорауга җавап бирү өчен, бу язмадагы барлык персонажларны җентекләп карап чыгарга кирәк. Бу язманы Тәүратта һәм Коръәндә уку өчен монда басыгыз. Тәүрат һәм Коръән буенча  анда өч төркем кешеләрне, шулай ук Аллаһының фәрештәләрен  аерып була. Әйдәгез алар турында уйланыйк.

Сәдүмдә яшәүчеләр.

    Бу шәһәрдә азгынлыкка бирелгән, үтә дә бозык һәм гөнаһка баткан кешеләр яшәгән. Алар, хәтта җенси теләк белән янып, Лутның кунакларын (алар фәрештәләр иде. Ә сәдүмлеләр аларны кешеләр дип уйладылар) төркемнәре белән көчләргә теләделәр. Аларның гөнаһлары шулкадәр зур булган ки, Аллаһы бөтен шәһәрне хөкем итәргә карар кылган. Бу хөкем Аллаһының Адәмгә игълан иткән хөкем карарына туры килә. Кайчандыр Аллаһы Адәмне гөнаһ өчен җәза – үлем дип кисәтте. Бу очракта башка төрле җәза куллану урынсыз иде. Аллаһы Адәмгә болай диде:

   “… яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең…”.           

Яратылыш  2:17

  Шуңа күрә Сәдүм халкы да гөнаһлары өчен үләргә, бөтен шәһәр күктән ут һәм күкерт белән яндырылып юкка чыгарылырга тиеш булды. Инҗил бу принципны тагын да җентекләп аңлата:

“Гөнаһ өчен әҗер – үлем”.

Римлыларга 6:23

Лутның кияүләре.

     Нух хикәясендә, хәтеребездә, Аллаһы бөтен дөньяга гөнаһ өчен аянычлы Туфан суы җибәреп җәза бирде. Бу Адәмнең гөнаһ өчен бирелгән җәзасына тулысынча туры килә. Тәүрат һәм Коръән ул вакытта бөтен дөнья явызлыкта иде диләр. Сәдүм очрагында да шулай булган – бу шәһәрдә яшәүчеләр үтә дә явыз, гөнаһлы булганнар. Бу юлларны укыгач миңа, Аллаһы хөкемнәреннән курыкмыйм, мин бит андый ук гөнаһлы түгел, Аллаһыга ышанам, бик күп яхшылыклар эшлим, Ул мине хөкем итмәячәк – дигән вәсвәсәле уйлар килергә мөмкин. Ләкин мин чыннан да хәүфсезлектәме соң? Лут һәм аның кияүләренең мисалы минем өчен чын кисәтү. Лутның кияүләре аның кунакларына каршы көч кулланырга теләүчеләр арасында булмаган. Ләкин алар киләсе хөкем турында кисәтүгә җитди карамаганнар. Алар Лутның сүзләрен шаяру итеп кабул иткәннәр. Һәм нәрсә? Аларның язмышы башка сәдүмлеләрдән аерылып тордымы? Юк. Аларга шул ук җәза килде. Нәтиҗә күзлегеннән караганда , Лутның кияүләре хөкемгә дучар ителгән сәдүмлеләр язмышын уртаклашты. Бу безнең барыбыз өчен дә Аллаһының кисәтүләренә җитди карау өчен билге. Билгеләр явызлар өчен генә бирелми.

Лутның хатыны.

  Лутның хатыны безнең өчен тагын бер зур билге. Тәүрат һәм Коръән буенча ул да башкалар язмышын уртаклашты. Ул пәйгамбәрнең хатыны булса да, сәдүмлеләр бозыклыгында катнашмаса да, аның махсус статусы аны юк ителүдән саклап калмады. Фәрештәләр аларга әйттеләр:

    “Сезнең берегез дә артка борылмасын”.                                                                            

Лут 11:81

    “…артыңа  борылып карама, бер җирдә дә тукталыш ясама”.                                           

Яратылыш 19: 17

  Тәүрат әйтә: “Лутның хатыны исә, юлда барганда, артына борылып карады да шундук тоз баганасына әверелде”.                                                                     

Яратылыш 19:26

  “Артка карау” сүзләренең төгәл мәгънәсе аңлатылмый. Лутның хатыны Аллаһының әмеренә әһәмият бирмәгән, ул кечкенә әмерне бозып, җәзасыз калырмын дип уйлаган. Шулай итеп, гөнаһы кечкенә булса да, аның язмышы калган сәдүмлеләр язмышы белән бертигез булган. Минем өчен бу мөһим мисал, хәтта “кечкенә” гөнаһлар да Аллаһы тарафыннан игътибарсыз калмаячак. Лутның хатыны безнең өчен билге һәм ялгыш гамәлләрдән кисәтүче.

Лут, Аллаһы һәм җибәрелгән фәрештәләр.

   Адәм билгесе турында югарыдагы мәкаләдә әйтелгәнчә, Аллаһы хөкем итә, әмма ул шунда ук шәфкать күрсәтә. Адәм очрагында Аллаһы аңа күннән ясалган кием биргән. Нух очрагында , Аллаһы җиргә Туфан суы җибәргәч, ул шулай ук шәфкать күрсәтеп  көймә биргән. Бу очракта да, Аллаһы җәза бирсә дә, шәфкать күрсәткән. Бу турыда Тәүратта менә ничек дип әйтелә:

    Лут акрын кыймылдады. Шуңа күрә әлеге адәмнәр, Раббының Лутка булган мәрхәмәтенә таянып, аны һәм хатыны белән ике кызын култыклап алдылар да шәһәр читенә алып чыктылар”.                                                                         

Яратылыш 19:16

    Бу юллардан без нәрсә беләбез? Элекке билгеләрдәге кебек, Аллаһы бу юлы да  шәфкать күрсәтә. Ул аларны булачак хөкем афәтеннән коткарып, шәһәр читенә хәуфсез урынга чыгарып куя, чөнки юк ителүгә дучар булган шәһәрдә качып котылу урыны булмый. Шәфкать алу өчен бер генә юл булган – шәһәрне фәрештәләр ярдәме белән калдыру. Бу шәфкать Лутка һәм аның гаиләсенә ул гөнаһсыз булганга бирелгәнме? Һич тә юк. Тәүратта да, Коръәндә дә ул үз кызларын көчләүчеләргә бирергә әзер булганлыгы турында укыйбыз. Бу яраклы эш түгел. Тәүрат хәтта,  фәрештәләрдән кисәтүне алгач, Лутның икеләнүе турында әйтә. Ләкин боларның барысына да карамастан, Аллаһы аңа шәфкать күрсәтә, аны кулыннан тотып, фәрештәләр ярдәме белән шәһәрдән алып чыга. Бу безнең өчен дә билге: Аллаһы безнең гамәлебезгә карамастан шәфкать җибәрәчәк. Безгә аның мәрхәмәтен кабул итү генә кирәк. Лутның кияүләре бу мәрхәмәтне кире кагып фатихасыз калганнар.

    Тәүрат әйтә, Аллаһы Лутка аның өчен дога кылган бөек пәйгамбәр Ибраһим хакына шәфкать күрсәтте (монда Яратылыш китабыннан өзек кара). Алга таба Тәүрат Ибраһим билгеләре турында, ягъни Аллаһының вәгъдәсе турында әйтә: “Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең токымың аша фатиха алачак”. (Яратылыш 22:18). Бу вәгъдә безнең игътибарыбызны җәлеп итәргә тиеш, без нинди телдә сөйләшсәк тә, кайда гына яшәсәк тә, нинди диндә булсак та, без барыбыз да “җирнең барлык халыкларының” өлеше. Ибраһимның үтенеп соравы буенча, Аллаһы Лутка (лаек булмаса да) шәфкать күрсәткән икән, Ибраһим билгесе буенча, Аллаһы безгә “җир йөзенең барлык халыкларына” шәфкать курсәтмәсме? Бу фикерләрне Ибраһим билгеләре белән тулырак танышу белән дәвам итик.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *