Skip to content
Home » Гайсә Мәсих һәм Юныс билгесе

Гайсә Мәсих һәм Юныс билгесе

  • by

Корәешләр – борыңгы гарәп илендә ыруг бердәмлеге(клан), кайчандыр мәсьәлән,Мөхәммәт пәйгамбәр вакытында да, Мәккә һәм Кәгъбә белән идарә иткәннәр.  әл-Курәйеш сүрәсендә (Корәешләр) алар өчен уңайлы кагыйдәләр турында әйтелә .

  Корәешләрнең бердәмлеге өчен. Кышкы һәм җәйге сәяхәтләре вакытында бердәмлекләре өчен дип. (әл-Курәйеш сүрәсе 106:1-2 Х.Сәлман тәрҗемәсе)

  Йунус сүрәсе Мөхәммәд пәйгамбәрнең  корәешләргә Аллаһ сүзе белән ничек килгәне турында әйтелә.

  Әллә үз араларыннан булган кешегә Безнең:”Кешеләрне үгетлә һәм иман китереп инанганнарга,Раббылары каршысында ышанычлы өстенлек бар дип сөендер”,-дип вәхи бирүчебез кешеләргә гаҗәп булдымы? Кәферләр:”Бу ачыктан -ачык сихерче!”-диделәр. (Йунус сүрәсе 10:2)

  әл – Камәр сүрәсе (ай)  корәешләрне кисәтә , Чиксез кодрәт Иясе сүзен кире кагып, алар җиңелүгә дучар булачаклар.

  Боларга караганда сезнең кәферләрегез хәерлерәкме әллә?Әллә язмаларда сезнең өчен саклау язуы бармы? Яки алар:”Без бер-беребезгә барыбыз да ярдәмчеләр”,-дип әйтерләр. Төркем челпәрәмә булыр,һәм алар артларына борылып качарлар. Әйе! Бу сәгать аларга вәгъдә ителгән һәм ул сәгать иң коточкыч та, әчерәк тә.  (әл-Камәр сүрәсе 54:43-46)

  Корәешләр Мөхәммәт пәйгамбәрнең сүзләрен кире какканнар. Аллаһы сүзләре белән килгән күп пәйгамбәрләр, шушы корәешләр кебек, кешеләр тарафыннан кире кагылганнар.  Ләкин бер искәрмә бар – Юныс пәйгамбәр.

  Йунус кавеменнән башка иман китереп инанган һәм үзенә иманы булышкан берәр каръя булырмы? Алар иман китереп инангач,Без алардан дөнья тереклегендәге хурлык газабын алып ташладык һәм вакытлыча файдаландырдык. (Йунус сүрәсе 10:98)

Юныс пәйгамбәр Аллаһы тарафыннан мәҗүсиләргә вәгазь белән җибәрелде, һәм алар аның вәгазеннән соң гөнаһларын танып тәүбә иттеләр. Пәйгамбәрнең үзенә килгәндә, башта ул Раббы боерыгына каршы торды һәм зур балык йотканчы аңардан качарга тырышты.  әл- Каләм сүрәсендә (Каләм) Юныс пәйгамбәрнең балык карынында чакта үзенең Аллаһының боерыгын тыңламавы өчен ничек тәүбә итүе һәм аның пәйгамбәрлек исеменә кайтарылуы турында әйтелә.

  Раббыңның хөкеменә сабыр бул! Һәм балык юлдашы кебек булма! Ул кайгыга чумган вакытта ялварды. Әгәр Раббысыннан нигъмәт тимәгән булса,ул чүлле яр буена атып бәрелгән булыр иде һәм шелтәләнгән булыр иде. Раббысы исә үзен сайлап алды һәм аны изге күңеллеләргә әйләндерде.(әл-Каләм сүрәсе 68:48-50)

Мөхәммәд пәйгамбәр кебек,  Гайсә Мәсих тә үз халкына (яһүдләргә) килде, ләкин алар аны кабул итмәделәр һәм аны сихерчелектә гаепләделәр. Аннары Гайсә Мәсих аларга Юныс  пәйгамбәрнең илаһи билгесе турында хәбәр итте. Бу нинди билге?

 Гайсә Мәсих сөйләгән сүзләрне кешеләр шик астына алдылар

Инде белгәнебезчә, вәгазьләр , могҗизалы савыктыру,гыйбрәтле хикәяләр һәм Гайсә Мәсих  башкарган илаһи галәмәтләр Инҗилдә язылган . Вакыт-вакыт ул тыңлаучыларын (һәм безне дә) Үз сүзен кабул итәргә чакыра. Һәм ул безгә “тере су” бүләк итә , гөнаһлы кешеләргә шәфкать күрсәтә һәм югалганнарны,хәтта “үлгәннәрне” эзли. Моннан тыш, ул сусаганнарны Аллаһы Патшалыгына керергә чакыра .

  Яһүдләрнең дини башлыклары һәм канун укытучылары Аның тәгълиматларын кабул итмәделәр һәм аның кешеләр алдында абруен төшереп,сүзләрен шик астына алдылар. Кемнең вәкаләте белән Ул адашканнарны кичерергә вәгъдә биргән? Аның, Аллаһы исеменнән барлык кешеләргә Аллаһы Патшалыгына керер өчен, гөнаһлардан йолу корбаны китерергә хакы бар идеме? Дин әһелләре аңардан илаһи билгеләр таләп иттеләр. Менә Инҗилдә ничек әйтелә :

 Гайсә Мәсих Юныс билгесе турында сөйли

  Шуннан соң канунчылар һәм фарисейләр арасыннан берничәсе Аңа әйттеләр:- Остаз,без Синең илаһи билге күрсәтүеңне телибез. Ләкин Гайсә аларга җавап бирде:- Явыз һәм Аллаһыга иман итмәүче буын билге таләп итә,әмма аларга Юныс пәйгамбәр галәмәтеннән башка билге бирелмәс. Чөнки Юныс пәйгамбәр диңгез җәнварының карынында өч көн һәм өч төн үткәргән кебек,Адәм Улы да җир тирәнлегендә өч көн һәм өч төн үткәрер. Нинәвилеләр хөкем көнендә бу буын кешеләре белән бергә торып,аларны гаепләячәкләр,чөнки алар Юныс пәйгамбәрнең вәгазен ишетеп тәүбә иткәннәр. Ә Мондагы- Юныстан бөегрәк. (Маттай 12:38-41) .

Тарихтагы Юныс пәйгамбәр

Дини җитәкчеләргә җавап биргәндә, Гайсә Мәсих Юныс пәйгамбәрне искә алды . Шкалада күренгәнчә, Юныс пәйгамбәр Гайсә Мәсих җиргә килгәнче 800 ел элек яшәгән .

http://al-injil.net/wp-content/uploads/2017/03/jonah-in-timeline-e1489180437825.jpg
Пәйгамбәр Юныс вакыт шкаласында.

Юныс пәйгамбәр Коръәндә

  Юныс пәйгамбәр пәйгамбәрлек язмаларының берсенә әверелгән китап язган. Аның кыскача аңлатмасы Коръәндә түбәндәгечә риваять ителә:

  Һәм,хакыйкатьтә,Юнус та рәсүлләрдән булды.Менә ул йөк төягән көймәгә таба качты.Көймәдәгеләр белән шобага салуда катнашты һәм отылучылардан булды. Һәм аны Хут балыгы йотты,ул исә шелтәгә лаеклы иде. Әгәр ул тәсбих әйтүчеләрдән булмаган булса,ул чакта кубарылачак көнгә кадәр аның карынында калган булыр иде. (әс-Саффат сүрәсе 37:139-144)

  Юныска Нинәви шәһәре халкына барып,( Ирактагы хәзерге Мосул янында) чиктән тыш күп гөнаһлары һәм явызлыклары өчен, Аллаһы алдында тәүбә итәргә чакыру бурычы йөкләнде . Ләкин ул Аллаһыдан качарга булды, һәм аны зур балык йотты. Исламның күренекле галиме һәм дин белгече(теологы) Йосыф Али бу аятькә бәйле менә нәрсә яза:

 Бездә сөйләм образы бар. Юныс өчен кит балыгының карыны каберлек урыны яки кабер кебек иде. Әгәр дә ул тәүбә итмәгән булса,  барлык үлгәннәрнең каберләреннән кубарылып,терелеп торуына кадәр, кит балыгы карыныннан чыга алмас  иде.(Йосыф Али, 4125-сылтама)

Шулай итеп, Юнысның зур балык карынына эләгүе – үлем җәзасының бер төре иде, ул гадәттә үледән терелү вакытында гына алып ташлана.

Юныс пәйгамбәр һәм аның  китабы

 Юныс пәйгамбәр китабы безгә менә нәрсә турында әйтә:

  Шуннан соң Раббы бер зур балыкка Юнысны йотарга кушты.Юныс өч көн вә өч төн шул балыкның карынында булды. Юныс балыкның карыныннан Раббы Алласына шундый дога кылды: “Бәлагә юлыккан вакытымда Раббыга ялвардым,һәм Ул миңа җавап бирде; үлеләр аймагының төпкеленнән мин ярдәм сорадым,һәм Син тавышымны ишеттең. Син мине тирәнгә,диңгез төбенә тәшердең,ташкын суларың мине чолгап алды; өркәч-өркәч суларың һәм дулкыннарың бөтенесе минем өстән узды.”Хозурыңнан сөрелдем,тик шулай да Синең изге йортыңны яңадан күрермен!”-дидем.Сулар мине тәмам чорнап алды,төпсез упкын кочагына эләктем,башыма диңгез үләннәре уралды. Тауларның нигезенә кадәр иңдем,җир карынында мәңгелеккә бикләндем,әмма Син,Раббы Аллам, мине үлем упкыныннан чыгардың! Җаным хәлдән таеп,мин Раббыны искә төшердем,һәм минем догам Сиңа,Синең изге йортыңа барып иреште. Яраксыз потларга табынучылар үзләренә кылынасы мәрхәмәттән баш тартты, ә мин Сиңа шөкер итеп корбан китерермен,әйткән нәзерләремне үтәрмен. Котылу- Раббыдандыр!”         (Юныс 2:1-10)

  Юнысның илаһи билгесе нинди?

  Гадәттә кешенең абруе таләп ителсә, аңа үз көчен, җиңүен яки уңышын раслау өчен ниндидер билге күрсәтү сорала., Гайсә Мәсихтән илаһи билге күрсәтүен таләп иткәч, Ул Үз көчен аклау өчен, Юныс пәйгамбәрнең балык карынында, ягъни “үлем,кабер  карынында” булган вакыйганы сөйләде. Юныс,өч көн һәм өч төн караңгы кабердәге кебек, Аллаһының йөзеннән һәм мәрхәмәтеннән өзелеп Аллаһы “хозурыннан сөрелеп” зур балык карынында булган.  Нинди сәер билге!   Ни өчен Гайсә Мәсих моны илаһи билге итеп китерә? Бу аның көченең юклыгын расламыймы?

 Көчсезлек һәм үлем монда билге буларак беренче тапкыр китерелми. Ишагыйя пәйгамбәрнең киләчәк хезмәтче (Кол) турында пәйгамбәрлеге бар . Анда Раббының  Колы “кимсетеләчәк” һәм “халык тарафыннан кире кагылачак” диелә. “Без Аны Аллаһы тарафыннан кыйналган,җәза бирелгән һәм җәберләнгән дип уйладык” Ул “тереләр җиреннән тартып алынды”, “каберне Аңа яманнар арасында билгеләделәр”. Тагын да сәере – “Раббы Аңа газап -сызланулар җибәрергә хәл кылды,кыйналуга дучар итте”. Бу Юныс кичергән газапларга охшаган. Нәкъ менә шушы охшашлык өчен дә Гайсә Мәсих бу турыда чагыштыру китерде. .

  Бу вакыйганың чишелеше -балык карынында Юнысның ничек итеп Аллаһыга дога кылүы. Аның соңгы җөмләсе: “Котылу -Раббыдандыр”. Инде әйтеп үткәнебезчә, югарыдан булган пәйгамбәрлекләр буенча, Гайсә Мәсих исеме – киләчәк  Үсенте исеме.  Гайсә исеме нәрсәне аңлата? Төп нөсхә-иврит телендә бу “Ходай коткара” дигәнне аңлата. Юныс пәйгамбәр үзенең догасында барыбыз да котылуга мохтаҗ, һәм “Котылу – Раббыдандыр” дип игълан итте..  Гайсә исеме ( иврит телендә Иешуа ) туры мәгънәдә, Юныс балык карынында игълан иткәнчә- Гайсә исеме белән бәйле- Ходай коткара!

  Дин әһелләре белән әңгәмә ахырында Гайсә Мәсих  Нинәвидә (Юныс җибәрелгән шәһәр) яшәүчеләрнең Юнысның сүзләренә ышанганнарын һәм тәүбә итүләрен искә төшерә, ләкин Гайсәне тыңлаган дин әһелләре моңа ышанмаганнар һәм гөнаһлары өчен тәүбә итмәгәннәр. Алар моны түбәнчелеккә санап,котылуга мохтаҗлыкларын танырга теләмәгәннәр. Безнең һәрберебез  йөрәгебезне сынап карарга тиеш, мин кем белән – Нинәви беләнме яки яһүдләрнең дини җитәкчеләре беләнме? Син  ни әйтерсең?

  Мәсих Гайсәнең гыйбрәтле хикәясен өйрәнеп , без Юныс пәйгамбәрнең илаһи  билгесенең ничек үтәлүен, һәм Гайсәнең җирдәге тормышы ахырында Ходай үз халкын ничек коткарачагын күрербез .

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *