Skip to content
Home » Йосыф пәйгамбәр – кем ул? Ул безгә нинди билгеләр калдырды?

Йосыф пәйгамбәр – кем ул? Ул безгә нинди билгеләр калдырды?

  • by

Ибраһим пәйгамбәрнең хәләл хатыны Сарадан туган углы Исхак иде. Исхакның углы Ягъкуб туды. Ягъкубның унике углы булып, шуларның  унберенчесе булып Йосыф туды. Йосыф сүрәсе аның язмышының тарихын сөйли. Аның ун абыйсы һәм үзеннән кече бертуганы Биньямин бар иде. Ягъкуб Йосыфны абыйларына караганда ныграк яратты һәм бу алар арасында Йосыфка карата көнчелек һәм нәфрәт хисләре уятты, алар аның күргән төшләре өчен дә, мыскыллап, аннан көлделәр. Абыйлары аңа каршы явыз ният корып, аннан котылу чарасын күрделәр. Бу тарихи вакыйга турында беренче тапкыр Мусаның Тәүратында 3500 ел элек язылган. Тәүраттан тулы хикәя монда бирелгән. Йосыф сүрәсе (12-нче сүрә) монда укылырга мөмкин. Менә Корьән нәрсә ди:

  Сорашучылар өчен Йусуфта һәм аның туганнарында аятьләр бар иде.

Йусуф сүрәсе 12:7

  Йосыф һәм аның абыйлары тарихында сорау бирүчеләр өчен нәрсә “билге” булып хезмәт итә? Бу билгеләрне аңлар өчен, без аның Тәүратта һәм Йосыф сүрәсендә бирелгән тарихи хикәясен карарга тәкъдим итәбез.

  Кем алдында баш ияргә?

Йосыф үзенең күргән төшләре турында атасы Ягъкуб белән уртаклашты:

     Менә Йусуф үзенең атасына: ”Ий, әтием! Мин унбер йолдыз, кояшны һәм айны күрдем. Мин аларның миңа сәҗдә кылганнарын күрдем”, – диде.

Йусуф сүрәсе 12:4

  Бу тарихи вакыйганың нәкъ шулай булганын күрәбез:

    Ул ата-анасын тәхеткә күтәрде һәм алар аның алдында сәҗдә кылып, йөзтүбән егылдылар, һәм ул әйтте: ”Ий, атам! Бу – элек күргән төшемнең юралуы, Раббым ул төштә хак итте һәм, мине зинданнан чыгарып, шайтан минем һәм туганнарым арасында дошманлык кылганнан соң, сезне чүлдән китереп, миңа яхшылык кылды. Хакыйкатьтә Раббым теләгән нәрсәсенә илтифатлы. Хакыйкатьтә, Ул – гыйлем, хикмәт иясе!”

  Йусуф сүрәсе 12:100

  Коръәннең төрле сүрәләрендә “сәҗдә кылу” күп тапкыр искә алына. Бу Чиксез Кодрәтле Аллаһы каршында, догада, Кәгъбә алдында яки Аллаһы могҗизалары алдында гыйбадәт кылуны аңлата (мәсәлән, Мисыр руханилары һәм Муса). Ә бу очракта, ул кеше алдында – Йосыф алдында “баш ию” дигәнне аңлата. Бердәнбер охшаш очрак – фәрештәләргә Адәм  алдында баш ияргә боеру (Та-һә 20:116  һәм әл-Әгъраф 7:11 сүрәләре).

Ләкин фәрештәләр кешеләр түгел; гомуми кагыйдә – кешеләр Ходай алдында гына баш ияргә тиеш.

   Ий, иман китереп инанучылар! Раббыгызга рәкәгать һәм сәҗдә кылыгыз, һәм гыйбадәт кылыгыз, һәм хәерлек эшләгез. Шаять, сез уңышка ирешерсез.

әл-Хәҗҗ сүрәсе 22:77

Ни өчен Йосыфка бу кагыйдә кагылмый һәм атасы Ягъкуб һәм абыйлары аңа баш ия?

  Кеше улы.

Времена пророка Даниила (мир ему) в сравнении с другими пророками Забура
Даниил пәйгамбәр Зәбурның башка пәйгамбәрләре белән чагыштырганда.

    Нәкъ шулай ук, Библия безгә Аллаһы алдында гына баш ияргә куша, ләкин бер ташлама бар. Даниил пәйгамбәргә киләчәккә карата, Аллаһы Патшалыгы барлыкка киләчәк вакыт турында илаһи күренеш һәм пәйгамбәрлек булган; бу күренештә аңа “Адәм Улы” күренгән.

    Ошбу төнге төшемдә мин шуны да күрдем: менә, күктәге болытлар белән бергә Адәм Улына охшаган берәү килә. Әзәли Зат янына җиткәч, ул Аның хозурына китерелде. Барлык халыклар, кавемнәр һәм кабиләләр әлеге Адәмгә табынсын өчен, Аңа хакимлек, дан-хөрмәт вә патшалык бирелде. Аның хакимлеге мәңге тәмамланмас, һәм патшалыгы Аның җимерелмәс.

  Даниил 7:13,14

    Бу күренештә кешеләр “Адәм Улы” алдында табыначак, Йосыфның гаиләсе аның алдында баш игән кебек. Адәм Улы – титул. Гайсә Мәсих Үзен еш кына шулай дип атаган. Җирдәге тормышында Ул зур хакимият белән өйрәтте, зур могҗизалар белән савыктырды, хәтта табигать көчләренә боерык бирде. Бу Аның җиргә беренче тапкыр килүендә булды. Ә Даниил пәйгамбәр күренешендәге “күк болытлары белән бергә” килгән Адәм Улы – Гайсә ерак киләчәккә –  Аның икенче тапкыр килеп, дәҗҗал белән көрәшүенә һәм аны җиңүенә кагыла. ( Адәмгә алдан әйтелгәнчә) Ул Аллаһы Патшалыгын урнаштыру өчен җиргә яңадан кайтачак.

    Аның беренче килүе (Гыйффәтле кыз Мәрьямнән туып) кешеләрне гөнаһ әсирлегеннән азат итү һәм аларга Аллаһы патшалыгын ачу иде.  Ул – Адәм Улы, болытлар белән бергә яңадан җиргә килгәч, кешеләрне ничек аерачагын алдан әйткән иде. Ул барлык халыклар да Аңа баш иячәкләр дип алдан әйтте. Туганнары  Йосыф алдында баш игән кебек.    Мәсих шулай өйрәтте:

  Адәм Улы Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Һәм Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне икегә аерачак. Сарыкларны Үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне исә сул ягына бастырыр.Шунда уң ягында торучыларга Патша: ”Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз. Чөнки ач идем, сез Мине ашаттыгыз; сусаган идем, сез Мине эчерттегез; Мин чит илдән килдем, сез Мине өегездә кабул иттегез; ялангач идем, сез Мине киендердегез; авырган идем, сез Мине кайгырттыгыз; төрмәдә идем, сез Минем яныма килдегез,” – дип әйтер. Шунда тәкъвалар: ”Раббыбыз! Синең ач булуыңны күреп, без кайчан ашаттык; сусаганыңны күреп, кайчан эчерттек? Синең чит илдән килгәнеңне күреп, кайчан сыеныр урын бирдек; ялангач булуыңны күреп, кайчан киендердек? Авырганыңны һәм төрмәдә утырганыңны күреп, кайчан Синең яныңа бардык?” – дип сорарлар. Һәм Патша аларга җавабында: ”Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсәгенә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз”, –дип әйтер.  Аннан соң Ул Үзенең сул ягында торучыларга әйтер: ”Китегез Минем янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм аның фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз! Чөнки Мин ач идем, сез ашатмадыгыз; сусаган идем, сез эчертмәдегез; чит илдән килгән идем, сез Мине өегездә кабул итмәдегез; ялангач идем, сез Мине киендермәдегез; авыру чагымда һәм төрмәдә утырганда, яныма килмәдегез”. Шунда тегеләре дә: ”Раббыбыз! Кайчан без Синең ач булуыңны, сусавыңны, чит илдән килгәнеңне, ялангач, авыру булуыңны, төрмәдә утыруыңны күреп, Сиңа ярдәм итмәдек?” – дип сорарлар. Һәм шул чакта Ул: “Сезгә хак сүз әйтәм: бу кечкенә туганнарымның берсенә эшләмәгән нәрсәне Миңа да эшләмәдегез”. Һәм алар мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка барачак.

Маттай 25:31–46

Йосыф пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсих.

  Алда әйтелгәннәргә өстәп шуны да әйтергә була, башка кешеләр Йосыф һәм Мәсих алдында баш иделәр. Йосыф пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсих тормышларында шундый ук охшаш вакыйгалар кичерделәр. Игътибар итегез, аларның язмышы нинди булган.

Йосыф пәйгамбәр тормышындагы вакыйгаларМәсих тормышындагы вакыйгалар
Йосыфны абыйлары- Исраилнең 12 кабиләсенең ыруг башлыклары, аны нәфрәт итәләр һәм кире кагаларЯһүдләр, 12 кабиләдән торган халык, Мәсихне нәфрәт итәләр һәм Аның Мәсих булуын кире кагалар
Йосыф абыйларының Исраилгә баш иячәкләрен алдан күрә (Аллаһы биргән Ягъкуб исеме)Гайсә Мәсих абыйларының (яһүдләрнең) киләчәктә Исраилгә табынуларын алдан күрә. (Марк 14:62)
Йосыфның атасы Ягъкуб аны абыйлары янына җибәрә, ләкин алар аны кире кагалар һәм аны һәлак итү турында уйлыйларАта Аллаһы Мәсихне яһүдләргә җибәрә, ләкин “Аның халкы Аны танымады”. (Яхъя 1:11) һәм “алар Гайсәне юк итәргә тырыштылар”. (Яхъя 11:53)
Йосыфны абыйлары тирән коега  ташлыйларГайсә Мәсих җир астындагы кабергә төшерелә.
Коедан чыгарылып, аңардан котылу өчен, ул чит ил кешеләренә коллыкка сатыла.Мәсихтән котылу өчен, Ул чит ил кешеләренә (римлыларга) тоткынлыкка тотып бирелә.
Йосыфны ерак җирләргә алып китәләр, абыйлары һәм әтисе аны үле дип саныйларИсраил һәм аның яһүд кардәшләре әле дә Гайсә Мәсихне үле дип саныйлар
Йосыф хезмәтче ролен тиешенчә кабул итә һәм башкараГайсә Мәсих «кол кыяфәтен» алды һәм үлем алдында да «үзен түбәнсетте».(Филиппуйлыларга 2:7)
Йосыф гаделсез рәвештә, гөнаһ эшләде, дип гаепләнәЯһүдләр аны «күп нәрсәдә гаепләделәр». (Марк 15:3)
Йосыф, кол булып, караңгы зинданга ябыла, анда ул төрмә тоткыны -икмәк пешерүченең азат ителүен алдан күрәГайсә Мәсих Майланган “…хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга:”Сез- азат! – дип белдерер  …” (Ишагыйя 61:1)
Йосыф Мисыр тәхетенә утыра һәм фиргавенгә генә буйсына. Халыклар аңа табынырга киләләрШуңа күрә күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Ата Аллаһының даны өчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икрар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән бөегрәк исем бирде..” (Филиппуйлыларга 2:10-11)
Йосыф, кардәшләре тарафыннан кире кагылган һәм үлгән дип санала; Шул арада халыклар аның янына ашарга киләләр Яһүд кардәшләре Гайсә Мәсихне үлгән дип санадылар; Шул ук вакытта халыклар Аңа күктән бирелә торган тормыш икмәген алыр өчен килә.
Йосыф абыйларына хыянәт турында сөйли (Яратылыш 50: 20)Мәсих әйтә, яһүдләрнең хыянәте Аллаһының планы иде һәм күп кешеләрне коткарыр өчен булды.(Яхъя 5:24)
Аның абыйлары һәм халыклар Йосыфка табынаДаниил пәйгамбәр”барлык халыклар, кабиләләр һәм телләр” Адәм Улына ничек хезмәт итәчәген алдан әйтә.

Пәйгамбәрләрнең тормышы билге булып хезмәт итә.

   Мәсих Тәүратның борынгы пәйгамбәрләренең һәрберсенең диярлек тормыш вакыйгаларын  кабатлады – бу Аның җирдә тууына кадәр йөзләрчә ел алдан билгеләнгән иде. Бу Мәсихнең килүе чыннан да Аллаһының планы буенча булуын раслый, чөнки  кешеләр арасында беркем дә киләчәкне алдан әйтә алмый.

Адәм билгесе мәкаләсендә Мәсихнең килүе турында искә алына:

   …Адәм исә, кайсыдыр ягы белән, киләчәк Зат кебек булган.                                      

(Римлыларга 5:14

    Йосыф пәйгамбәргә ахыр чиктә абыйлары баш игән булса да, аның тормышы барышында алар тарафыннан кире кагылуы һәм аңардан читләшүләре, аның риясыз мәхәббәтен кабул итмәүләре һәм аңа ышанмаулары ачык чагыла.  Ибраһим пәйгамбәр корбаны алда булачак Мәсих корбанына сылтама. Ягъкубтан соң аның унике улы Исраилнең унике кабиләсенең ыруг башлыклары булды, аларны Муса пәйгамбәр Мисыр коллыгыннан чыгарды. Аны ничек башкаруы – киләчәктәге Мәсих корбанын күрсәтүче билге булды. Чынлыкта, Тәүратта Мәсих килгәнче меңләгән ел элек язылган күп билгеләр бар.

    Зәбур пәйгамбәрләре һәм соңрак килгән пәйгамбәрләр, бу вакыйгага йөзләрчә ел элек җиргә Коткаручының – Мәсихнең киләчәге турында хәбәр итеп, пәйгамбәрлекләрне тулыландырдылар. Газап чигүче Кол турындагы пәйгамбәрлек, аның халык тарафыннан кире кагылуын күрсәтә. Киләчәккә карата йөзләгән елны алдан беркем дә күрә алмаганлыктан, Раббы аларга ачмаса, бу вакыйгалар турында пәйгамбәрләр бөтен нечкәлекләренә кадәр ничек белерләр иде? Әгәр дә алар Аллаһы тарафыннан рухландырылган икән, димәк, Гайсә Мәсихне һәм Аның корбанын кире кагу шулай ук Аллаһы планының бер өлеше.   Бу пәйгамбәрлекләрнең күбесе Мәсихнең беренче килүе белән бәйле. Ул Үзен кешеләрнең гөнаһларын кичереп, җәһәннәм газабыннан коткару һәм Аллаһы Патшалыгына керү мөмкинлеген бирер өчен, корбан итеп тәкъдим ителде.

   Йосыф тарихы да киләчәккә карый. Гайсә Коткаручы җиргә яңадан килеп, Аллаһы Патшалыгын урнаштыргач, барлык халыклар Аның алдында баш иярләр. Без хәзер Аллаһы Патшалыгына чакыру алу мөмкин булган заманда яшибез. Кыямәт көнендә Коткаручыны эзли башлаган әл-Мәгариҗ сүрәсендәге ахмак кебек булып, соңга калмаска иде. Мәсих корбаны аша сезгә мәңгелек рухи тормыш бүләге турында хәзер белегез. Мәсих Үзенең җиргә тагын кайтуы турында болай өйрәтте: Күкләр Патшалыгы ул вакытта менә нәрсәгә охшар. Күз алдыгызга китерегез: ун кыз, кулларына яктырткычлар алып, кияү каршыларга чыккан. Аларның бишесе ахмак, ә бишесе исә акыллы булган. Ахмаклары яктырткычларын алганнар, ә үзләре белән май алмаганнар. Акыллылары исә, яктырткычлары белән бергә чүлмәкләрдә май да алганнар. Кияү тоткарганлыктан, кызлар йокымсырый башлаган һәм йоклап киткәннәр.  Төн уртасында: ”Кияү килә, аны каршыларга чыгыгыз!”– дип кычкырган тавыш ишетелгән. Шул вакытта бөтен кызлар уянып китеп, яктырткычлары яхшырак янсын өчен, аларны рәтләгәннәр. Ахмаклары акыллыларга: ”Безнең яктырткычларыбыз сүнә, безгә май бирегезче”, – дип әйткәннәр. Ә акыллылары: ”Юк, безнең май бөтенебезгә дә җитмәс. Алай булмасын өчен, сатучыларга барып, май сатып алыгыз”, – дигәннәр. Әмма алар сатып алырга дип киткән арада, кияү килеп җиткән. Кияүне каршылар өчен барын да әзерләп куйган кызлар аның белән бергә туй мәҗлесенә киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган.Аннан соң калган кызлар да килгәннәр. “Әфәнде, безгә ач!”– дип әйткәннәр алар. Ләкин ул: ”Хак сүз әйтәм: мин сезне белмим”, – дип җавап кайтарган.  Шуңа күрә уяу булыгыз: сез бит көнен дә, сәгатен дә белмисез, – диде Гайсә. Чөнки ул менә моңа охшаш булыр: бер кеше, чит илләргә киткәндә, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып калдырган. Һәркайсына сәләтенә карап, берсенә ул биш талант, икенчесенә ике талант һәм өченчесенә бер талант күләмендә акча калдырган. Ә үзе китеп барган. Биш талант алганы, шунда ук эшкә керешеп, тагын биш талант казанган. Ике талант алганы да, шулай ук, тагын ике талант казанган. Ә бер талант алганы исә, китеп, хуҗасының акчаларын яшереп җиргә күмеп куйган.  Күп вакыт үткәннән соң, хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм аларның хисаплашуларын таләп иткән. Биш талант алганы тагын бишне китергән. ”Хуҗам, –дигән ул, – син миңа биш талант бирдең. Кара, мин тагын бишне эшләп таптым”. Хуҗасы аңа эйткән: “Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш”. Ике талант алганы да килгән һәм әйткән: ”Хуҗам, син миңа ике талант бирдең. Менә мин тагын ике талант эшләп таптым”. Хуҗасы әйткән: ”Яхшы эшләгәнсең, син – яхшы һәм тугры хезмәтче. Кечкенә эштә син тугры булдың, мин сиңа зурысын йөкләрмен. Килеп, минем шатлыгымны уртаклаш”.Инде бер талант алганы килгән һәм әйткән: ”Хуҗам, мин синең каты бәгырьле кеше икәнеңне белдем: үзең чәчмәгән җирдә урасың, утыртмаган җирдә җыясың. Мин синнән курыктым һәм акчаңны җиргә күмдем. Менә алар, ал үзеңнең акчаларыңны”.  Ә хуҗасы җавап кайтарган: ”Яраксыз һәм ялкау хезмәтче! Үзем чәчмәгән җирдә уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белдең! Шуңа күрә сиңа минем акчаларымны әйләнешкә кертергә кирәк иде – мин әйләнеп кайткач, үземнекен табышы белән алган булыр идем. Шулай итеп, аннан бер талантны алыгыз да ун таланты булганга бирегез. Чөнки кемнең бар, аңа тагын бирелер, һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, аның булган нәрсәсе дә тартып алыныр. Ә бу булдыксыз хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлагыз: анда елау һәм теш шыкырдату булыр”.

Маттай 25:1–30

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *