Skip to content
Home » Әюб пәйгамбәр – ул кем? Ни өчен аның хәбәре мөһим?

Әюб пәйгамбәр – ул кем? Ни өчен аның хәбәре мөһим?

  • by

   әл-Бәййинә сүрәсе кем яхшы кеше булып санала алуын сурәтли. Ул әйтә:

   Аларга динне ихластан тотып, хәниф буларак кына Аллаһка гыйбадәт кылудан, намаз үтәүдән, зәкәт бирүдән гайре бернәрсәгә дә әмер бирелмәде. Менә шул ул – хак дин. (әл-Бәййинә 98:5)

   Нәкъ шулай ук әл-Гаср сүрәсе (икенде вакыты) Аллаһы каршында “югалып калмас өчен” безгә хас булырга тиешле сыйфатларны искә ала.

  Хакыйкатьтә, кеше зыянда бит, иман китереп инанучылар һәм игелекле гамәлләр кылучылар, бер-берләренә хаклык һәм сабырлык белән, чакыручы-өндәүчеләрдән башка. (әл-Гаср 103:2–3)

  Әюб пәйгамбәр әл-Бәййинә һәм әл-Гаср сүрәләре сурәтләгән кеше иде. Әюб башка пәйгамбәрләргә караганда аз билгеле. Аның исеме Коръәндә дүрт тапкыр гына искә алына.

  Без, Нухка һәм аннан соңгы пәйгамбәрләргә вәхи биргән кебек, сиңа да вәхи бирдек, һәм Без Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Йагъкубка һәм буыннарга, Гыйсәгә, Әйүбкә, Юнуска, Һарунга, Сүләйманга да вәхи бирдек һәм Даудка Зәбур бирдек. (ән-Ниса 4:163. Х.Сәлман)

   Һәм Без аңа Исхакны һәм Йагъкубны бүләк итеп бирдек һәм барысын да туры юлдан алып бардык. Һәм моннан элек Нухны алып бардык, аның нәселеннән  Даудны, Сүләйманны, Әйүбне, Йусуфны, Мусаны һәм Һарунны. Менә шулай Без яхшылык эшләгәннәргә кайтарабыз! (әл-Әнгам 6:84)

  …Һәм Әйүбне. Ул үзенең Раббысына: ”Миңа бәла килде, Син мәрхәмәтлеләрнең мәрхәмәтлесе”, – дип ялварганда Без аңа җавап бирдек. (әл-Әнбийә 21:83)

  Һәм Безнең колыбыз Әйүбне исеңә төшер: ”Миңа шайтан җәфа һәм газап белән кагылды!” (Сад 38:41)

   Әюб пәйгамбәр Ибраһим, Давыт һәм Гайсә Мәсих пәйгамбәрләр исемлегендә очрый, чөнки ул Библия китаплары авторларының берсе. Әюб китабы – аның биографиясе. Ул Нух  пәйгамбәр белән Ибраһим пәйгамбәр арасында яшәгән. Изге язмаларда болай сурәтләнә:

    Утс дигән җирдә Әюб атлы бер адәм гомер кичерә иде. Ул бик тә саф күңелле вә гадел бер зат булып, Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр иде. Аның җиде углы һәм өч кызы бар иде. Ул җиде мең кәҗә һәм сарык, өч мең дөя, биш йөз пар эш үгезе, биш йөз ишәк асрый һәм бик күп хезмәтче тота иде. Әюб Шәрыкның иң бөек ир заты иде. Аның угыллары, чиратлашып, үз өйләрендә сый мәҗлесләре үткәрерләр һәм бу мәҗлесләргә бергә ашап-эчәргә үзләренең өч кыз кардәшен дә чакырырлар иде. Мәҗлесләр чоры тәмамлангач, Әюб аларны пакъләнү йоласын үтәргә үзенә чакырып алыр иде. Ул, таң беленүгә торып, һәр баласы өчен берәр тулаем яндыру корбаны китерер иде, чөнки Әюб болайрак фикер йөртә иде: ”Бәлки, минем балаларым күңелләрендәге уйлары белән Аллаһыны кимсетеп гөнаһ кылганнардыр”. Әюб һәрдаим шулай эшләде.

  (Әюб 1:1–5)

  Әюб пәйгамбәр әл-Бәййинә һәм әл-Гаср сүрәләрендә телгә алынган барлык сыйфатларга ия иде. Бервакыт иблис-шайтан Раббы алдында күренде. Әюб китабында аларның сөйләшүе бар:

    Бервакыт Аллаһы угыллары Раббы хозурына килделәр, алар арасында шайтан да бар иде. Раббы аңардан: – Син кайдан килдең? – дип сорады.  Шайтан исә Раббыга: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – дип җавап бирде. Раббы аңардан:– Колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? – дип сорады. – Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: Аллаһыдан куркыр вә Аны хөрмәт итәр, явызлыктан тайчаныр.  Шайтан болай дип җавап бирде:  – Әюбнең Аллаһыдан куркуы юкка гынамы әллә?! Аның үзен дә, гаиләсен дә, мал-мөлкәтен дә, коймадай әйләндереп алып, Син үзең саклап торасың түгелме?! Куйган хезмәтләрен Үзең фатихалыйсың – көтүләре әнә ишәйгәннән-ишәеп бара. Әмма кулыңны сузып, бар нәрсәсенә кагыл гына, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак. Шунда Раббы болай диде: – Ярый, бүгеннән аның бар мөлкәте синең кулыңда, тик аның үзенә генә тимә. Шайтан аннары Раббы яныннан китеп барды.

Әюб 1:6–12

  Шайтан шунда ук, үзенә генә хас булган явызлыгы белән, Әюб өстенә ябырылды.

    Көннәрдән беркөнне Әюбнең угыллары һәм кызлары олы абыйларының өендә бергә ашап-эчеп утыралар иде. Шулчак бер хәбәрче, килеп, Әюбкә әйтте: – Үгезләр чәчүлек җирен сөрә иде, якын-тирәдә ишәкләр дә утлап йөри иде; шулчак шебалылар һөҗүм иттеләр дә көтүне куып алып киттеләр, ә көтүчеләрне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.  Бу адәм сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде: – Күктән Аллаһы уты төшеп, сарык-кәҗәләреңне дә, көтүчеләреңне дә һәлак итте. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым. Бу адәм сөйләп бетерергә өлгермәде, тагын берәү килеп җитте һәм әйтте: – Килданиләр, өч яктан һөҗүм итеп, дөяләреңне куып алып киттеләр, көтүчеләреңне кылычтан үткәрделәр. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым.  Ул да сөйләп бетерергә дә өлгермәде, башка берәү, килеп, болай диде: – Синең угылларың һәм кызларың олы абыйларының өендә сыйланып, шәраб эчеп утыралар иде; шулчак чүлдән көчле җил-давыл, килеп, өйнең дүрт почмагына китереп бәрде. Йорт балаларың өстенә җимерелеп төште, һәм алар һәлак булдылар. Сиңа хәбәр җиткерердәй бары мин генә калдым. Шулчак Әюб урыныннан сикереп торды да, өс киемнәрен ерткалап, чәчен кырыкты. Аннары башын орып сәҗдә кылды һәм әйтте: “Мин әнкәм карыныннан шәрә килеш туган идем, шәрә килеш китәрмен дә. Раббы бирде, Раббы алды: Раббыга мактау-шөкерләр яусын!”  Шундый хәлләргә тарып та, Әюб гөнаһ кылмады – Аллаһыны гаепләмәде.

Әюб 1:13–22

   Шайтан Әюбне Аллаһыга көфер сүзләр әйттерергә тырышуын дәвам итте, шуңа күрә икенче сынау булды:

    Беркөнне Аллаһы угыллары тагын Раббы хозурына килделәр. Алар арасында шайтан да бар иде. Раббы хозурына килеп баскач, Раббы аңардан: – Кайдан кайтып килешең? – дип сорады. Раббыга җавап биреп, ул: – Мин дөнья гизеп йөрдем, җир йөзен әйләнеп чыктым, – диде.Раббы шайтаннан сорады:  – Син Минем колым Әюбкә игътибар итмәдеңме? Җир йөзендә аның кебек саф күңелле вә гадел башка берәү дә юктыр: ул Аллаһыдан куркыр, Аны хөрмәт итәр һәм явызлыктан тайчаныр. Син аны гаепсезгә һәлак итәргә өндәсәң дә, ул һаман үзенең сафлыгын саклауда нык торадыр.   Шайтан исә Раббыга болай дип җавап бирде:  – Җанын саклап калыр өчен, адәм баласы бернәрсәсен дә кызганмас. Тәненең тиресенә әле зыян тимәгән аның, әмма, кулыңны сузып, тәненә, сөякләренә кагылып кына кара, ул, һичшиксез, йөзеңә бәреп, Сиңа ләгънәт укыячак.  Раббы шайтанга әйтте: – Ярый, бүгеннән ул синең кулда, тик аның гомерен генә өзмә. Шуннан соң шайтан, Раббы яныннан китеп, Әюбне башыннан аягынача шеш-кутыр белән каплап алды. Әюб шеш-кутырларын тазартмакчы булып, кулына чүлмәк ватыгы алды да көл өеменә утырды. Хатыны аңа:  – Син әле һаман, күңелем саф минем, дип үз сүзеңдә нык торасыңмы? Аллаңны каһәрлә дә үл! – диде.  Хатынына Әюб: – Син акылсыз хатыннар сүзен сөйләмә! Без Аллаһыдан бары тик яхшылык кына кабул итеп, начарлыкны кабул итмәскә тиешмени?! – дип җаваплады.   Шундый хәлләргә тарып та, Әюбнең авызыннан бер гөнаһ сүз чыкмады.   

(Әюб 2:1–10

Шуңа күрә әл-Әнбийә сүрәсе Әюбнең бәхетсезлеге аркасында ялварганын тасвирлый, һәм Сад сүрәсе шайтанның аны газаплаганын аңлата. Өч дусты Әюбнең янына аны юатырга дип килделәр.

    Әюбкә ябырылган бу бәла-казаларны аның өч дусты – теманлы Әлифаз, шуахлы Билдад һәм нагамалы Софар ишетеп белде. Алар, очрашып, Әюбнең кайгысын уртаклашырга, аны юатырга сүз куештылар һәм аның янына юнәлделәр. Алар аны ерактан ук күреп алдылар. Әюб танырлык та түгел иде. Шунда дуслар сөрән салып елый башладылар; өс киемнәрен ертып җибәрделәр дә башларына тузан сиптеләр. Алар аның янында җирдә җиде көн һәм җиде төн утырдылар. Араларыннан берсе дә аңа авыз ачып сүз әйтмәде, чөнки алар аның чиксез хәсрәт чигүен күреп торалар иде.

Әюб 2:11–13

  Әюб китабының берничә бүлегендә аның дусларының бу авыр вакыйга турында уйланып, фикер йөртүләре турында язылган. Ни өчен мондый коточкыч сынаулар пәйгамбәргә төшкән? Ахырда, дуслар Әюбкә әйтәләр: – “Бу тиклем зур бәхетсезлекләр явыз кешеләргә генә кагыла. Бәлки син һәркемнән яшерен рәвештә гөнаһ эшләгәнсеңдер? Әгәр дә гөнаһларыңнан тәүбә итсәң, бәлки Аллаһ сине  кичерер”. Ләкин Әюб үзенең диндарлыгы һәм гөнаһсызлыгы турында нык торды, әмма ни өчен ул мондый бәхетсезлеккә дучар булганын берни белән дә аңлатып бирә алмады. Без Әюбнең дуслары белән сөйләшүен тулысынча яктыртмыйбыз, ләкин сөйләшү уртасында Әюб болай диде:

   Мин беләм: мине Коткаручы Зат тередер, соңгы көндә җир йөзенә килер Ул. Тирем салынып төшеп, менә шул тәнемдә әле мин Аллаһыны күрәчәкмен. Мин Аны үз күзләрем белән күрәчәкмен; күрәчәкмен: Ул миңа чит – ят түгел! Күкрәгемдә йөрәгем ничек талпына!

  (Әюб 19:25–27

   Ни өчен мондый фаҗигагә төшкәнен аңламыйча, Әюб, шул ук вакытта, “Коткаручы” Затның җиргә килергә тиешлеген белә – Ул гөнаһлар өчен җитәрлек түләү тәкъдим итәчәк. Әюб Аны “Минем Коткаручым” дип атый. Әюбнең тиресе “таралып туфракка әверелгәч” (үлеменнән соң), ул “яңа тәндә” Аллаһыны данлаячак көнне –  Кыямәт көнен Әюб түземсезлек белән көтә, чөнки ул Ходайны ышаныч белән күрәчәк, чөнки Коткаручы тере һәм аның гөнаһларын кичерә.

    әл-Мәгариҗ сүрәсе хөкем көнендә Коткаручы турында сөйли. Ләкин ул бу көнне Коткаручы эзләгән бер ахмак адәмне сурәтли.

    Алар бер-берсенә күрсәтелерләр. Гөнаһкәр ул көнне бала-чагаларын фидия итеп котылырга маташыр, һәм үзенең хатынын, һәм ир кардәшен, һәм аңа сыеныр урын бирә торган токымын, һәм барлык җир йөзендәгеләр белән, тик соңыннан аны коткарсыннар гына.

 (әл-Мәгариҗ 70:11–14

  Бу сүрәдәге ахмак адәм үзен хөкем көне газапларыннан коткаручыны эзли. Аның балалары, хатыны, абыйсы һәм җирдә бер генә кеше дә аның өчен коткаручы була алмый, чөнки алар үз гөнаһлары өчен Аллаһы алдында җавап бирергә тиеш.

    Әюб саф күңелле кеше иде, ләкин ул Кыямәт көнендә Коткаручы кирәклеген аңлады. Һәм ул үзенең бәхетсезлекләренә карамастан, Коткаручыны күрүенә  ышанды. Тәүрат әйтә, теләсә нинди гөнаһ өчен әҗер – үлем, шуңа күрә Коткаручы Үз гомерен бирергә тиеш. Әюб Коткаручысының “ахырда җирдә торачак” икәнен белгән. Әюбнең коткаручысы кем? Үлгән, аннары яңадан терелтелгән һәм “яңадан җирдә басып торган” Кеше – Гайсә Мәсих. Ул безнең гөнаһларыбызны кичереп, рухи үлемнән йолып алу өчен бәя түләргә килгән.

    Әгәр дә Аллаһы Үзе әйткәнчә, саф күңелле, гадел Әюб коткаручыга мохтаҗ икән, Кыямәт көнендә безне йолып алучыга без гөнаһлылар бигрәк тә мохтаҗбыз. әл-Бәййинә һәм әл-Гаср сүрәләрендә искә алынган сыйфатларга ия булган кешегә коткаручы кирәк булганда, безнең турында нәрсә әйтергә була? әл-Мәгариҗ сүрәсендәге, Кыямәт көне килеп җиткәч, коткаручыны эзләгән ахмак адәмгә охшамасак иде. Әюб пәйгамбәр әйткән Коткаручы һәркемнең дә гөнаһларын кичереп, җәһәннәм утыннан йолып алырга әзер.  

Китап ахырында Әюбнең Аллаһы белән сөйләшүе сурәтләнә, Ул аңа тагын да күбрәк бүләкләр бирә.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *