Skip to content
Home » Кыз йолдызлыгы һәм Зодиак – безнең язмыш билгеләре турында.

Кыз йолдызлыгы һәм Зодиак – безнең язмыш билгеләре турында.

  • by

   әл-Буруҗ сүрәсе (Йолдызлыклар) Зодиакны түбәндәге юлларда искә ала:

  Йолдызлыклар иясе булучы күк йөзе белән, вәгъдә ителгән көн, шаһит булучы һәм аны шаһитлыгына кагылыш булган нәрсә белән ант итәмен!

  (әл-Буруҗ сүрәсе 85:1–3)

  әл-Буруҗ сүрәсе Кыямәт көненең зодиак шаһитләре билгеләрен атый. Бу нәрсәне аңлата?

   Бүгенге көндә Зодиакның унике зодиакаль билгесе астрология һәм гороскоп белән бәйле. Туган көнне Зодиакның шул уникенең берсенә бәйләнешенә нигезләнеп, хәзерге гороскоп безнең язмышны алдан әйтә. Ул шулай ук чын мәхәббәтне эзләргә(мәхәббәт гороскопы), мөнәсәбәтләрдә уңыш, сәламәтлек һәм байлык табарга юл күрсәтә. Зодиакның туган көнне шәхси гороскоп белән тоташтыручы унике зодиакаль билгесе:

  1. Кыз: 24 август – 23 сентябрь.
  2. Үлчәү: 24 сентябрь – 23 октябрь.
  3. Чаян: 24 октябрь – 22 ноябрь.
  4. Укчы: 23 ноябрь – 21 декабрь.
  5. Кәҗәмөгез: 22 декабрь – 20 гыйнвар.
  6. Сукояр: 21 гыйнвар – 19 февраль.
  7. Балык: 20 февраль – 20 март.
  8. Кучкар: 21 март – 20 апрель.
  9. Үгезбозау: 21 апрель – 21 май.
  10. Игезәкләр: 22 май – 21 июнь.
  11. Кысла: 22 июнь – 23 июль.
  12. Арыслан: 24 июль – 23 август.

Астрология һәм хәзерге гороскоп.

Гороскоп грек сүзләреннән horo ( ώρ α) – “сәгать, сезон, вакыт” һәм скоп ( σκο πός) – “максат яки билге” сүзләреннән килә. Астрология астро ( άστρο ) – “йолдыз” һәм логия (λογι α) – “өйрәнү” дән килә. Хәзерге астрологик гороскоп һәр кешенең туган көнен Зодиак йолдызларының берсе белән бәйли.

Ләкин бу борынгы зодиак билгеләре белән аңлатылган оригиналь ысулмы?

Зодиак нәрсә ул? Кайдан килеп чыккан?

   Зодиакның унике зодиакаль билгесе – ел дәвамында җирдән күренгән йолдызлар. әл-Фуркан сүрәсе йолдызларны Аллаһы Үзе барлыкка китергәнен әйтә:

  Күктә йолдызлыклар булдыручы – мөбарәк Ул!

  (әл-Фуркан 25:6)

Ни өчен Аллаһы бу йолдызларны барлыкка китергән? Борынгы зодиакның унике  билгесе ничек кулланылган?

  Игътибар! Бу сорауга җавап сезнең өчен гороскопны бөтенләй яңа яктан күрсәтәчәк. Ул сез хәтта шикләнмәгән бер хикәя сөйли ала, моның максаты итеп гороскопны аның зодиак билгесен тикшерү … .

    Библиянең иң борынгы, Тәүратка кадәр язылган китабы – Әюб пәйгамбәр китабы. Әюб пәйгамбәр шулай ук йолдызларның Аллаһы тарафыннан яратылганын әйтә:

    Ул Җидегән, Орион, Өлкәр йолдызлыкларын, көньяк күге йолдызларын хасил итте. (Әюб 9:9)

Аны Библиянең тагын бер пәйгамбәре Амос кабатлый:

     Җидегән йолдыз белән Орионны бар иткән, тоташ караңгылыкны – аяз таңга, якты көнне төнгә әверелдерүче, диңгез суларын чакыртып китереп, бөтен җир йөзенә койган Затның исеме – Раббы!

  (Амос 5:8)

    Өлкәр йолдызлыгы – ул йолдызлар җыелмасы (Плеяда) Үгезбозау (Телец) йолдызлыгында урынлашкан. Әгәр Әюб аларны үз китабында дүрт мең елдан артык элек искә алган икән, димәк, зодиак йолдызлары борынгы заманнарда билгеле булган. Зодиакның борынгы заманнарда кеше язмышын, хәзерге гороскопныкыннан аермалы буларак, ничек кулланылганын белә алабыз. Әйдәгез, Кыз йолдызлыгы мисалында күбрәк белик.

  Кыз йолдызлыгы.

Төнге күктә Кыз йолдызлыгы. Хатын-кыз образын күрәсезме?

Кыз йолдызлыгында тоташу сызыклары.

    Сул якта Кыз йолдызлыгында йолдыз кластеры фотосы. Кыз – яшь хатын, гыйффәтле кыз. Ләкин йолдызлар арасында силуэт ясап булмый; йолдызлар хатын-кыз фигурасы рәвешендә урнаштырылмаган.

    Кыз йолдызлыгындагы йолдызларны тоташтырып та, Википедиядәге рәсемдә күрсәтелгәнчә, без алар арасында хатын-кыз яки кыз сүрәтен таба алмыйбыз.   Ләкин нәкъ менә бу фигура исән калган иң борынгы язмалар вакытыннан алып илаһи билге булып хезмәт иткән. Йолдызлык еш кына күп детальләр белән сурәтләнә, ләкин алар аның үзеннән түгел.

 Кыз йолдызлыгының җентекле иллюстрациясе.

Түбәндә Зодиакның Мисырдагы Дендера шәһәрендәге гыйбадәтханәдә урнаштырылган, һәм ул б.э.к I-нче гасырына караган. Бу зодиакта унике зодиакаль билгесе бар. Кыз кызыл төстә әйләндереп алынган. Уң яктагы схемада зодиак фигуралары тагын да ачыграк сурәтләнә. Кызның кулына бодай орлыгы тотканын күрәбез. Бу орлык – Спика, Кыз йолдызлыгында иң якты йолдыз.

Дендерадагы Мисыр гыйбадәтханәсеннән Зодиак. Кыз кызыл төстә әйләндереп алынган.

Төнге күк фонында Кыз йолдызлыгында Спика йолдызы:

Иң якты йолдыз Спика (орлык) – Кыз йолдызлыгында иң якты йолдыз.

   Ни өчен Спика бодай бөртеген төгәл сурәтли (бүтән чыганакларда – кукуруз чәкәнен)? Йолдызлыкның үзеннән аны ачыклау мөмкин түгел, Кыз йолдызлыгында яшь хатын-кыз фигурасын билгеләү кыен.

   Бу Кыз – бодай бөртеген тоткан яшь кыз – йолдызлар нигезендә барлыкка китерелмәгән. Киресенчә, ул йолдызлыкка куелганчы ук инде билгеле булган. Алай булгач, орлык тоткан яшь Кыз кайдан килеп чыккан? Аны йолдызлыклар арасында урнаштыру идеясын кем уйлап тапкан?

Гороскоп һәм Зодиак Барлыкка Китерүче Аллаһының Үзеннән.

    әл-Фуркан, әл-Буруҗ сүрәләрендә һәм Әюб китабында зодиак йолдызлыкларның Аллаһы тарафыннан барлыкка китерелгән “илаһи билгеләр” икәнлеге әйтелә. Пәйгамбәрләрнең хәбәрләре китапларда язылганчы, бу билгеләр йолдызлар арасына Аллаһының планы буенча куелган. Оригиналь зодиак бүгенгедән аермалы буларак, безнең туган көнебезгә нигезләнеп, байлыкка, мәхәббәткә, чәчәк атуга юл һ.б.күрсәтүче түгел. Зодиак Туры юлның визуаль иллюстрациясе иде.

 Без моны дөнья барлыкка китерү тарихында Тәүрат китабының башында очратабыз. Алты көннең берсендә:

    Аллаһы: – Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын, –

дип боерды. – Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар. Һәм нәкъ шулай булды.     (Яратылыш 1:14)

   Хәзерге астрология, йолдызларның торышына нигезләнеп, кешенең хәлен һәм дөньядагы вакыйгаларны алдан әйтә белүне исбатларга омтыла. Ләкин йолдызлар безнең тормышыбызга йогынты ясамый бит. Алар, боларның барысын да Барлыкка Китерүче Аллаһы планлаштырган вакыйгалар өчен билгеләр. Нәкъ шул вакыйгалар безнең тормышыбызга тәэсир итә.

   Йолдызлар ” изге җыелышлар” вакытын билгелиләр һәм гороскоп “горо” (вакыт чоры) + “скоп” (максат) дигәнне аңлата икән, йолдызлыклар безгә Зодиакның унике  зодиакаль билгесендә Аллаһының гороскопын хәбәр итәргә тиеш иде. Алар тарихи вакыйгаларны йолдызлар ярдәмендә хәбәр итәләр. Астрологиянең төп юнәлеше һәм максаты менә шул.

Пәйгамбәрләр һәм астрология.

    Астрология фәнен һәм гороскопны өйрәнү генә Барлыкка Китерүче Аллаһы  планлаштырган вакыйгалар турында тулы мәгълүмат бирми. Өстәмә мәгълүмат пәйгамбәрләр китабында тупланган. Мисал итеп Гайсә Мәсихнең туу вакыты. Инҗил астрологларның йолдызларны өйрәнеп аның туу вакытын ничек аңлый алганнарын сурәтли:

    Гайсә Һируд патша идарә иткән вакытта, Яһүдия җирендәге Бәйтлехем шәһәрендә туды. Көнчыгыштан йолдызчылар Иерусалимга килделәр. – Яңа туган яһүдләр Патшасы кайда? – дип сорадылар алар. –  Без көнчыгыштан Аның йолдызын күрдек һәм Аңа табыну өчен сәҗдә кылырга дип килдек.

  Маттай 2:1–2

   Йолдызлар акыл ияләренә Мәсихнең туу вакытын күрсәттеләр, ләкин кайда икәнен күрсәтмәделәр. Бу урынны белү өчен пәйгамбәр алдан хәбәр иткән язма- ачылышка мөрәҗәгать итәргә туры килде.

    Һируд патша, бу хакта ишеткәч, хафага төште. Һәм аның белән бергә бөтен Иерусалим хафаланды. Халыкның барлык баш руханиларын һәм канунчыларын җыеп, ул алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сорады.    – Яһүдия җирендәге Бәйтлехем шәһәрендә, – диделәр алар. – Чөнки пәйгамбәр аркылы Аллаһы болай дип әйткән: “Һәм син, яһүд җирендәге – Бәйтлехем! Яһүд җирендәге мөһим шәһәрләрдән иң түбәне түгелсең. Чөнки синнән Юлбашчы чыгачак. Ул Минем Исраил халкымның Көтүчесе булачак.

  Маттай 2:3–6

Йолдызлар сөйләгәннәрне тирәнрәк аңлар өчен, астрологларга пәйгамбәрләрнең Аллаһы аларга ачкан хәбәрләре кирәк булган (Бу очракта Михә пәйгамбәр хәбәре күздә тотылган – (Михә 5:2) һәм башка пәйгамбәрлекләр дә). Бу бүгенге көнгә кадәр үз көчендә кала. Без тарихка күзәтү ясый алабыз һәм борынгы зодиакның астрологик гороскопының борынгы заманнарда ничек күренгәнен белә алабыз. Һәрбер билге өчен өстәмә мәгълүмат булган пәйгамбәрлек китаплары аша без тулы аңлый алабыз.

   Йолдызлар тарафыннан язылган тарихның башында безгә чакыру бар. Ул безне Барлыкка Китерүченең космик планында катнашырга чакыра. Ләкин бу чакыруны кабул иткәнче, без аны аңларга тиеш. Ул кайдан килеп чыккан? Хәзерге гороскоп, кагыйдә буларак, Кучкар(Овен) билгесе белән башлана. Ләкин борынгы заманнарда гороскоп –  Кыз билгесеннән башланган.

Кызның (Дева) баштан ук булган тарихы.

   Оҗмахта беренче кешеләр – Адәм белән Хауваның тыңламаучанлыгыннан соң, Аллаһы аларны  гөнаһта гаепләде һәм еланга (шайтанга) кисәтү һәм вәгъдә бирде:

    Синең белән хатын-кыз арасына, синең токымың белән аның нәселе арасына дошманлык җебе сузачакмын. Аның нәселе сиңа сугып башыңны ярыр, ә син исә аны үкчәсеннән чагарсың. (Яратылыш 3:15)

   Бу Гадән (оҗмах) бакчасында әйтелгән персонажлар һәм аларның мөнәсәбәтләре турында. Нәселе булачак оҗмахтагы бу хатын-кыз – оригиналь Кызның төп чагылышы. Борынгы заманнардагы бу вәгъдәне Кыз йолдызлыгы искә төшерә.

                   Хатын-кыз нәселе (орлыгы) белән шайтан арасындагы мөнәсәбәт.

    Аллаһы вәгъдә иткәнчә, хатын -кызның нәсел-орлыгыннан (монда  ир затының  нәсел-орлыгы искә алынмый – бу хатын-кызның гыйффәтле булуын аңлата) туган Зат еланның башын сугып ярачак. Кыз орлыгыннан туган бердәнбер Зат – Гайсә Мәсих турында алдан ук әйтелгән. Беренче кешеләр, Аллаһының вәгъдәсе истәлегенә, бодай орлыгын (Спика) тоткан гыйффәтле Кыз образын тудырганнар һәм барлык буыннар бу вәгъдәне истә тотсын өчен, аны йолдызлар арасына урнаштырганнар.

    Шул рәвешле, Аллаһының планы Зодиак йолдызлыкларында мәңгеләштерелгән унике зодиакаль илаһи билге белән күрсәтелгән. Бу Аллаһының нияте турында күп гасырлар дәвамында – Адәмнән алып Нух пәйгамбәргә кадәр сөйләнде, өйрәнелде. Туфаннан соң, Нух пәйгамбәрнең нәселләре оригиналь тарихи вакыйганы боздылар, һәм ул гороскопка әйләнде, без бүген моны беләбез.

Гайсә Мәсих һәм Кыз өчен гороскоп.

   Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих Кыз өчен гороскоп турында шушы сүзләрне игълан иткәндә әйтте:

    Гайсә аларга җавабында: – Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде.      – Сезгә хак сүз әйтәм: җиргә төшкән бодай бөртеге үлмәсә, шул килеш калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер.

  (Яхъя 12:23–24)

    Моның белән Гайсә Мәсих Үзенең күктән төшкән “бодай орлыгы” – Спика йолдызы булуын әйтте – бу безнең өчен зур җиңү – “зур уңыш” китерәчәк. Кызның “орлыгы” билгеләнгән сәгатьтә – нәкъ пәйгамбәрләр алдан хәбәр иткән вакытта килде. 

    Шулай итеп, Зодиакның унике зодиакаль билгесе һәр кешегә кагыла. Бу безнең туган көнебезгә нигезләнеп төзелгән аерым гороскоп түгел. Зодиакның унике илаһи билгесе тулы бер тарихны берләштерә. Бу – Зодиакны Барлыкка Китерүче Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләребез аша мәңгелек тормышка алып бара торган Туры юл.

Борынгы зодиакка нигезләнгән сезнең көндәлек гороскопыгыз.

    Пәйгамбәрләр “изге җыелышлар” өчен вакыт билгеләделәр, безгә аларга карата игътибарлы булырга һәм шулар буенча яшәргә чакырдылар. Әйтеп киткәнебезчә, гороскоп – горо (сәгать) + скоп (максат) дигәнне аңлата, без зодиакаль йолдызларны тулырак аңлый алабыз. Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих Үзе өчен һәм безнең өчен дә Кыз йолдызлыгында иң якты йолдызлар (Спиклар) булып янар өчен урын һәм вакытны  билгеләде. Югарыдагы сүзләр нигезендә төзелгән сезнең өчен  горо (вакыт) скоп (максат):

    Гайсә Мәсих игълан иткән котылу «сәгатен» кулдан ычкындырмагыз, көндәлек мәшәкатьләрдә һәм әһәмиятсез әйберләр эзләүдә Ул күрсәткән вакытны югалтмагыз! Югыйсә безнең күбебез «зур уңыш» арасында булмас. Тормыш серләр белән тулы, ләкин мәңгелек тормышның һәм чын байлыкның ачкычы – «зур уңышның» серен ачу һәм аңлау. Көн саен   Барлыкка Китерүче Аллаһыдан сезгә боларны аңлау өчен ярдәм һәм җитәкчелек итүне сорагыз. Ул Кыз йолдызлыгына һәм пәйгамбәрләр китабына илаһи билгеләр куйганлыктан, сез Аңардан сорасагыз, эзләсәгез һәм шакысагыз сезгә ачылыр. Моның өчен сездә яраклы сыйфатлар – кызыксыну һәм җавап табу теләге булсын. Әгәр дә бу сыйфатлар сезгә хас булса, аларны  кулланыгыз һәм Кызның билгесен тагын да яхшырак аңлагыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *