Skip to content
Ибраһим билгесе – Коръән Ибраһим билгесе – Тәүрат (Яратылыш 12: 1-7)
Сура 3:84

Әйт: “Үзем һәм өммәтем иман китердек Аллаһуга, үзегезгә иңдерелгән Коръәнгә, Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә һәм аларның нәселеннән килгән пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә һәм Мусага бирелгән Тәүратка, Гыйсага бирелгән Инҗилгә, шулай ук башка пәйгамбәрләргә Раббыларыннан иңдерелгән вәхийләргә. Пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына да бер тигез ышанабыз. Без Аллаһуга итагать итүче мөэминнәрбез”, – дип.

.

Сүрә 4:54 (Хатын-кызлар)

Әя ул яһүдләр кешеләргә хөседлек кылалармы? Ул кешеләргә Аллаһ үз фазыйләтеннән нигъмәтләр яки дәрәҗә биргәне өчен. Дөреслектә Ибраһим балаларына китап бирдек, ислам диненең хөкемнәрен өйрәттек һәм зур байлык бирдек.

.

12  Йәһвә Ибрамга болай диде: «Торган җиреңне, туганнарыңны һәм атаң йортын калдырып, мин сиңа күрсәтәчәк җиргә күч.а  Мин синнән бөек халык булдырырмын, сине фатихалармын һәм исемеңне бөек итәрмен, һәм син башкалар өчен фатиха булырсың.ә  Сине фатихалаучыларны мин фатихалармын, сине каһәрләүчеләрне мин каһәрләрмен.б Җир йөзендәге барлык кабиләләр синең аша фатихаланыр».*в Шунда Ибра́м Йәһвә сүзен үтәп, юлга чыкты. Лут та аның белән китте. Харанны калдырганда, Ибрамга 75 яшь иде.г  Ибрам үз хатыны Сараяны,д бертуганының улы Лутны,е җыелган бар мал-мөлкәтләренж һәм Харанда үзләре белән булган хезмәтчеләрен* алып, Кәнга́н җиренә китте.з Кәнганга барып җиткәч,  алар шул җир буйлап йөрделәр һәм Мөредәге зур агачлар янында урнашкан Шехе́ми җиренә килеп җиттеләр.к Ул вакытта анда кәнганлылар яши иде.  Шунда Йәһвә Ибрам алдында пәйда булды һәм: «Бу җирнел синең токымыңа*м бирәм»,— диде. Шунда Ибрам анда үзе алдында пәйда булган Йәһвәгә мәзбәх төзеде.