Skip to content

Яратылыш 1 -2

 Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде.а Җир әле оешып бетмәгән һәм буш иде, тирән сулар* өстендә караңгы иде.ә Аллаһының рухы*б сулар өстеннән гизеп йөри иде.в Аллаһы: «Яктылык булсын»,— диде. Һәм яктылык булды.г  Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм яктылыкны караңгылыктан аера башлады.  Аллаһы яктылыкны «көн» дип, ә караңгылыкны «төн» дип атады.д Кич булды, иртә булды — беренче көн үтте. Аннары Аллаһы болай диде: «Сулар арасында һавае булсын, һәм сулар икегә аерылсын».ж  Аллаһы һаваны барлыкка китерде һәм һава астындагы суларны һава өстендәге сулардан аерды.з Һәм шулай булды да.  Аллаһы һаваны «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды — икенче көн үтте. Аннан соң Аллаһы болай диде: «Күкләр астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры урын пәйда булсын».и Һәм шулай булды да. 10  Аллаһы коры урынны «җир» дип атады,к ә җыелган суларны «диңгезләр» дип атады.л Аллаһы моның яхшы булуын күрде.м 11  Аннары Аллаһы болай диде: «Җирдә үләннәр, төрләренә карап орлык бирә торган үсемлекләр һәм орлыклы җимеш агачлары үсеп чыксын». Һәм шулай булды да. 12  Җирдә төрләренә карап үләннәр, орлык бирә торган үсемлекләрн һәм орлыклы җимеш агачлары үсә башлады. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 13  Кич булды, иртә булды — өченче көн үтте.14  Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Көнне төннән аерып тору өчено күк йөзендә яктырткычларө булсын. Алар ел фасыллары, көннәр һәм еллар күрсәтүче билгеләр булып торсын.п 15  Бу яктырткычлар күк йөзендә җирне яктырту өчен булачак». Һәм шулай булды да. 16  Аллаһы ике бөек яктырткычны: көндез өстенлек итсен өчен зур яктырткычны,р ә төнлә өстенлек итсен өчен кечкенә яктырткычны һәм шулай ук йолдызларны булдырды.с 17  Аллаһы аларны күк йөзенә җирне яктыртсыннар өчен, 18  көндез һәм төнлә өстенлек итсеннәр өчен, яктылыкны караңгылыктан аерсыннар өчен урнаштырды.т Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 19  Кич булды, иртә булды — дүртенче көн үтте.20  Аннан соң Аллаһы: «Сулар тере җаннар белән тулсын һәм күкләрдә, җир өстендәге күк йөзендә канатлы тереклек ияләре очсын»у,— диде. 21  Аллаһы төрләренә карап суда кайнашкан зур диңгез җанварларын, суда йөзүче бар тере җаннарны һәм төренә карап һәрбер канатлы тереклек иясен яратты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде. 22  Шунда Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз,ү җирдә канатлы тереклек ияләре күбәйсен». 23  Кич булды, иртә булды — бишенче көн үтте.24  Аннары Аллаһы болай диде: «Җир, төрләренә карап, тере җаннарны, йорт хайваннарын, җанварларны һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны* булдырсын».ф Һәм шулай булды да. 25  Аллаһы төрләренә карап җирдә яшәүче җанварларны, йорт хайваннарын һәм хәрәкәт итүче башка хайваннарны барлыкка китерде. Аллаһы моның яхшы булуын күрде.26  Аннан соң Аллаһы болай диде: «Әйдә,х үз сурәтебездә,һ үзебезгә охшаш итепч кеше барлыкка китерик. Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре, йорт хайваннары, җирдә хәрәкәт итүче башка хайваннар һәм бөтен җир аңа буйсынсын».ш 27  Аллаһы кешене үзенә охшаш итеп, Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерде. Аларны ир һәм хатын итеп яратты.ы 28  Аннан соң Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: «Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгызэ һәм аңа хуҗа булыгыз.ю Диңгездәге балыклар, күктә очучы тереклек ияләре һәм җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек сезгә буйсынсын».я29  Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Җир йөзендәге орлык бирүче һәм орлыклы җимеш бирүче һәр үсемлекне сезгә бирәм. Алар сезгә ризык булсын.а 30  Мин яшел үсемлекләрне җирдә яшәүче һәрбер җанварга, күктә очучы һәрбер тереклеккә һәм җирдә хәрәкәт итүче бар тереклек иясенә* ашар өчен бирәм».ә Һәм шулай булды да.31  Аннары Аллаһы үзе барлыкка китергән нәрсәләрне күздән кичерде дә барысының бик яхшы булуын күрде.б Кич булды, иртә булды — алтынчы көн үтте.

 Күкләрнең, җирнең һәм андагы бар нәрсәнең* барлыкка китерелүе әнә шулай тәмамланды.а  Җиденче көнгә Аллаһы башкарган эшен тәмамлады һәм җиденче көнне үзенең бар эшләреннән ял итә башлады.ә  Аллаһы җиденче көнне фатихалады һәм аны изге дип игълан итте, чөнки ул көнне Аллаһы үз нияте буенча кылган бар эшләреннән ял итә башлады. Йәһвә́* Аллаһы җир һәм күкне яраткан көнне* күкләр белән җирнең барлыкка китерелүе турындагы хәбәр менә шундый.б Җирдә әле бернинди дә кыр куагы, бернинди дә кыр үсемлеге үсми иде, чөнки Йәһвә Аллаһы җиргә яңгыр яудырмаган иде. Өстәвенә, җирне эшкәртер өчен кеше дә юк иде.  Әмма җир өстеннән томан күтәрелеп бөтен туфрак өстен дымландырып торды. Шуннан соң Йәһвә Аллаһы җир туфрагыннанв кешене яратты һәм аның борын тишекләренә яшәү сулышы өрде,г һәм кеше тере җан* булып китте.д  Аннары Йәһвә Аллаһы көнчыгышта, Гадәндә,*е бер бакча үстерде һәм анда үзе барлыкка китергән кешенеж урнаштырды.  Йәһвә Аллаһы җирдә карап торышка матур һәм тәмле җимеш бирә торган төрле-төрле агачлар, шулай ук бакча уртасында тормыш агачынз һәм яхшылык белән яманлыкны таныту агачыни үстерде.10  Гадәннән бакчаны сугарыр өчен бер елга агып чыгып, дүрт елгага бүленә иде. 11  Беренчесенең исеме Пишо́н, ул алтыны булган бөтен Хави́л җирен уратып ага. 12  Андагы алтын яхшы сыйфатлы. Анда хуш исле сагыз һәм оникс ташы да бар. 13  Икенче елганың исеме Гихо́н, ул бөтен Куш җирен уратып ага. 14  Өченче елганың исеме Тигр,*к ул Ассириядәнл көнчыгышка таба ага. Дүртенче елга исә — Евфрат.м15  Йәһвә Аллаһы кешене, Гадә́н бакчасын эшкәртсен һәм карасын өчен, шунда урнаштырды.н 16  Йәһвә Аллаһы кешегә шулай ук мондый әмер бирде: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың.о 17  Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең».ө18  Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Кешенең ялгыз булуы яхшы түгел. Аңа үзен тулыландыручы ярдәмче булдырыйм».п 19  Йәһвә Аллаһы, туфрактан һәртөрле кыргый хайванны һәм күкләрдә очучы һәртөрле тереклекне булдыргач, кеше нинди исем бирер дип, аларны аның янына китерде, һәм һәр тере җан кеше кушкан исем белән атала башлады.р 20  Кеше бөтен йорт хайваннарына, күкләрдә очучы тереклеккә һәм һәртөрле кыргый хайванга исем бирде, шулай да кешегә үзен тулыландыручы ярдәмче юк иде. 21  Шунда Йәһвә Аллаһы кешене тирән йокыга талдырды да, аның бер кабыргасын алып, ул урынны каплап куйды. 22  Йәһвә Аллаһы кешенең шул кабыргасыннан аңа хатын булдырды һәм аны кеше янына китерде.с23  Шунда кеше болай диде:«Ниһаять, сөякләремнән алынган сөякҺәм тәнемнән алынган тән.Ул „хатын“ дип аталыр,Чөнки ирдән* алынган».т24  Шуңа күрә кеше ата-анасын калдырыр да хатынына ябышыр,* һәм икесе бер тән булыр.у 25  Икесе дә — ир дә, хатыны да шәрә иделәр,ү әмма оялмадылар.