Skip to content

Адәм билгесе – Коръән

Адәм билгесе – Тәүрат

(Биеклекләр) 7: 19-26 сүрәләре

Аллаһ әйтте: “Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз”.

Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: “Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен сезне ошбу агачтан тыйды”, – дип.

“Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен”, – дип ант итте Иблис.

Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә җәннәт яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары кычкырды: “Әйә! Мин сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ачык дошман, сакланыгыз, дип әйтмәдемме?” – дип.

Адәм вә Хәва әйттеләр: “Ий Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз”, – дип.

Аллаһ әйтте: “Ий Адәм белән Иблис бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә Җиргә иңегез! Сезгә торачак урын һәм әҗәлегезгәчә файдаланачак җай Җирдә.”

Аллаһ әйтте: “Җирдә тереклек итәрсез вә Җирдә үләрсез һәм Җирдән чыгарылырсыз.”

Ий Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар, янә мал яраттык һәм дә тәкъвалык киемен бирдек, ул тәкъвалык – саклану киеме хәерледер, ошбу зекер ителгән нәрсәләр Аллаһу тәгаләнең галәмәтләре, шаять кешеләр вәгазьләнерләр.

(Та Ха) 20: 121-123 сүрәләре

Һәм Адәм һәм Хәва хәрам җимешне ашадылар, дәрхәл өсләреннән киемнәре төшеп гаурәтләре ачылды, бик ашыгып җәннәттәге бер агач яфрагы белән гаурәтләрен капларга тотындылар, шулай итеп Адәм Раббысына гөнаһлы булды, дошманының ялган сүзенә ияреп максатына ирешүдән коры калды.

Соңра Раббысы тәүбә иттереп үзенә якын итте вә тәүбәсен кабул итеп гөнаһын гафу итте һәм хаклыкка күндерде.

Аллаһ Адәм илә Иблискә әйтте: “Бер-берегезгә дошман булганыгыз хәлдә җәннәттән чыгыгыз, әмма Миннән сезгә, әлбәттә, туры юлга күндерүче китап килер, Минем Һидәятемә ияргән кеше адашмас һәм бозылып явызлардан булмас.

Яратылыш 2: 15-17

15  Йәһвә Аллаһы кешене, Гадә́н бакчасын эшкәртсен һәм карасын өчен, шунда урнаштырды.н 16  Йәһвә Аллаһы кешегә шулай ук мондый әмер бирде: «Син бакчадагы һәрбер агачтан туйганчы ашый аласың.о 17  Әмма яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнне, һичшиксез, үләчәксең».ө

Яратылыш 3: 1-23

  3  Йәһвә Аллаһы барлыкка китергән бөтен кыргый хайваннар арасында иң сагы* елана иде. Ул хатыннан: «Аллаһы чыннан да бакчадагы һичбер агачтан ашамагыз дидеме?»ә — дип сорады.  Хатын еланга мондый җавап кайтарды: «Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз.б  Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында:в „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде».  Елан исә хатынга болай дип әйтте: «Юк, үлмисез.г  Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз».д Шунда хатын, агач җимешләренең күңелгә хуш килүен, карап торышка матур һәм күзне кызыктырып торганын күреп, агачтан җимеш өзеп алды да аны ашый башлады.е Аннан соң, ире аның белән булганда, аңа да бирде, һәм ул да ашады.ж  Шунда икесенең дә күзләре ачылды, һәм алар үзләренең шәрә булуын аңлады. Шуңа күрә алар инҗир яфракларыннан каплагыч тегеп, аны билләренә бәйләп куйдылар.з Ә соңыннан кеше һәм аның хатыны, көннең җиләс вакытында бакчада йөргән Йәһвә Аллаһының тавышын ишеткәч, Йәһвә Аллаһыдан бакчадагы агачлар арасына качты.  Йәһвә Аллаһы кешегә кат-кат дәшеп: «Син кайда?» — дип сорады. 10  Ахыр чиктә, кеше болай диде: «Бакчада тавышыңны ишеттем, әмма шәрә булганга курыктым, шуңа качтым да». 11  Шунда Аллаһы: «Шәрә икәнеңне кем әйтте сиңа?и Мин ашамаска кушкан агач җимешен ашадыңмы әллә?»к — дип сорады. 12  Кеше болай дип җавап бирде: «Син миңа биргән хатын, ул миңа теге агачның җимешен бирде, һәм мин ашадым». 13  Йәһвә Аллаһы исә хатынга: «Син нәрсә эшләдең?» — диде. Моңа хатын: «Мине елан алдады, һәм мин ашадым»л,— дип җавап бирде.14  Шунда Йәһвә Аллаһы елангам болай диде: «Шулай эшләгәнең өчен син барлык йорт хайваннары һәм кыргый хайваннар арасында ләгънәтле булачаксың. Гомерең буе корсагың белән шуышып һәм туфрак ашап йөриячәксең. 15  Синеңн белән хатыно арасына, синең токымың*ө белән аның токымы*п арасына дошманлыкр салачакмын. Ул синең башыңны ярыр,*с син исә аның үкчәсен чагарсың».*т16  Ә хатынга Аллаһы болай диде: «Йөкле чагыңда кичергән газапларың көчәйгәннән-көчәер, син җәфа чигеп бала табарсың, күңелең иреңә тартылыр, һәм ул синең өстеңнән хакимлек итәр».17  Адәмгә* исә ул болай диде: «Мин сиңа шул агач турында: „Аннан ашама“,— дигән әмер бирдем,у әмма син хатыныңның сүзен тыңлап, ул агачның җимешен ашадың, шуңа күрә синең аркада җиргә ләгънәт төшә.ү Гомерең буе җирдә җәфа чигеп ризык үстерерсең.ф 18  Җирдә чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы үсәр, һәм син кыр үсемлекләре белән туенырсың. 19  Үзең алынган туфракка кире кайтканчы,х син икмәгеңне маңгай тире түгеп табарсың. Син туфрак һәм кире туфракка кайтырсың».һ20  Шуннан соң Адәм үз хатынына Хаува* дигән исем бирде, чөнки ул һәрбер тере затның анасы булырга тиеш иде.ч 21  Йәһвә Аллаһы, Адәм белән аның хатыны кисеннәр дип, тиредән озын киемнәр ясады.ш 22  Аннары Йәһвә Аллаһы болай диде: «Менә, кеше безнең кебек булып, яхшылык белән яманлыкны белә башлады.ы Инде ул тормыш агачынаэ да кулын сузып, җимешен алып ашамасын һәм мәңге яшәмәсен өчен…» 23  Шулай дип, Йәһвә Аллаһы кешене, үзе яратылган туфракны эшкәртсен өчен,ю Гадә́ня бакчасыннан куып чыгарды.
 :