Skip to content

Сүрә 5: 28-31 (Майда)

Яратылыш 4: 1-12

Һабил Кабилгә әйтте: “Син мине үтерергә кулыңны суза торган булсаң да, мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ ґәзабыннан куркамын”, – дип.

Әгәр мине үтерсәң, мин телимен минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп Аллаһуга кайтуыңны, бу золым эшеңне эшләсәң ут әһеленнән булырсың. Ут ґәзабы: залимнәргә тиешле җәзадыр.

Нәфесе аңа галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне җиңде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды.

Аллаһ Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә җирне казып күрсәтә, ягъни Һабилнең гәүдәсен күмәргә өйрәтте. (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде). Карганы күргәч, Кабил әйтте: “Һай миңа үкенеч! Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнең гәүдәсен ничә көннәр күтәреп йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем”, – дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.

4  Адәм үз хатыны Хаува белән якынлык кылды, һәм хатыны балага узды.а Хаува Кабилнеә тудыргач: «Мин Йәһвә ярдәме белән ир бала таптым»,— диде. 2  Соңрак ул Кабилнең энесе Һабилнеб тудырды.Һабил көтүче булып китте, ә Кабил җир эшкәртә башлады. 3  Вакыт узгач, Кабил үзенең үстергән җимешләрен Йәһвәгә корбан итеп китерде. 4  Һабил исә көтүеннән беренче булып туганв бәрәннәрне һәм аларның маен китерде. Йәһвә Һабилне хуплады һәм аның корбанын кабул итте,г 5  ә Кабилне хупламады һәм аның корбанын кабул итмәде. Моңа Кабилнең ачуы чыкты, һәм аның йөзе караңгыланды. 6  Шунда Йәһвә Кабилгә болай диде: «Ник синең ачуың чыкты һәм нигә йөзең караңгыланды? 7  Игелек кылсаң, әллә мин сине хупламаммы?* Ә инде игелек кылмыйсың икән, ишек төбендә гөнаһ сагалап тора. Аның синнән өстенлек итәсе килә, әмма син аңа хуҗа булырсыңмы?»8  Шуннан соң Кабил энесе Һабилгә: «Әйдә, кырга чыгыйк»,— диде. Кырда Кабил энесе Һабилгә ташланып, аны үтерде.д 9  Соңыннан Йәһвә Кабилдән: «Энең Һабил кайда?» — дип сорады. Тегесе: «Белмим, әллә мин энемнең сакчысымы?» — дип җавап кайтарды. 10  Моңа Аллаһы болай диде: «Син нәрсә эшләдең? Ишетәсеңме, кардәшеңнең каны миңа җирдән ялвара.е 11  Ләгънәт сиңа, синең кулыңнан үлгән энеңнең канын эчәр өчен авызын ачкан җирдән син куып чыгарыласың.ж 12  Җирне эшкәртсәң дә, ул сиңа ризык бирмәс. Син җир йөзендә каңгырып йөрерсең һәм качак булып яшәрсең».

 

 :