Skip to content
Home » Ибраһим кемне корбанга китерде: Исхакнымы яки Исмәгыйльнеме?

Ибраһим кемне корбанга китерде: Исхакнымы яки Исмәгыйльнеме?

  • by

  

    Ибраһимның корбаны турында сөйләгәндә, минем дусларым корбанның хәзрәти Исмәгыйль, ягъни һаҗәрдән туган Ибраһимның олы улы булуы турында әйтәләр, һәм Ибраһимның хәләл хатыны Сарадан туган кече улы Исхакны кире кагалар. Бу вакыйга турында мин Коръәндә укыгач гаҗәпләндем. Бу текстны дусларыма күрсәткәч, алар да гаҗәпләнәләр. Ибраһим билгесе 3 мәкаләсендә без бу иң мөһим тарихи вакыйганы тикшереп карадык. Бу турыда тулы текстны монда укып була.   Анда ничек язылган? Әйдәгез тагын бер тапкыр бу урыннарны дикъкат белән укып чыгыйк:

     Һәм ул аның белән эш эшләрлек хәлгә җиткәч: ”Ий, улым! Мин төшемдә сине корбанга чалганымны күрәм. Кара әле, син ничек күрәсең?” – диде. Ул: ”Атакаем! Сиңа нәрсә әмер ителгән булса, шуны эшлә, син мине, иншәаллаһ, сабырлардан итеп табарсың”, – диде.

әс-Саффат 37:102. Х.Сәлман

  Ибраһимның корбаны турындагы бу аятьтә Аллаһыга бүләк итеп тәкъдим ителгән улының исемеискә алынмый. Мондый очракларда барлык булган мәгълүматны җентекләп тикшерү яхшырак. Әгәр дә без Коръәнне башыннан ахырына кадәр укыйбыз икән, Исмәгыйль исеме унике тапкыр искә алынганын күрәбез.

  • Бу 12 аятьнең икесендә Ибраһим исеме белән Исмәгыйльнең исеме генә искә алына (2:125; 2:127).
  • Ибраһим һәм аның улы Исхак белән бергә биш тапкыр искә алына (3:84; 4:163; 2:133; 2:136; 2:140).
  • Калган биш аятьтә ул Ибраһимны искә алмыйча, башка пәйгамбәрләр исемлегендә искә алына (6:86; 14:39; 19:54; 21:85; 38:48).

   Билгеле, Исмәгыйльне атасы Ибраһим белән бергә искә алган ике аятьтә алар дога белән бәйле вакыйгалар турында сөйләшәләр, корбан чалмыйлар. Түбәндәге Корьән аятьләре болай язылган:

    Һәм менә Без йортны кешеләргә тупланыр һәм сыеныр урын итеп билгеләдек: ”Һәм Ибраһимның басып торган урынын намаз урыны итегез”. Ибраһим һәм Исмәгыйльгә: ”Тәваф кылучылар, гыйбадәткә бирелеп эчендә торучылар, рәкәгать һәм сәҗдә кылучылар өчен йортымны пакъләгез!” – дип әмер иттек.

әл-Бәкара 2:125

   Һәм менә Ибраһим белән Исмәгыйль йортның нигезләрен күтәрәләр: ”Раббыбыз! Безләрдән кабул итеп ал! Син хакыйкатьтә, ишетүче, гыйлем ияседер”.

әл-Бәкара 2:127

   Изге Коръән сурәләрендә беркайда да Исмәгыйльнең корбан булганы турында әйтелми. Анда “ул” дип язылган. Ә ни өчен соң бу Исмәгыйль дип киң таралган?

Ибраһимның корбаны турындагы язмаларга  карашлар.

   Йосыф Али – Коръәннең танылган тирәнтен өйрәнүчесе һәм тәрҗемәчесе. Аның аңлатмасын монда укып була.

   Аның Ибраһим корбаны турындагы аятьне аңлатуы ике искәрмәгә ия, ул угылларның кайсысы корбанга китерелгәнен ачып күрсәтә.

  4071. Сүриядә һәм Палестинада уңдырышлы җирләр турында язылган. Мөселман традицияләре буенча, анда Ибраһимның беренче улы Исмәгыйль туган. Аның исеме Самия тамырыннан килеп чыккан һәм “ишет” дигән мәгънәне аңлата, чөнки Аллаһы Ибраһимның догасын ишеткән (100 нче аять).Исмәгыйль туган елда Ибраһимга сиксән алты яшь булган.

Яратылыш 16:16

  Йосыф Али китергән бердәнбер дәлил – мөселман традициясе.

   4076. Безнең версия хәзерге Иске Васыятьнең Яһүди-мәсихчелек (христианлык) версиясе белән чагыштырыла. Яһүд традициясе, гаиләнең яшь тармагын Исхак аша күтәрү өчен, яһүдләр нәселеннән булган бу корбанны Исхак белән бәйли, ә гарәпләр нәселе Исмәгыйльне “нәсел атасы”буларак олы тармак белән чагыштыра  ( Яратылыш 22:1–18). Исхак Ибраһимга йөз яшь булганда туган (Яратылыш 21:5), ә Исмәгыйль туганда, Ибраһимга 86 яшь булган(Яратылыш 16:16). Шулай итеп, Исмәгыйль Исхактан ундүрт яшькә олырак. Гомеренең беренче ундүрт елында Исмәгыйль атасының бердәнбер улы булган, Исхак турында беркайчан да Ибраһимның бердәнбер улы дип әйтелмәгән. Ләкин Иске Васыять текстында әйтелә: “Аллаһы әйтте: – Бердәнбер сөекле угылыңны – Исхакны ал да Мория җиренә юл тот, шундагы сиңа Мин күрсәтәчәк тауга барып җиткәч, корбанлык учагы өстендә угылыңны корбан чал, – диде.

Яратылыш 22:2

    Бу вакыйгага карата карашлар төрле. Менә аларның берсе: Тәүрат әйтә:”бердәнбер сөекле угылыңны ал …” (Яратылыш 22:2). Исмагыйль Исхактан ундүрт яшь кечерәк булганга, ул “бердәнбер улы” дип әйтелгән.

Әмма бу комментатор алдагы 21-нче бүлектә Ибраһимның Исмәгыйльне анасы Һаҗәр белән бергә йортыннан чыгарып җибәргәнен оныткан. Исмәгыйль чүлгә җибәрелгәннән соң, Исхак, атасы Ибраһимның бердәнбер угылы булып калган. Өстәмә мәгълүматны монда укып була.

Ибраһимның корбанга китерелгән Улы. Тәүрат шаһитлеге.

   Шулай итеп, Коръәндә, Тәүраттан аермалы буларак, корбан ителгән угылның исеме аталмый. Тәүратта Яратылыш китабының 22-нче бүлегендә Исхакның исеме алты тапкыр искә алына (22:2, 3, 6, 7(2 тап.), 9.)

Мөхәммәд пәйгамбәр Тәүратның әһәмиятен хуплады.

    Хәдисләр әйтә: Мөхәммәд пәйгамбәр Тәүратның иҗтимагый әһәмиятен  бездә бүгенге вакыттагы булган формада хуплады. Бу факт турындагы мәкаләдә раслау өчен берничә хәдис искә алына:

    Абдулла ибн Гомәр риваять кылды: “Бер төркем яһүдләр килеп Рәсүлүллаһны Кәһфкә чакырдылар: “Абулкасим, безнең халыкның берсе хатын-кыз белән зина кылды, шуңа күрә аларга җәза бир”. Алар Рәсүлүллаһ (с.г.в.) өчен мендәр куйдылар, ул анда утырды һәм әйтте: “Тәүратны китерегез”. Аңа Тәуратны китергәч, ул астыннан мендәрне чыгарды, өстенә Тәүратны куйды һәм әйтте: “Мин сиңа һәм сине Ачучыга ышанам”.

Хәдис әби Дауд, 38 нче китап, 4434:

Пәйгамбәр Гайсә Мәсих Тәүратнең әһәмиятен хуплады.

   Алда әйтелгәнчә, Пәйгамбәр Гайсә Мәсих тә Тәүратның әһәмиятен хуплаган. Бу турыда Инҗилдә болай язылган:

   Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыкканчы, Канунның бер генә сызыгы да юкка чыкмаячак – барысы да тормышка ашырылачак! Шулай итеп, кем дә кем бу иң кечкенә әмерләрнең дә берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтсә, ул кеше Күкләр Патшалыгында иң түбән кеше дип аталыр. Ә кем аларны үтәп, башкаларны да үтәргә өйрәтсә, ул кешене Күкләр Патшалыгында бөек дип атарлар.

Маттай 5:18–19

Алдан искәртү: гореф-гадәт, йолалар Тәураттан өстен  түгел.

   Гореф-гадәтләрне Мусаның Тәуратыннан өстен кую гамәлгә ярамаган эш. Гайсә Мәсих, Үз заманының дин әһелләрен фаш итеп, аларның кеше уйлап чыгарган йолаларына табынулары турында болай диде:

  – Ә сез ни өчен үзегезнең йолаларыгыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? –  дип каршы төште Гайсә. – Аллаһы: ”Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит” һәм ”Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш” – дип әйткән. Ә сез: ”Берәрсе атасына яки анасына: ”Сиңа бирәсе бүләкне мин Аллаһыга бирергә вәгъдә иттем”, – дип әйтә икән, аңа инде ата-анасын хөрмәтләмәсә дә ярый”, – дип өйрәтәсез. Моның белән сез үзегезнең йолагыз хакына Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз. Икейөзлеләр! Сезнең хакта Ишагыйя пәйгамбәр, алдан күреп, дөрес әйткән… .

Маттай 15:3–7

   Монда пәйгамбәр кеше уйлап чыгарган йолаларны Кануннан өстен кую куркынычы турында ачык кисәтә.

Хәзер кулланган Тәурат язмасы Үле диңгез төргәкләре белән расланган.

   Түбән схемада күрсәтелгәнчә, Тәуратның иң борыңгы кулъязмалары, Үле диңгез төргәкләре (б.э.к. 200-нче ел) табылудан  билгеләнә башланган (монда детальләрне карагыз). Димәк, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Гайсә Мәсих искә алган Тәүрат без хәзер кулланган Тәурат белән тәңгәл килә.

Рукописи современной нам Библии — с древнейших времен
Рукописи современной нам Библии — с древнейших времен

Хәзерге Библиянең кулъязмалары – борынгы заманнардан

Шулай итеп, пәйгамбәрләрнең шаһитлегенә кире кайтсак, бу сорау тулысынча ачыклан

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *