Skip to content
Home » Муса билгесе 2. Канун.

Муса билгесе 2. Канун.

  • by

 

  Хәтерлисезме, Мусаның беренче билгесеннән (Песах бәйрәме), Аллаһының кисәтүе буенчә, ишек яңаклары корбан бәрәненең каны белән сыланмаган йортларда беренче угыллар үләчәк. Фиргавен кисәтүгә колак салмады һәм улын югалтты, шуннан соң Муса пәйгамбәр исраиллеләрне Мисырдан алып чыкты, фиргавен аларның артыннан гаскәре белән куып барып, Кызыл диңгездә батып һәлак булды. Ләкин, Мусаның максаты исраиллеләрне Мисырдан чыгару гына түгел, ә аларны яңа тормышта Аллаһының шәригать кануннары буенча яшәргә өйрәтү иде.әл-Әгълә сүрәсе Аллаһы барлыкка китергән дөньяның табигать законнарын ничек үтәвен искә төшерә:

   Иң бөек Раббыңның исеменә тәсбих әйт, юктан бар итүчегә һәм чамалаүчыга, һәм билгеләүчегә, һәм юнәлдерүчегә, һәм көтүлекне чыгаручыга, һәм аны кипкән кара чүпкә әйләндерүчегә.                                               

әл-Әгълә 87:1–5. Х.Сәлман

   Кешеләргә карата Аллаһы шулай ук әхлакъ кануннарын тотарга куша Мисырдан чыкканнан соң берникадәр вакыт узгач, Муса һәм исраиллеләр Синай тавына киттеләр. Муса тауга менде һәм анда кырык көн Аллаһы Үзе биргән Шәригать канунын кабул итте. Бу Бәкара сүрәсендә һәм әл-Әгъраф сүрәсендә әйтелә:

   Һәм менә без сездән вәгъдәләшүегезне алып, үзегездән югарыда тау күтәреп куйганыбызны исегезгә төшерсәгез иде. ”Ирештергәнебезне көч  белән алыгыз! Анда булганны аңыгызда саклагыз. Шаять, тәкъвалардан булырсыз!” (әл-Бәкара 2:63)

   Һәм без Мусага утыз төнне вәгъдә иттек һәм аларны ун белән тәмам кылдык һәм Раббысының билгеләнгән вакыты  кырык төн белән тәмам булды… .

әл-Әгъраф 7:142

   Мусага нинди Канун җибәрелгән? Канунның тулы тексты бик зур ( 613 әмер һәм карарлар – мәсәлән, нәрсәләр харам һәм нәрсәләр хәләл, башка төрле тыелган һәм рөхсәт ителгән нәрсәләр турындагы карарлар). Бу әмерләр Тәүратның зур өлешен алып тора. Синай тавында Муса Аллаһыдан таш такталарга язылган берничә махсус әмер алган. Алар Ун әмер дип атала һәм Канундагыбашка бик күп күрсәтмәләр өчен мөһим нигез булып тора. Ун әмер – Канунның үзәк нигезен тәшкил итә.әл-Әгъраф сүрәсе әйтә:

   Һәм Без аның өчен, һәрнәрсә турында вәгазьләүне һәм һәрнәрсәгә тәфсилле аңлатманы такталарга яздык. Аны нык итеп тот һәм үз кавемеңә аның иң яхшыларын алырга әмер ит! Мин сезгә азгыннарның урыннарын күрсәтәчәкмен! Җир өстендә хаксыз килеш тәкәбберләнгәннәрне аятьләремнән ераклатачакмын! Һәм әгәр алар һәртөрле аятьне күрсәләр дә –аңа ышанмаячаклар һәм әгәр алар туры юлны күрсәләр – аны юл итеп алмыйлар. Әгәр югалу юлын күрсәләр – аны юл итеп алалар. Бу – безнең аятьләребезне ялган дигәннәренә күрә һәм аларга гафил булганнары өчен.

әл-Әгъраф 7:145,146

  Ун әмер.

   Коръәндәге әл-Әгъраф сүрәсендә язылганча, Ун әмер таш такталарга Аллаһы билгеләре итеп язылган. Бу нинди әмерләр? Без аларны Тәүратның бер өлеше булган Чыгыш китабы буенча тулысынча беләчәкбез. Муса аларны турыдан-туры таш такталардан күчереп алган (Мин саннарны гына өстәдем).

1) Шулчак Аллаһы түбәндәге сүзләрне әйтте:

2)– Мин – Раббы Аллагыз. Мин сезне, коллыктан азат итеп, Мисыр җиреннән алып чыктым.

Сезнең Миннән башка һичнинди илаһларыгыз булырга тиеш түгел.

Үзегезгә өстә – күктә, җирдә һәм аста – суда булган нәрсәләрнең сүрәтләреннән потлар ясамагыз.

Потларга баш имәгез һәм табынмагыз, чөнки Мин – Раббы Аллагыз, башка илаһларга түзеп тормам. Мине нәфрәт итүчеләргә җәза бирермен: Мин аталарының гөнаһлары өчен балаларына да, оныкларына да, хәтта оныкларының балаларына да җәза бирермен.

Ә кем Мине яратса һәм Минем боерыкларымны үтәсә, аның меңнәрчә буынына кадәр Мин Үземнең шәфкатемне күрсәтермен.

3)– Раббы Аллагызның исемен кирәксезгә кулланмагыз; әгәр кем дә булса Раббы исемен урынсыз куллана икән, Раббы аны җәзасыз калдырмас.

4)– Шимбә көннең изге көн булуын исегездә тотыгыз.

Алты көн бөтен эшләрегезне эшләгез, ә җиденче көн – Раббы Аллагыз хөрмәтенә ял көне, һәм шуңа күрә бу көнне беркем дә: сез үзегез дә, сезнең ир һәм хатын-кыз колларыгыз да эшләргә тиеш түгел. Хәтта сезнең хайваннарыгыз да, сезнең шәһәрләрдә яшәүче читтән килгән кешеләр дә эшләргә тиеш түгел. Чөнки Раббы алты көн буе эшләп, күкне, җирне, диңгезне һәм анда булган барлык нәрсәләрне булдырды, ә җиденче көнне Ул ял итте. Шуңа күрә шимбә көнне Раббы мөбарәк кылды. Аны мөбарәк бер көн итеп аерып куйды.

5)– Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, Раббы Аллаң сиңа биргән ошбу җирдәге гомерең озын булыр.

6)– Кеше үтермә.

7)– Зина кылма.

8)– Урлашма.

9)– Якыныңа каршы ялган шаһитлек итмә.

10)– Якыныңның йортына, хатынына, ир яки хатын-кыз колларына, үгез һәм ишәкләренә, гомүмән аның малына нәфесеңне сузма.

  Күк күкрәвен һәм быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм төтенле тауны күреп, кешеләр куркудан калтырана-калтырана арткарак чигенделәр.(Чыгыш 20:1-18)

  Без, хәзерге алга киткән киң үсешле заман кешеләре, Аллаһының әмерләре турында онытабыз. Ә бит алар яхшы киңәшләр, тәкъдимнәр, бәхәсләшә алырлык чаралар түгел. Алар – басынкылык һәм тыңлаучанлык белән үтәлергә тиешле Аллаһының әмерләре, боерыклары. Шәригать кануннары менә шундый. Изге Аллаһның кодрәтен күреп, исраиллеләрне ныклы курку басты.

Тыңлаучанлык микъдары.

  Корьәндәге әл-Хәшер сүрәсе Ун әмернең иңдерелүе белән турыдан-туры бәйле. Коръәннән аермалы буларак, Ун әмер Мусага күк күкрәү һәм ялкын арасында төтенле тауда иңдерелде.

   Әгәр без бу Корьәнне тау өстенә төшерсәк, Аллаһтан куркып тауның түбәнчелек белән ярылганын күрер идең. Мондый мисалларны без кешеләргә китерәбез. Шаять алар фикер йөртеп карарлар! Ул – Аллаһ, Аннан башка иләһ юк. Яшерен нәрсәне дә, ачыкны да белүче. Ул –шәфкатьле, рәхимле! (әл-Хәшер 59:21-22)

  Ләкин бер мөһим сорау җавапсыз кала. Алар ничә әмер үтәргә тиеш иде? Түбәндәге Тәуратта язылган сүзләр Ун әмер исемлегенә кадәр  булганны бәян итә:

    Рефидимнән бирегә килгәч, алар тау алдындагы бер урында чатырлары белән урнаштылар. Муса Аллаһы катына тауга менде, һәм Аллаһы таудан аңа болай дип сүз катты: – Ягъкуб гаиләсенә – Исраил халкына әйт: ”Сез Минем Мисыр халкына ниләр кылганымны һәм сезне, бөркет канатларына утырткандай итеп, Мисырдан Үз яныма алып килгәнемне күрдегез. Хәзер, әгәр Миңа тулысы белән буйсынсагыз һәм минем килешүемә тугрылык сакласагыз, сез Минем җир йөзендәге башка халыклар арасыннан сайлап алынган Үз халкым булырсыз. Бөтен җир Минеке … . (Чыгыш 19:2-5)

  Ә менә бу җөмлә Ун әмердән соң килә:

  Муса килешү язылган төргәкне халыкка укыды, һәм кешеләр: – Без Раббының барлык сүзләрен үтәрбез һәм Аңа буйсынырбыз, – диделәр.(Чыгыш 24:7)

  Тәүратның соңгы биш китабында, ягъни Мусаның соңгы өйрәтүләрендә Канунга буйсыну түбәндәгечә әйтелә:

   Раббы Аллаһыбыз безгә барлык бу кагыйдәләрне үтәргә, аңардан куркып, Аны хөрмәтләргә кушты. Без Раббы Аллаһыбызны олыларга тиеш, шулвакыт безгә бүгенге кебек яхшы булыр, һәм Раббы тормышыбызны саклап калыр. Әгәр Раббы Аллаһыбызның барлык бу әмерләрен Үзе кушканча төгәл үтәсәк, Ул безне Үзенең алдында хак санар”. (Канун 6:24-25)

Тәкъвалыкны алу.

   “Тәкъвалык” сүзе кабат монда күренә. Бу бик мөһим сүз. Без аны иң беренче тапкыр, Адәм билгесендә очраттык, Аллаһы Адәм нәселенә (ягъни безнең барыбызга да!) җиткергән чагында күрдек:

  Ий, Адәм балалары! Без сезгә оятларыгызны каплау өчен кием бирдек һәм зиннәтләнүләрне дә. Тәкъвалык киемнәре исә хәерлерәк. Бу – Аллаһының аятьләреннән, шаять алар искә алырлар. (әл-Әгъраф 7:26)

  Аннары без, Ибраһим 2 билгесендә күрдек, Аллаһы пәйгамбәргә угыл вәгъдә иткәч,  Ибраһимның Аллаһы сүзләренә ышануы турында түбәндә язылганча шуны күрәбез:

   Ибрам Раббыга ышанды. Раббы моны Ибрамның тугрылыгы итеп кабул кылды. (Яратылыш 15:6)

(“Тәкъвалык” төшенчәсен җентекләп аңлату өчен Ибраһим билгесе 2 мәкаләсен карагыз).

  Күргәнебезчә, Канун безгә тәкъвалык алу өчен яңа юл ача, анда әйтелгәнчә:

    Әгәр Раббы Аллаһыбызның барлык бу әмерләрен Үзе кушканча төгәл үтәсәк, Ул безне Үзенең алдында хак санар.

Канун6:25

  Тәкъвалык шартларын үтәү бик авыр. Кеше ” бу боерыкларны барысын да төгәл үтәргә тиеш “, һәм шуннан соң гына ултәкъвалык табачак. Бу безне Адәм билгесенә кире кайтара. Аллаһы аңа хөкем чыгару һәм аны оҗмахтан куып чыгару өчен Адәм тарафыннан бер генә тыңламаучанлык кирәк иде. Аллаһы Адәмнең әмерләрне берничә тапкыр бозуын көтмәгән. Лут билгесендә сурәтләнгән Лутның хатыны турында да шулай әйтеп була. Мондый таләпләрнең җитдилеген яхшырак аңлар өчен, мин Тәүраттан Канунга буйсынуның мөһимлеген күрсәткән берничә җөмлә китерермен. Моның нәрсә аңлатканын уйлап карыйк. Университетта укыганда, бер профессор безгә берничә сорау бирде (мәсәлән, 25 сорау), ләкин безгә аларның берничәсенә генә җавап бирүне таләп итте – сайлау буенча. Мәсәлән, 25нең 20сенә. Әгәр бер сорау бик авыр булып күренсә, кеше анысын калдырып, икенчесен сайлый алыр иде. Ә башка кеше өчен бу төрлечә булырга мөмкин. Чынлыкта, 25 сорауның 20сенә генә җавап бирергә таләп ителде. Профессор бу очракта безнең өчен эшне җиңеләйтергә тырышты.

  Күпләр Ун әмер турында бер үк фикердә. Алар ышаналар, Аллаһы кешеләргә ун әмер җибәреп: “Ким дигәндә бишне үтәргә тырышыгыз – үзегез теләгәнчә” – дип әйтми. Ул “әмерләрнең җиңелрәген сайлап, шуларны гына үтәгез” – дип тә әйтми. Аллаһы Үзе биргән әмерләрнең барысын да үтәргә боерык бирә. Барлык әмерләр үтәлгәндә генә Канун тәкъвалек бирә. Ләкин ни өчен кайбер кешеләр Канунга шулкадәр игътибарсыз? Чөнки Канунны үтәү бик авыр, чөнки ул бер көн өчен генә түгел, ә кешенең бөтен гомере буена үтәлергә тиеш. Безгә үз-үзебезне алдау һәм боерыкларны йомшарту җиңелрәк. Сез тагын да әмерләрне укып чыгыгыз һәм сорауга җавап бирегез: “Мин боларның барысын да үти аламмы? Барысын да төгәл итеп. Көндә. Һәрвакыт. Бу бик мөһим, чөнки Ун әмер юкка чыгарылмады. Аллаһы аларны юкка чыгармады. Алар Муса пәйгамбәрдән соң да гасырлар буена үзгәрешсез булып, Гайсә Мәсих һәм Мөхәммәт пәйгамбәр чорларына кадәр дәвам итте (Монда карагыз). Бу әмерләр әхлакъның төп таләпләрен тәшкил итә. Потка табынмау, Бер Аллаһыга гына табыну, никахта тугрылык, урлашмау, үтермәү, ялган шаһитлек итмәү кебек таләпләр, вакыт басымына бирешми, үзгәрешсез һәрвакыт һәм тулысынча сакланырга тиеш. Бу мәсәләдә һәркем үзе җаваплы, аның өчен башка кеше җавап бирә алмый.     Аллаһы каршына барып баскач, һәркем үзе өчен генә җавап бирә.

Аллаһы каршында иң мөһим сорау.

   Мин сезгә Тәураттагы  Канун (6:25) нигезендә, үземнең шәхси сайлавым буенча сорау бирермен, сез үзегезгә җавап бирер өчен, аны сайлагыз. Сезнең җавабыгызга карап Канун сезгә төрлечә кулланылачак. Сезне иң яхшы сурәтләгән җавапны сайлагыз. Тиешле җавапка басыгыз. Канун 6:24,25 безгә кагылды:

    Ходай миңа боерыкларын үтәргә һәм Үзеннән куркырга әмер бирде. Бу миңа яхшы булсын өчен, тормышымны хәзерге вакыттагы кебек саклап калу өчен кирәк. Әгәр дә мин бу боерыкларны Раббы кушканча тулысынча үтәсәм – бу минемтәкъвалыгым булыр.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *