Skip to content
Home » “Алла Улы” дигән сүзне ничек аңларга?

“Алла Улы” дигән сүзне ничек аңларга?

  • by

  Бөтен Инҗилдә  Гайсәне “Аллаһы Улы” атамасы турындагы бәхәсләрдән дә күбрәге юктыр,алар кабат-кабат яңарып тора. . Шуңа күрә күпләр Инҗил безгә бозылган хәлдә килеп җиткән дип саныйлар.  Инҗил тексты бозылганмы-юкмы дигән сорау монда җентекләп карала – Коръән нигезендә. Бездә шулай ук Сөннәттән дәлилләр бар ( монда карагыз ), һәм текстны критик анализлау мәгълүматларен ( монда карагыз ). Бу авыр аргументларның  нәтиҗәсе Инҗилнең безгә үзенчәлекле формада килеп җитүенә ышанырга нигез бирә. Ләкин “Аллаһы Улы” атамасы турында нәрсә әйтеп була Бу әл-Ихлас сүрәсендә күрсәтелгән Аллаһының берлеге идеясенә каршы килмиме ?

  Әйт: “Ул – Аллаһ-бер. Аллаһ мәңге булучы.Ул тудырмады да һәм тумады да,һәм һичбер нәрсә дә Аңа тиң булмады”.(әл-Ихлас 1-4)

  Бу сүрә  Тәүратта язылган сүзләрне кабатлый , андагы Муса пәйгамбәр сүзләре дә Аллаһының берлеген раслый:

  И исраиллеләр,тыңлагыз!Раббы Аллаһыбыз-бердәнбер Раббы.(Канун 6:4)

  “Аллаһы Улы” атамасын ничек аңларга? Әгәр дә сез бу атаманы ишетсәгез һәм аның мәгънәсен аңламасагыз, сез дөрес булмаган нәтиҗәләргә килә аласыз. Көнбатышта, мәсьәлән, массакүләм мәгълүмат чараларында даими кулланыла торган “җиһад” сүзе күпләрне куркыта. Кешеләр бу сүзне “гаепсез кешеләрне үтерүче акылсыз фанатиклар” яки шуңа охшаган нәрсәне аңлата дип уйлыйлар. Ләкин, бу сүзне аңлау өчен катмарлык килеп чыкса, вакыт узу белән сез аны “көрәш” яки “тырышлык” дип тәрҗемә итәргә кирәклеген аңлыйсыз. Әмма сез төрле көчләргә, шул исәптән гөнаһ һәм вәсвәсәгә каршы көрәшә аласыз. Бу турыда күпме кеше белә?

  “Аллаһы Улы” атамасы турында шундый ук ялгыш карашка кермәгез. Бу мәкаләдә без бу атаманы, аның килеп чыгышын җентекләп тикшерәчәкбез, шулай ук аның нәрсә аңлатканын һәм ничек аңлатылганын ачыкларбыз. Мәкалә ахырында бу терминга һәм тулаем алганда Инҗилгә карата безнең позиция фактларга гына нигезләнер дип ышанам.

“Аллаһы Улы” атамасының килеп чыгышы нинди?

  “Аллаһы Улы”-ул титул,һәм аның барлыкка килүе бөтенләй Инҗилдә түгел,ягни аны Инҗилне язучылар уйлап чыгармаган. Гайсә мәсихче(христиан) булмаган,ә Аның шәкертләре мәсихчеләр дип аталганнар. Без моны төгәл беләбез, чөнки ул беренче тапкыр Зәбурда, бик күп еллар алдарак язылган. Давыт пәйгамбәр б.э.к.1000нче елда ук үзенең мәдхияләрендә бу турыда язган:

   Халыклар ник котырыштылар,һәм булмасны уйлаштылар ник?Җир патшалары алга чыгып,түрәләре белән җыелып,Ходайга да Аның Майланганына да торалар карышып: (Майланган= Мәсих) . “Аларның бәйләнешләрен өзик,өстебездән богауларын ташлыйк”.Күкләрдә торучы аларны оятлы итәр,Ходай аларны хур итәр.Шул чакта Ул аларга ачуланып әйтер,ярсуында аларны болгатып бетерер:  ”Мин изге тавым Сион өстендә Үземнең Патшамны майладым”.  Мин барсына да  Ходай ихтыярын белдерәм:  Ул  Миңа әйтте:”Син Минем Улым, Мин Сиңа бүгеннән Атаң булдым;Миннән сора,Мин Синең кулыңа халыкларны да,кырыйларыннан арлык биләп торырга җирне дә бирәм.Аларны тимер таяк белән көтәрсең,чүлмәкче савытлары кебек ватарсың”. Менә инде, ,патшалар,аңга килегез;җир түрәләре,барыгыз да үгет алыгыз.Ходайга куркып хезмәт итегез;Аңа калтырап сөенегез. Һичкайчан Ходайның ачуы килмәсен һәм сез юлыгызда һәлак булмас өчен,Аның Улын ихтирам итегез;чөнки Аның ярсуы тиз кабыныр.Аңа ышанучылар барысы да бәхетле.( Зәбур,мәдхия 2:1-12)

  Монда без Раббы Аллаһы һәм аның Майланганы арасындагы сөйләшүне укыйбыз.  Ходай Аллаһы Майланганына болай ди : «Син минем Улым, Мин  сиңа бүгеннән Атаң булдым”. Соңгы юлларда “Улын хөрмәт итегез” дигән үгет-нәсихәт бирә. Монда Аллаһ Майланган кешене ачык итеп “Минем Улым” дип атый. Димәк, “Аллаһы Улы” аталышы менә шуннан башлана. Кемгә “Улым” исеме бирелә? Майланган Затка. Башка сүзләр белән әйткәндә, “Улы” исеме мәдхиядә “Майланган” сүзенең синонимы буларак кулланыла.  Майланган = Алла Улы=Мәсих   Шулайитеп,“Аллаһы Улы” атамасы беренче тапкыр Аллаһы рухы белән рухландырылып Давыт пәйгамбәр аша язылган. Бу Гайсә Мәсих (Христос) җиргә килгәнче 1000 ел алдан пәйгамбәрлек ителгән.

Болар безгә Гайсә Мәсихне  хачка кадакланганчы хөкем барышында  Аны яһүдләр ни өчен гаепләүләрен тирәнрәк аңлау өчен кирәк булачак.

Гайсәнең исемнәре: “Аллаһы Улы” атамасына   тиңдәш атамалар

  Таң белән яһүд аксакаллары,баш руханилар һәм канунчылар Югары киңәшмә җыелышына җыелдылар һәм Гайсәне җыелыш алдына китереп бастырдылар һәм әйттеләр:-Безгә әйт,Син Мәсихме? Ул аларга әйтте:-Әгәр сезгә әйтсәм,сез ышанмассыз.Ә инде сездән сорасам,Миңа җавап бирмәссез. Бу вакыттан башлап Адәм Улы Кодрәт Иясенең уң ягында утырыр. Шунда барысы:-Алайса Син Аллаһы Улы буласың инде?-диделәр. Ул аларга:-Сез үзегез Мине Ул дип әйтәсез,-дип җавап бирде. Алар:-Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк?Без инде моны Аның Үз авызыннан ишеттек,-диделәр.(Инҗил,Лүк 22:66-71)

  Җитәкчеләрнең беренче соравы- Гайсә үзен Мәсих дип атыймы? Алар Мәсихнең кем икәнлеген ачык беләләр иде. Сорау  Мәсих  атамасы(титулы) белән Гайсә исеме арасындагы бәйләнешне раслау өчен бирелгән иде . Бераздан: ” Алайса СинАллаһы Улы буласың инде?”-дип сорыйлар. Шулай итеп алар “Мәсих” һәм “Аллаһы Улы” титуллары арасында тигезлек билгесе куялар. Алар өчен бу бер-берсен тулыландыра торган терминнар. Бу ике титул тәңкәнең ике ягы кебек.

  Сөйләшү уртасында Гайсә кинәт үзен “Адәм Улы” дип атый. Бу Даниил пәйгамбәр китабында искә алынган тагын бер исем. Без аңа кагылмаячакбыз, чөнки без “Аллаһы Улы” турында сөйләшәбез. Яһүд канунчылары “Мәсих” һәм “Аллаһы Улы” атамалары(титуллары) тигез дигән фикерне каян алдылар? Гайсәдән меңнәрчә ел алда  Аллаһы тарафыннан рухландырылган Зәбурның икенче мәдхиясеннән алдылар. Димәк, алар фикерләве буенча, әгәр дә Гайсә Мәсих булмаса , Аллаһы Улы да була алмый. Яһүд канунчылары нәкъ шундый карашта тордылар.

  Димәк, Гайсә- Мәсих тә , Аллаһы Улы да була ала . Бу шулай ук Гайсәнең иң якын шәкертләренең берсе Петер сүзләреннән күренеп тора. Инҗилне укыйк:

  Филип Кайсәриясе шәһәре янындагы җиргә килгәч,Гайсә Үзенең шәкертләреннән сорады:-Кешеләр Адәм Улын кем дип белә?-Берәүләр Аны -Чумдыручы Яхъя,ди,икенчеләре-Ильяс,ә кайберләре исә Иремия яки башка пәйгамбәрләрнең берсе дип исәплиләр,-диделәр.-Ә сез,сез Мине кем дип беләсез?-дип сорады алардан Гайсә.-Син- Мәсих,тере Аллаһының Улы,-дип җавап бирде Шимун Петер.-Яхъя улы Шимун,син бәхетле,чөнки моны сиңа кеше түгел,ә Минем Күктәге Атам ачып бирде,-диде Гайсә. (Маттай 16: 13-17)

  Петерга “Мәсих” һәм “Аллаһы Улы” титулларын бутау табигый тоелды, чөнки ике исем дә 2 нче Мәдхиядә  кулланылган. Һәм Гайсә Петергә Аллаһы тарафыннан иңдерелгәнне раслый. Чөнки Гайсә- Мәсих тә, шулай ук Аллаһы Улы да була ала, чөнки ике термин да бер үк мәгънәдә һәм бер үк нәрсәне аңлата. 

“Аллаһы Улы” дигән сүз нәрсәне аңлата?

  Бу исем нәрсәне аңлата? Яңа Васыятьтә Йосыф исемле шәкерт турында беренче аңлатма бар. Бу беренче шәкертләрнең берсе (фиргавенгә  хезмәт иткән Йосыф түгел). Монда “улы …” атамасы шулай кулланыла:

  Мәсьәлән,рәсүлләр Барнаб дип йөрткән(ягъни”Юаныч улы”),Кипрда туган Йосыф исемле бер левиленең үз җире бар иде. Ул, җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.  (Рәсүлләр 4: 36-37)

   Күргәнегезчә, Барнаб исеме “юаныч улы” дигәнне аңлата . Бу аның атасы “юаныч” исемле булганга  аны “юаныч улы” дип атаганнармы? Әлбәттә, юк. Йосыф исемле кешенең тормышына һәм характерына күз салсак, кешеләр аңарда юаныч бүләкләрен аның тормышында,гамәлләрендә күргәннәр һәм аның нәрсә икәнен аңлаганнар. Бу – Йосыф юаныч улы. Ул үз тормышында юанычны гәүдәләндерде.

  “Аллаһыны беркем,беркайчан күрмәгән…”.(Яхъя 1:18).  Аллаһының характерын һәм табигатен аңлау безгә бик авыр. Моның өчен без Аллаһының ниндидер кешедә гәүдәләнүен күрергә тиеш, чөнки Аллаһы-Рух,Аны күрү мөмкин түгел. Инҗилдә Гайсә Мәсихнең тормышы һәм шәхесе “Аллаһы сүзе” һәм “Аллаһы Улы” атамалары  аша күрсәтелә.

  Сүз кеше булды,мәрхәмәт һәм хакыйкать белән  тулы булып,безнең арабызда яшәде,һәм без Аның данын,Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек… Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт өстенә мәрхәмәт алдык,чөнки канун Муса аркылы бирелгән ,мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.Аллаһыны беркем,беркайчан күрмәгән.Аны Ата өчен иң якын булган бердәнбер Улы ачып бирде. (Яхъя 1: 14,16-18)

  Без Аллаһыдан булган мәрхәмәтне һәм хакыйкатьне ничек белә алабыз?Югарыдагы сүзләрдән чыгып, без аны Гайсә Мәсихтә  күрәбез. Гайсәгә карап, шәкертләре мәрхәмәтнең һәм хакыйкатьнең нәрсә икәнен аңлаганнар. Канун  һәм аның әмерләре мондый ачык мисал китерә алмады.

Угыл турыдан-туры Аллаһыдан килгән

“Аллаһы Улы” атамасының Гайсәгә карата кулланышының тагын бер мисалын карап чыгыйк. Лүк Инҗилендә Гайсәнең нәсел шәжәрәсе Адәмнән язылган (атасы  буенча). Ахырда, шәжәрә болай ди:

  Кыйнан-Энош улы, Энош-Шет улы, Шет -Адәм улы,Адәм-Аллаһы улы. ( Лүк 3:38)

  Күргәнебезчә, Адәм монда “Аллаһы Улы” дип аталган. Нигә? Чөнки Адәмнең җирдә атасы булмаган; Ул туры Аллаһыдан килгән. Шулай ук, Гайсәнең җирдә атасы булмаган; ул гыйффәтле кыздан туган . Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдән югарыдагы өзек әйтелгәнчә, Гайсә “Аллаһыдан” килгән .

Улы (кемнеңдер); Коръәннән мисал

Корьәндә дә “угыл” сүзе Инҗилдәгы кебек мәгънәдә кулланыла . Киләсе  аятьне карыйк:

  Алар синнән чыгым итеп нәрсә тотарга икән дип сорыйлар.Әйт:”Хәерлектән нинди чыгым чыгарсагыз да ,ул-ата-анага,туган-якыннарга,ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирга.Нинди хәерлек итсәгез дә, Аллаһ, хакыйкатьтә, аны белеп торадыр.” (әл- Бәкара сүрәсе 2: 215)

  Мөсафирлар дигән сүз туры мәгънәдә гарәп телендә “юл уллары” дигәнне аңлата. (ibni sabil), ابن السبيل ). Нигә ул шулай тәрҗемә ителә? Чөнки тәрҗемәчеләр монда кемнән туган уллар турында  түгел, ә тормышлары юл белән тыгыз бәйләнгән кешеләр икәнен аңлаталар. Бу бары тик образлы әйтем.

“Аллаһы Улы” атамасын(титулын) ялгыш аңлату.

  Библиядә “Аллаһ угыллары” гыйбарәсе шул үк ысул белән кулланыла. Тәүратта , Зәбурда яки Инҗилдә Аллаһы хатын-кыз белән җенси якынлык кылып улы туган  дигән сүз түгел. Бу күренеш борынгы грек мәҗүсилегендә булган һәм анда аллалар хатын алганнар.  Библиядә мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгел һәм Гайсә гыйффәтле кыздан туган – башкача әйткәндә, ир-ат катнашлыгыннан башка.

Нәтиҗәләр

  Монда әйтелгәнчә , якынча б.э.к.750нче елда, Ишагыйя пәйгамбәр киләчәктә Ходайдан билге(знамение) киләчәген алдан әйтә:

  Инде Хуҗа- Хаким Үзе сиңа билге бирә:менә, кыз кеше, авырга калып, угыл табачак һәм аңа Иммануил* дип исем кушачак.(Ишагыйя 7:14)

Иммануил-яһүдчә “Аллаһы безнең белән”мәгънәсендә.

  Әгәр дә ул гыйффәтле кыздан туган икән, димәк, ул җирдәге ата катнашмыйча туган. Бу мәкаләдә без баш фәрештә Җәбраилнең  Мәрьямгә улының тууы турында игълан итүе турында сөйләштек: “…синең өстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте төшәчәк,шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак”.(Лүк 1:35) Бу  Аллаһы белән Мәрьям арасындагы җенси мөнәсәбәтнең нәтиҗәсе дип уйлау, көферлек ( ширк ) булыр. Бу угыл ” изге” дип атала, чөнки ул турыдан-туры Аллаһыдан, кеше катнашлыгыннан башка киләчәк. Бу мәгънәдә Мәсих бер үк вакытта Аллаһы Улы да, Аллаһы Сүзе дә.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *