Skip to content
Home » Көч төне, Дан көне һәм пәйгамбәрләр сүзе.

Көч төне, Дан көне һәм пәйгамбәрләр сүзе.

  • by

  әл-Кадер сүрәсе Көч төнен (Кадер кичәсе) сурәтли, ул вакытта Коръән иңдерелгән:

     Без аны тәкъдирләү төнендә иңдердек. Тәкъдирләү төне ни икәнлеген сиңа нәрсә аңлатыр икән? Тәкъдирләү төне мең айдан да хәерлерәктер. Анда фәрештәләр илә рух Раббыларының изен-рөхсәте белән һәр әмер өчен төшәрләр. Ул – таң җиткәнчегә кадәр иминлек. (әл-Кадер сүрәсе 97:1–5)

  әл-Кадер сүрәсе, Көч төне “мең айдан яхшырак” дигән сүзләргә карап: – Ул нинди гадәти булмаган төн? – дигән сорау туа. Көч төне “мең айдан” да хәерлерәк булсын өчен, Аллаһы рухы нәрсә эшләде?

  әл-Ләйел сүрәсендә охшаш тема бар, ул Көн белән яктылыкның Төнгә иярүен тасвирлый. Көн баштан ахырына кадәр барысын да белүче Аллаһы җитәкчелегендә дан белән килә. Ул безне якынлашып килүче ут турында кисәтә:

     Хакыйкатьтә, тугры юл да – Безнең өстебездә. Һәм ахыйрәт тә, беренчесе дә – Бездә. Мин сезләрне гөрләп яна торган ут белән үгетләдем. (әл-Ләйел сүрәсе 92:12–14)

әл-Кадер һәм әл-Ләйел сүрәләрен түбәндәге юллар белән чагыштырыгыз:

    Шуның өчен без пәйгамбәрләр сөйләгән Аллаһы хәбәренә тагын да ныграк ышана алабыз. Сез дә, караңгы урында балкып торган яктылыкка игътибар иткән кебек, бу хәбәргә әһәмият биреп, дөрес эшлисез. Сез, көн җитеп, йөрәкләрегезне таң йолдызы балкытканга кадәр, аңа әһәмият бирүегезне дәвам итәргә тиешсез. (2 Петер 1:19)

    Сез охшашлыкны күрәсезме? 92-нче һәм 97-нче сүрәләрне укыганда, бу сүзләр искә төште. Ул шулай ук көннең һәм яктылыкның җиңүен раслый. Төн караңгылыгында пәйгамбәрләргә Аллаһыдан ачылышлар иңдерелде, һәм безне пәйгамбәрләр сүзенә җиңел генә карамаска өндиләр, югыйсә каты җәза котылгысыз.

    Бу сүзләрне Гайсә Мәсих пәйгамбәрнең иң тугры шәкертләренең берсе рәсүл Петер әйтә. Ә әс-Сафф сүрәсе Мәсихнең шәкертләре турында болай ди:

      Ий, иман китереп инанучылар! Нәкъ Гыйсә Мәрйәм углы хәвариларга: “Аллаһка кайсыларыгыз минем ярдәмче?” – дип әйткән шикелле Аллаһка ярдәмчеләре булыгызчы! Хәварилар исә: ”Без Аллаһка ярдәмчеләр”, – дип әйттеләр, Исраил улларының бер өлеше иман китереп инандылар, башка өлеше исә ышанмады. Без инанучыларга дошманнарына каршы көч бирдек, һәм алар өстен чыктылар. (әс-Сафф сүрәсе 61:14)

    әс-Сафф сүрәсе Гайсә шәкертләрен “Аллаһ ярдәмчеләре” дип атый. Кем пәйгамбәрләр хәбәренә ышанса, ул Аллаһыдан көч алыр. Шуңа күрә Петер төп рәсүлләрнең берсе булганга, “Аллаһ ярдәмчеләре” башлыгы булган. Ул Гайсә Мәсихнең могҗизаларына, савыктыру көченә, үлеләрне терелтеп торгызуына, хәтта табигать көчләре белән идарә итүенә шаһит булган. Шул ук вакытта, ул пәйгамбәрләрнең сүзләре “безнең өчен тагын да ышанычлырак” булганын әйтә. Ни өчен ул үзе күргәннәргә караганда пәйгамбәрләрнең сүзләренә күбрәк әһәмият бирә? Петер дәвам итә:

    Иң элек шуны аңлагыз: Изге язмадагы бер генә пәйгамбәрлек сүзен дә һичкем үз сәләтенә таянып аңлата алмый. Чөнки пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр.  (2 Петер 1:20–21)

 Пәйгамбәрләр Изге Рух белән рухландырылдылар, шуңа күрә алар язганнарның барысы да “Аллаһыдан”. Шуңа күрә бер Көч төне “мең айдан” яхшырак, чөнки ул Аллаһы Рухына төрелгән. әс-Сафф сүрәсе әйтә, рәсүл Петер сүзләренә игътибар итүчеләр бу төндә ачылган Көчне алачаклар.

    Петер Мәсих заманында яшәгән. Аның искә алган “пәйгамбәрләре” – Иске Васыятьнең борынгы пәйгамбәрләре. Алар турында Инҗилгә кадәр язылган Изге язмаларда укырга була. Муса пәйгамбәр Тәүратында Адәм, Кабил һәм Һабил , Нух , Лут, Ибраһим пәйгамбәрләр тарихлары бар. Шулай ук Мусаның Мисыр фиргавене белән каршылыгы, Муса аркылы шәригать кануннары бирелүе, шулай ук әл-Бәкара  сүрәсендә тасвирланган Һарун корбаннары.

   Тәүратны Зәбур алыштыра, анда Изге Рух белән рухландырылган Давыт патша киләсе Мәсих турында яза. Соңрак килгән пәйгамбәрләрнең фаразлары Кыздан туган Угыл – Мәсих Гайсә, Аллаһы Патшалыгы, Раббының Колы турында язганнар. Моннан тыш, Мәсих исеме алдан әйтелгән, Аның килү вакыты төгәл күрсәтелгән. Аңа юл әзерләгән пәйгамбәр вәгъдәсе – болар турында укып белергә хәзер мөмкинчелекләр күп.

    Күпләребезнең моңа кадәр бу язмаларны уку мөмкинлеге булмаган. Сез моны хәзер югарыдагы сылтамалар буенча табып укый аласыз. әл-Ләйел сүрәсе безне киләчәк ут турында кисәтә; әл-Кадер сүрәсе Аллаһы Рухының Көч төнендә нәрсәләр барлыкка китергәне турында әйтә. әс-Сафф сүрәсе – Гайсә пәйгамбәрнең хәбәренә ышанучыларга Көч бирелә. Рәсүл Петер шулай ук Кыямәт көнен көтеп, беренче төндә алган беренче пәйгамбәрләрнең ачылышларына игътибарлы булырга киңәш итә. Аларның хәбәрләрен белү акыллы түгелмени?

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *