Skip to content

Маттай 21:23 – 23:39

Гайсәнең хакимлеге турында сорау

23  Гайсә гыйбадәтханәгә кереп өйрәтеп торганда, аның янына өлкән руханилар белән халык өлкәннәре килде һәм: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады.ч 24  Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Миңа җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 25  Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт кайдан бирелгән булган: күктәнме яки кешеләрдәнме?» Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар,ш 26  ә: „Кешеләрдән“,— дию куркыныч, чөнки халык Яхъяны пәйгамбәр дип саный».ы 27  Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим.28  Ә менә бу хакта сез ни диярсез? Бер кешенең ике улы булган. Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. 29  Тегесе: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган. 30  Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Барам, әтием“,— дигән, әмма үзе бармаган. 31  Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» «Беренчесе»,— дип җавап бирделәр алар. Шунда Гайсә аларга болай диде: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак бара.э 32  Яхъя бит сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар.ю Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз.33  Тагын бер мисал тыңлагыз. Бер җир хуҗасы йөзем бакчасы утырткан,я аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызгана һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән.ә 34  Уңыш җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына, уңышның үз өлешен алырга дип, хезмәтчеләрен җибәргән. 35  Әмма йөзем үстерүчеләр аның хезмәтчеләрен тотып, берсен кыйнаганнар, икенчесен үтергәннәр, ә өченчесен ташлар атып үтергәннәр.б 36  Ул кабат, тагы да күбрәк башка хезмәтчеләрен җибәргән, әмма алар белән дә шулай ук эшләгәннәр.в 37  Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, үз улын җибәргән. 38  Ләкин аны күргәч, йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы.г Әйдәгез, аны үтерик тә мирасын үзебезгә алыйк!“ — диешкәннәр. 39  Шунда алар аны тотып, йөзем бакчасыннан өстерәп чыгарганнар да үтергәннәр.д 40  Шулай итеп, йөзем бакчасының хуҗасы килгәч, шул йөзем үстерүчеләр белән нәрсә эшләр?» 41  Алар аңа: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— диделәр.42  Гайсә аларга болай диде: «Язмаларда: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булып китте.е Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— диелгән. Әллә сезнең бу сүзләрне укыганыгыз юкмы?ж 43  Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк. 44  Һәм шул таш өстенә егылган һәркем челпәрәмә киләчәк,з ә таш үзе кемнең дә булса өстенә төшсә, аны сытачак».и45  Өлкән руханилар һәм фарисейлар аның мисалларын ишеткәч, үзләре турында сөйләгәнен аңладылар.к 46  Аларның аны кулга аласы килсә дә, алар курка иделәр, чөнки халык Гайсәне пәйгамбәр дип саный иде.л

22  Гайсә аларга мисаллар китереп сөйләвен дәвам итте:  «Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесеа әзерләгән патшага охшаш.  Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән.ә  Шунда ул башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер. Туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“.  Әмма ул кешеләр ваемсыз калганнар һәм берсе — үз басуына, ә икенчесе үз эшен карарга киткән,б  калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр. Шунда патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган.в  Аннан соң ул үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар.г  Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр* кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“.д 10  Шунда хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраткан һәр кешене — явызын да, яхшысын да җыйганнар, һәм мәҗлес бүлмәсе табын янында утыручылар* белән тулган.11  Патша кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган 12  һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. 13  Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аны, аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап тешләрен шыкырдатачак“,— дигән.14  Әйе, чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз».15  Шунда фарисейлар, китеп, аның әйткән сүзенә бәйләнер өчен сәбәп эзләргә сүз куешты.е 16  Алар үз шәкертләрен Һиру́д тарафдарларыж белән бергә Гайсә янына җибәрде һәм болай дияргә кушты: «Остаз, без синең һәрвакыт хак сүз сөйләгәнеңне һәм Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне, шулай ук башкалар алдында ялагайланмаганыңны беләбез, чөнки син кешенең дәрәҗәсенә карап тормыйсың. 17  Шуңа күрә әйтче безгә: синеңчә, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» 18  Әмма Гайсә аларның явыз ниятләрен белеп, болай диде: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? 19  Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар китерделәр. 20  Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорады. 21  Алар: «Кайсарныкы»,— диделәр. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— диде.з 22  Бу сүзләрне ишеткәч, алар хәйран калды һәм аны калдырып китте.23  Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлари килде һәм болай дип сорады:к 24  «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.л 25  Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26  Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27  Ахырда хатын да үлеп китте. 28  Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».29  Гайсә аларга болай диде: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез.м 30  Терелгәч, кешеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак бит.н 31  Ә үлгәннәрнең терелүе турында әйткәндә, әллә Аллаһының сезгә: 32  „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“о,— дигәнен укымадыгызмыни? Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы».ө 33  Моны ишетеп, халык аның өйрәтүенә таң калды.п34  Фарисейлар, Гайсәнең саддукейларны эндәшмәслек иткәнен ишеткәч, бергә җыелды. 35  Аларның берсе, Канунны яхшы белүче, аны сынап болай дип сорады: 36  «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?»р 37  Гайсә болай дип җавап бирде: «„Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат“.с 38  Бу — иң мөһим һәм беренче әмер. 39  Икенчесе беренчесенә охшаш: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“.т 40  Шушы ике әмергә бөтен Канун һәм пәйгамбәрләрнең сүзләре нигезләнгән».у41  Фарисейлар бергә җыелып торганда, Гайсә алардан:ү 42  «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорады. Алар: «Давытның»ф,— дип җавап бирделәр. 43  Ул алардан болай дип сорады: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә,х аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: 44  „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән“?һ 45  Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?»ч 46  Аңа җавап итеп беркем дә бер сүз дә әйтә алмады һәм, шул көннән алып, инде һичкем дә аңардан сораштырырга батырчылык итмәде

23  Шунда Гайсә халыкка һәм үз шәкертләренә болай диде:  «Канунчылар һәм фарисейлар Муса урынына утырдылар.  Шуңа күрә алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез, әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтә, әмма үзләре үтәми.а  Алар авыр йөкләрне бәйләп, кеше җилкәсенә сала,ә ә үзләренең шул йөкләрне бармаклары белән дә кыймылдатасы килми.б  Нәрсә генә эшләсәләр дә, кеше күрсен дип эшлиләр,в Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр,г шулай ук киемнәренең чукларын озынайталар.д  Алар кичке мәҗлесләрдә иң хөрмәтле урыннарны, синагогаларда алгы урыннарны,е  базар мәйданнарында үзләрен сәламләүләрен һәм кешеләрнең үзләрен Равви́ дип атауларын яраталар.  Ә сез үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгызж бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр.  Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагызз бар. 10  Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар.и 11  Ә арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын.к 12  Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр,л ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер.м13  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез.н 14  ——15  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!о Чөнки сез бер кешене прозелит итәр өчен, диңгез кичәсез һәм төрле җирләр аша үтәсез. Ә инде максатыгызга ирешкәч, сез аны Гәһәннәгә үзегезгә караганда икеләтә артыграк лаеклы итәсез.16  Кайгы сезгә, сукыр җитәкчеләр!ө Сез: „Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“п,— дисез. 17  Ахмаклар һәм сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: алтынмы я алтынны изге итүче гыйбадәтханәме? 18  Сез шулай ук: „Корбан китерү урыныр белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә корбан китерү урынындагы бүләк белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш“,— дисез. 19  Сукырлар! Нәрсә мөһимрәк соң: бүләкме я бүләкне изге итүче корбан китерү урынымы? 20  Шуңа күрә корбан китерү урыны белән ант итүче шул урын белән дә, аның өстендәге бөтен нәрсә белән дә ант итә; 21  гыйбадәтханә белән ант итүче аның белән дә, анда Яшәүче белән дә ант итә;с 22  һәм күк белән ант итүче Аллаһы тәхете белән дә, анда Утыручы белән дә ант итә.т23  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез бөтнекнең, укропның һәм ак әниснең уннан бер өлешен бирәсез,у ә Канундагы мөһимрәк* нәрсәләрне — гаделлекне,ү шәфкатьлекнеф һәм тугрылыкны* кире каккансыз. Уннан бер өлешне дә бирергә һәм соңгыларын да кире какмаска кирәк иде.х 24  Черкине сөзеп алучы,һ ә дөяне йотучыч сукыр җитәкчеләр!ш25  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз,ы ә аларның эче исә комсызлык*э һәм тотнаксызлык белән тулы.ю 26  Сукыр фарисей, савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт.27  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!я Чөнки сез агартылган төрбәләргә охшаш:а алар тыштан матур булып күренә, ә эчләре исә мәет сөякләре һәм төрле шакшылык белән тулы. 28  Сез дә шундый ук: тыштан кешеләргә тәкъва булып күренәсез, ә эчегез икейөзлелек һәм канунсызлык белән тулы.ә29  Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр!б Чөнки сез пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзисез, тәкъваларның каберләрен бизисезв 30  һәм: „Ата-бабаларыбыз көннәрендә яшәгән булсак, алар белән бергә пәйгамбәрләрнең канын түгүдә катнашмаган булыр идек“,— дисез. 31  Шулай итеп сез үзегезне пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары дип атыйсыз һәм үзегезгә каршы шаһитлек бирәсез.г 32  Алайса, ата-бабаларыгыз башлаганны тәмамлагыз.33  Еланнар, агулы елан токымы,д Гәһәннәгә хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?е 34  Шуңа күрә мин сезгә пәйгамбәрләрне,ж акыл ияләрен һәм остазларныз җибәрәм. Аларның кайберәүләрен сез үтерерсез,и ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсызк һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз.л 35  Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил каныннан алып,м сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән Бәрәхия́ улы Зәкәрия́ канына кадәр — сез гаепле булачаксыз.н 36  Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк.37  Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим.о Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез.ө 38  Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә.п 39  Сезгә шуны әйтәм, сез: „Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!“р — дип әйткәнче, мине күрмәячәксез