Skip to content
Home » Священный месяц Рамадан – как следует поститься?

Священный месяц Рамадан – как следует поститься?

  • by
Пророк Исайя и другие пророки Забура отмечены на временной шкале

Ишагыйя пәйгамбәр һәм Зәбурның башка пәйгамбәрләре шкаланы билгеләделәр

Әмма ләкин бу шулай ук бозыклык чоры да булган. (монда карагыз Зәбурга кереш сүз). Бәрелешләр, бәхәсләр һәм каршылыклар бөтен җирдә булган күренешләр ул заманда да булган. Шуңа күрә Ишәгыйя пәйгамбәр аша Аллаһы аларга хәбәр җиткергән:.

Чын ураза.

  Раббы болай дип әйтә:  ”Каты итеп кычкыр, тавышыңны тыйма,                                                                           быргыныкы сыман көчле ит!    Халкым кылган җинаятьләрне,  Ягъкуб кылган гөнаһларны аларның үзләренә белдер!     Алар, дөрес гамәл кылган халык,  үз Аллаларының кануннарын ташламаучы халык сыман,  көн арты көн Мине эзли, Минем  ю “Без ураза тотабыз, Син нигә моны күрмисең?Үзебезне тыябыз, ә Син моны игътибарга алмыйсың!” – ди аларЧынлыкта исә, сез ураза тоткан көнне ни теләсәгез, шуны эшлисез, хезмәтчеләрегезне авыр эшкә җигәсез.   Уразагызны ызгыш-талаш вә гаугада уздырасыз, рәхимсезләнеп башкаларга кул күтәрәсез.  Ураза тотуыгыз әнә шул рәвешле булганда,    догаларыгыз югарыда кабул кылынмас.  Мин теләгән ураза шундый буламы?! Үзеңне тыеп торуны, камыш кебек башыңны июне,  тупас тукыма җәеп, көл өстендә ятуны сез     Раббы күңеленә хуш килгән ураза көне дип атыйсызмы?!    Мин теләгән ураза менә мондый була:   гаделсезлек богауларын өз,  камыт бауларын чиш,  изелгәннәрне иреккә җибәр,   һәртөрле камытны җимереп ташла.  Ачларга икмәк бүлеп бир,   йорт-җире булмаган бичараны өеңә чакыр,  ялангач кешене киендер,  туганнарыңнан качып йөрмә.  Менә шул чагында яктылыгың таң кебек балкып торыр,   тизрәк сихәтләнерсең;   синең тәкъвалык үзеңнән алда атлар,   ә Раббы шөһрәте артыңнан саклап барыр. Раббыга дәшкәндә, Ул сиңа җавап бирер,                                                                                  ярдәмгә чакырганда, ”Мин биредә!” дип әйтер.  Башкаларга кидергән камытыңны җимереп ташласаң,   бармак төбәп кешеләрне мәсхәрәләүдән туктасаң,  ач кешегә үз ризыгыңнан өлеш чыгарсаң,   мохтаҗга кирәген-теләгәнен бирсәң,      яктылыгың караңгыда балкып торыр,   дөм караңгы вакытың да көн үзәге кебек якты булыр.     Раббы һәрчак сине җитәкләп барыр,  корып кипкән җирдә туендырыр, тән-бәдәнеңне ныгытыр; син мул итеп сугарылган бакча,  суы беркайчан да бетми торган чишмә кебек булырсың. Борынгы хәрабәләр урынында син яңа калалар корырсың,  иске нигезләрдә биналар күтәрерсең,  һәм сине “ишелгән диварларны төзәтүче”,   ”яшәү өчен урамнарны яңартучы”дип атарлар. (Ишагыйя 58:1–12)

Чын ураза аша мәрхәмәт тормышы вәгъдәләре искиткеч түгелмени? Ләкин ул көннәрдәге кешеләр пәйгамбәрне тыңламаганнар һәм гөнаһлары өчен тәүбә итмәгәннәр (Чумдыручы Яхья пәйгамбәрнең тәүбә итү турындагы тәгълиматын) тотмаганнар. Шуңа күрә алар Муса пәйгамбәр алдан әйткәнчә хөкем ителгәннәр. Бу хәбәр безнең өчен дә кисәтүче булып кала бирә, чөнки Ишагыйя ураза вакытында сурәтләгән кешеләрнең тәртибе хәзерге хәлгә охшаган.

Имамнар куйган кагыйдәләр буенча ураза тоту, һәм шул ук вакытта Аллаһыны рәнҗеткән тормыш рәвеше алып бару файдасыз. Аның шәфкатен Мәсих һәм Пәйгамбәр Гайсә аша алырга омтылыгыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *