Skip to content
Home » Уңда һәм сулда утырган фәрештәләр Кыямәт көнендә безгә булышырлармы?

Уңда һәм сулда утырган фәрештәләр Кыямәт көнендә безгә булышырлармы?

  • by

   әл-Хакка (котылгысыз) сүрәсендә Кыямәт көне мөгез тавышы белән башлануы турында.

   Һәм, быргы бер өрү белән өрелсә, һәм җир һәм таулар күтәрелсәләр, һәм бер җимерү белән вакланып җимерелсәләр, менә шул көнне булачак вакыйга булыр. Һәм күк ярылыр, һәм бу көнне ул зәгыйф булыр. Фәрештәләр аның кырыйларында, һәм Раббыңның гарешен ул көнне сигез фәрештә үз өсләреннән күтәреп барырлар. Ул көнне барыгыз да күрсәтелер һәм сезнең серләрегез яшерелмәс.

әл-Хакка сүрәсе, 69:13–18

  Каф сүрәсе шулай ук Кыямәт көнендә Аллаһының мөгез тавышы  яңгырар, һәм һәр кешенең уң һәм сул ягында утырган сакчы фәрештәләр безнең гамәлләребез һәм казанышларыбыз язмаларын ачачак дип әйтә:

   Без кешене бар итеп яраттык һәм нәфесе нәрсәгә вәсвәсәләнеп торганын да беләбез бит. Һәм Без аңа – богау кан тамырына караганда да – якынрактыр. Уңында һәм сулында кабул итеп утыручы ике фәрештә кабул итеп торалар. Бер сүз әйтмәс ки, аның янында хәзер күзәтүче булыр. Үлем исереклеге хаклык белән килеп җитәр: бу син качып калырга теләгән нәрсәдер! Карынга кычкыртырлар: “менә ул – вәгъдә ителгән көн. Һәркем янындагы сөрүче һәм бер шаһит булучы белән бергәләп килер. ”Хакыйкатьтә, син моңа карата гафил булдың, менә Без пәрдәңне алып ташладык. Бүген синең карашың җетедер”. Аның карины әйтер: ”Бу – миндә хәзер булган нәрсәдер”.

  Каф сүрәсе, 50:16–23

  Бу 50-нче сүрә, Аллаһы мөгезе куркыныч килүе турында игълан иткән. Кайчан игълан ителде? Мәсихнең җиргә кайтуы күктән быргы тавышы белән игълан ителәчәк турында Инҗил әйтә:

   Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен көчле быргы тавышы белән җибәрер, һәм алар җирнең дүрт почмагыннан, дөньяның бер читеннән алып икенче читенә кадәр, Аның сайланганнарын җыярлар.

Маттай 24:31

Алга таба нәрсә? “Каф” сүрәсендә фәрештәләр һәр кешенең уң һәм сул ягына утыралар һәм безнең гамәлләребезне язалар диелгән. Ә Аллаһы безгә кан тамырларына караганда да якынрак булганлыктан, безнең гамәлләребез язмалары Инҗилдә әйтелгәнчә тулы китаплар. Бу турыда Гайсә Мәсихнең шәкерте Яхъя тарафыннан язылган, аңа боларны Аллаһы иңдергән. Ул аны Инҗилнең соңгы Ачылыш (ахырзаман) китабында язган. Менә ул нәрсә әйтә:

   Аннан соң, мин зур тәхет һәм анда Утыручыны күрдем. Аның йөзеннән җир белән күк качты һәм, аларга урын табылмады. Тәхет каршында торучы үлгәннәрне – зурларны һәм кечеләрне күрдем. Китаплар ачылып куелганнар иде. Тормыш китабы дип аталган башка китап та ачылган иде. Китапларда язылган буенча, үлгәннәр үз эшләренә карата хөкем ителделәр. Диңгез үзендә булган үлгәннәрне бирде. Үлем һәм үлем патшалыгы да үзендә булган үлгәннәрне бирделәр. Бу үлгән кешеләр һәркайсысы үз эшләренә карата хөкем ителделәр. Үлем һәм үлем патшалыгы да утлы күлгә ыргытылдылар. Бу утлы күл – икенче үлем. Исеме тормыш китабында табылмаган һәркем шул утлы күлгә ыргытылды.

  Ачылыш 20:11–15

Шулай итеп, барлык кешеләр махсус китапларда язылган гамәлләре буенча хөкем ителәчәк. Шуңа күрә догадан соң уңда һәм сулда утырган фәрештәләрне сәламлибез – бу китаплар ачылганда безгә ышаныч һәм өмет бирә дип уйлыйбыз.

Тормыш китабы.

  Игътибар иттегезме, тормыш китабы дип аталган тагын бер китап бар икәне турында белдек. Бу яхшы һәм начар гамәлләр язылган китап түгел. Изге язмада  исеме тормыш китабында язылмаган кешеутлы күлгә (башкача әйткәндә, тәмугка) ташланыр дип әйтелә. Уң якта фәрештә язган яхшы гамәлләребез исемлеге бик озын булса да, һәм сул якта фәрештә язган гөнаһлар исемлеге бик кыска булса да, безнең исем тормыш китабында булмаса, без юкка чыгабыз, мәңгелек тәмугка китәбез. Тормыш китабы нәрсә ул һәм безнең исемнәр аңа ничек керәләр?

   Тәүрат һәм Коръән әйтәләр, хәзрәти Адәм гөнаһ эшләгәндә, Аллаһы аны оҗмахтан куып чыгарды һәм үлемгә китерде. Адәм һәм аның балалары (без дә) тормыш чыганагы белән элемтәләрен югалттылар, шуңа күрә без барыбыз да үлемле. Пәйгамбәребез Гайсә Мәсих (с.г.в.) безгә мәңгелек тормыш бүләкләрен кайтарырга килде. Ул безнең исемнәребез тормыш китабына язылсын өчен килде. Менә аның сүзләре:

   Сезгә хак сүз әйтәм: Минем сүземне тыңлаучы һәм Мине Җибәрүчегә иман итүче кеше мәңгелек тормышка ия була. Ул кеше хөкемгә дучар булмаячак, чөнки инде үлемнән тормышка күчте. (Яхъя 5:24)

   Ибраһим пәйгамбәр вәгъдә ителгән тормыш бүләген алдан күргән. Һәм ничек итеп Гайсә Мәсих безгә бу бүләкне бирә ала ? Каф сүрәсе кисәтә:

  “Сез икегез һәрбер яхшылыкны белмәүче, игелеккә каршы торучыны җәһәннәмгә дучар иттегез”.

Каф сүрәсе  50:24

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *