Skip to content

Саннар19:1—22

19  Йәһвә Муса белән Һарунга тагын болай диде:  «Йәһвә үтәргә боерган канун менә шундый: „Исраиллеләргә камыт кидерелмәгән кимчелексеза кызыл сыер алып килергә куш.  Аны Илгаза́р руханига бир. Ул аны тукталу урыныннан читкә алып чыксын, һәм аны Илгазар алдында чалсыннар.  Аннары Илгазар рухани аның берникадәр канын бармагы белән алып, аны очрашу чатырының керү урынына таба җиде мәртәбә бөркесен.ә  Аннан соң сыерны аның күз алдында яндырсыннар. Тиресе, ите, каны, тизәге белән бергә яндырылсын.б  Рухани эрбет агачы ботагы, иссоп үсемлегев һәм ачык кызыл төстәге җеп алып, аларны сыер янган утка ташласын.  Шуннан соң рухани киемнәрен юсын һәм юынсын. Аннары ул тукталу урынына керә ала, ләкин кичкә кадәр нәҗес булыр. Сыерны яндырган кеше үз киемнәрен юсын һәм юынсын, ул кичкә кадәр нәҗес булыр. Чиста бер кеше сыерның көлен җыеп,г аны тукталу урыныннан читтә чиста урынга салсын. Бу көлне Исраи́л җәмгыятен сафландыру өчен кулланылачак суны әзерләү өчен сакласын.д Бу — гөнаһ йолу корбаны. 10  Сыерның көлен җыйган кеше үз киемнәрен юсын һәм кичкә кадәр нәҗес булыр.Исраиллеләр өчен һәм араларында яшәүче чит ил кешеләре өчен гасырларга бирелгән кагыйдә менә шундый:е 11  мәеткә* кагылган кеше җиде көн нәҗес булыр.ж 12  Андый кеше өченче көнне шул су* белән чистарынсын, һәм җиденче көнне ул чиста булыр. Ләкин өченче көнне чистарынмаса, җиденче көнне ул чиста булмас. 13  Үле кешенең мәетенә* кагылган һәм чистарынмаган һәркем Йәһвә чатырын нәҗесли.з Андый кеше* Исраилдән юк ителергә тиеш.и Сафландыру суык аңа сибелмәгәнгә, ул нәҗес булып кала. Ул һаман да нәҗес.14  Чатырда кеше үлсә, мондый канун кулланылсын: ул чатырга кергән һәр кеше һәм ул чатырда инде булган һәр кеше җиде көн нәҗес булыр. 15  Бәйләп куелган капкачы белән ябылмаган һәр савыт нәҗес.л 16  Моннан тыш кырда мәеткә, я кылыч белән үтерелгән кешегә, я кешенең сөягенә, я кабергә кагылган һәркем җиде көн нәҗес булыр.м 17  Нәҗес кешене чистартыр өчен, яндырылган гөнаһ йолу корбанының бераз көлен берәр савытка салып, анда чишмә суы салырга кирәк. 18  Аннары берәр чиста кешен иссоп үсемлегено алып, аны шул суга мансын һәм чатырга, анда булган бөтен савытларга һәм кешеләргә,* шулай ук сөяккә, я үтерелгән кешегә, я мәеткә, я кабергә кагылган кешегә сипсен. 19  Бу чиста кеше аны нәҗес кешегә өченче көнне һәм җиденче көнне сипсен һәм аны гөнаһыннан җиденче көнне чистартсын.ө Аннары теге кеше үз киемен юсын, юынсын һәм кич белән чиста булыр.20  Әмма нәҗес кеше үзен чистартмаса, ул кеше* җыелыштан юк ителсен,п чөнки ул Йәһвәнең чатырын нәҗесли. Аңа сафландыру суы сибелмәде, шуңа күрә ул нәҗес.21  Алар өчен гасырларга бирелгән кагыйдә мондый: сафландыру суы сипкән кешер дә үз киемен юсын, һәм сафландыру суына кагылган һәр кеше кичкә кадәр нәҗес булыр. 22  Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булыр, һәм андый нәрсәгә кагылган кеше* дә кичкә кадәр нәҗес булыр“».