Skip to content

Сураи 2:67-73 (Гов)

Янә Мусаның сезгә сыер бугазларга әмер иткәнен хәтерләгез! Муса кавеменә әйтте: “Дөреслектә Аллаһ сезгә сыер бугазларга боера”. Алар әйттеләр: “Безне сыер бугазларга кушып мәсхәрә кыласыңмы?” Муса әйтте: “Сезне мәсхәрә кылып ахмаклардан булудан Аллаһуга сыгынамын”. (Яһүдләрдән бер кеше үтерелгән иде, ләкин кем үтергәнлеге мәгълүм түгел иде. Муса г-мгә килеп: “Үтерүчене табарга безгә ярдәм ит”, – диделәр. Муса әйтте: “Бер сыер бугазлагыз һәм шул сыерның койрыгы белән мәеткә сугарсыз, мәет терелер һәм үтерүчеләрне әйтер).

Алар әйттеләр: “Ий Муса, Раббыңнан сора – сыерның сыйфатларын безгә ачык бәян итсен!” Муса әйтте: “Аллаһу таґәлә әйтәдер: сыер карт та, яшь тә булмасын, урта яшьләрдә булсын! Күп сорашып тормагыз, Аллаһ кушканны эшләгез”.

Әйттеләр: “Ий Муса Раббыңдан сора ул сыерның төсе нинди, әйтсен!” Муса әйтте: “Аллаһ әйтә, ул сыерның төсе ачык сары булыр, аңа караучыларны ґәҗәбләндерер”, – дип.

Алар әйттеләр: “Ий Муса, Раббыңнан сора ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсен! Ул сыер кырда утлап йөрүчеме? Яки җир сөрүчеме? Бер-берсенә охшаган сыерларны күрдек, ләкин үзебезгә кирәк сыерны аера алмадык. Әгәр ул сыерның бөтен хәлен безгә бәян итсә, Аллаһ теләсә, ул сыерны табарбыз”

Муса әйтте: “Дөреслектә Аллаһ әйтәдер: ул сыер, әлбәттә, җир сөреп, җир сугарып мәшәкать чикмәгән сыердыр, ул сыерда чуарлык юк һәм һәр кимчелектән пакь”. Алар. “Хәзер сыерның бөтен хәлен бәян кылдың, инде табарга мөмкин булыр”, – диделәр һәм сыерны таптылар, бик зур бәягә сатып алып бугазладылар. Ләкин сыерның бәясе бик югары булу сәбәпле, аны сатып алудан гаҗиз була яздылар.

Бер кешене үтереп, кем үтерде дип шаулашкан вакытыгызны да хәтерләгез! Аллаһ сез яшергән нәрсәне ачып күрсәтүче. Ягъни үтерүчеләрне мәетнең үзеннән әйттерде.

Без әйттек: “Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз”. Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә – “Самиґнә вә әтәґнә” – чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: “Без ишеттек һәм буйсындык”, – дип әйтәләр ди).