Skip to content

Яхъя 17

Гайсә данлансын өчен дога кыла

17  Шуннан соң Гайсә күккә карап болай диде: «Әтием, вакыт җитте. Улың сине данласын өчен, улыңны данла.а  Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек,ә улың да син аңа биргән кешеләрнең барысынаб мәңгелек тормыш бирер.в  Мәңгелек тормышка ия булыр өчен,г синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк.д  Син тапшырган эшне башкарып чыгып,е мин сине җирдә данладым.ж  Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит.з Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем.и Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тота.  Хәзер алар син миңа биргән бар нәрсә синнән икәнен белә,  чөнки миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем,к һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладыларл һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар.м  Мин алар өчен үтенеп сорыйм. Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм, чөнки алар — синеке, 10  һәм минем бар нәрсәм — синеке, ә синеке — минеке.н Мин алар арасында данландым.11  Мин дөньяны калдырып китәм, ә алар дөньяда калалар,о һәм мин синең яныңа барам. Мөкатдәс Әтием, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,ө аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор.п 12  Алар белән бергә булганда, мин аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тордым.р Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннанс башка берсе дә югалмады.т Бу — Язмадагы сүзләр үтәлсен өчен булды.у 13  Әмма хәзер мин синең яныңа барам һәм, алар минем шатлыгым белән тулы булсын өчен, моның барысын әле бу дөньяда калган чакта сөйлим.ү 14  Мин аларга синең сүзеңне җиткердем, әмма дөнья аларга нәфрәтләнде,ф чөнки мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел.х15  Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм.һ 16  Мин дөньядан булмаган кебек,ч алар да дөньядан түгел.ш 17  Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит.ы Синең сүзең — хакыйкать.э 18  Син мине дөньяга җибәргән кебек, мин дә аларны дөньяга җибәрдем.ю 19  Алар да хакыйкать ярдәмендә изге ителсен өчен, үземне алар хакына изге итәм.20  Мин алар өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы миңа иман итә башлаячак кешеләр өчен дә үтенеп сорыйм. 21  Моны алар бөтенесе бер булсын өчен эшлим.я Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек,а алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар, шулчак дөнья минем синең тарафтан җибәрелгәнемә ышаныр. 22  Без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен,ә мин аларга син миңа биргән данны бирдем. 23  Алар камил бердәмлектә булсыннар өчен, шулай ук дөнья минем синең тарафтан җибәрелгән булуымны һәм аларны мине яраткандай яратуыңны белсен өчен, мин алар белән, ә син минем белән бердәмлектә торасың.б 24  Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларынв һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең.г 25  Гадел Әтием, дөнья сине белми,д ә мин беләм,е һәм алар минем синең тарафтан җибәрелгәнемне белә. 26  Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен,ж мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын».з