Skip to content
Home » Коръән һәм тарихи документлар. Гайсә  Мәсих чыннан да хачта үлгәнме?

Коръән һәм тарихи документлар. Гайсә  Мәсих чыннан да хачта үлгәнме?

  • by

   Бу мәсәләне җентекләп карап чыгыгыз һәм Кәгъбәдән (б.э. 318-нче ел) кара ташның юкка чыгу тарихын мисал итеп алыгыз.

Кагыйдә буларак, Гайсә Мәсихнең хачтагы үлемен инкарь итүчеләр ән-Ниса сүрәсенең 157-нче аятен аргумент итеп китерәләр.

    Һәм аларның ”Без бит Мәрйәм улы, коткаручы Гыйсәне, Аллаһның рәсүлен үтердек”, – дигән сүзләре өчен. Алар исә аны үтермәде дә, кадаклап та куймады. Аларга шулай күренде генә! Хакыйкатьтә, бу турыда сүз көрәштерүчеләр аның турында шикләнәләр. Аларның чамалауларына гына иярүләреннән башка бу турыда бертөрле дә белемнәре юк! Алар исә аны үтермәде!

  ән-Ниса сүрәсе 4:157

  Гайсә Мәсих хачка кадакланганмы?

    Игътибар итегез, аятьтә коткаручы Гыйсәне, алар (яһүдләр) “үтермәде, кадакламады”, дип кенә әйтелә. Әмма Гыйсә “үлмәде” дип әйтелми. Ләкин бу бер үк нәрсә түгел. Инҗилдә без яһүдләрнең Пәйгамбәрне кулга алулары һәм аны иң баш рухани Кәяфәс алдына сорау алу өчен алып килүләре турында укыдык. Ә аннан соң:

    Гайсәне Кәяфәс яныннан идарәче Пилат сараена алып килделәр. Бу хәл иртә белән булды. Коткарылу бәйрәменең ашын ашарга мөмкин булсын өчен, пакъләнүләре бозылмасын дип, яһүд башлыклары идарәче сараена кермәделәр.

Яхъя 18:28

   Пилат Яһүдиядә Рим прокураторы булган. Яһүдләргә җинаятьчеләрне Рим хакимияте рөхсәтеннән башка үлем җәзасын башкарырга рөхсәт ителмәгән, чөнки алар Рим хакимлеге астында булган. Сорау алгач, Пилат Гайсә Мәсихне, үзенең гаскәриләре кулына үлем җәзасын башкарыр өчен тапшырды.

   Ниһаять, кадакларга дип, Пилат Аны аларга тапшырды. Алар Гайсәне алып киттеләр.

Яхъя 19:16

   Димәк, яһүдләрнең башлыклары, Рим хакимлеге кулы белән, Мәсих дип аталган Гайсәне үлем җәзасына дучар иттеләр. Пәйгамбәр һәм Мәсих булган Гайсәнең шәкертләре яһүд җитәкчеләрен шелтәләделәр:

   Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Аллаһысы, безнең ата-бабаларыбызның Аллаһысы, Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз.

  Рәсүлләр 3:13

Яһүд башлыклары Гайсәне хачка кадаклатырга римлылар кулына тотып бирделәр. Алар Коткаручы Гайсәгә хәянәт иттеләр. Пәйгамбәрнең гәүдәсе кабергә салынды. Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкем салынмаган яңа кабер бар иде. Яһүдләрнең бәйрәмгә әзерләнә торган җомга көне булганлыктан, Гайсәне шунда салдылар, чөнки кабер якын иде.

  (Яхъя 19:41–42)

  ән-Ниса сүрәсенең 157-нче аятендә, яһүдләр Гайсәне кадакламаганнары турында әйтелә. Бу дөрес. Аны яһүдләр түгел, ә римлылар кадаклаганнар.

“Мәрьям” сүрәсе һәм пәйгамбәрнең үлеме.

    Мәрьям сүрәсе Гайсә пәйгамбәр үлдеме әллә юкмы, дигән сорауга җавап бирә .

   “Мин туган көнне дә, үләчәк көнне дә, һәм тере килеш кубарылачак… көнне дә миңа иминлек булсын. Бу – Мәрйәм улы Гыйсә, алар шик тоткан хаклык сүзе буенча.

(Мәрйәм сүрәсе 19:33–34. Х.Сәлман)

  Туган көнемдә вә үлгән көнемдә һәм кабердән кубарылган көнемдә Аллаһудан миңа сәламдер.

Ошбу сүзләрне сөйләүче кеше Мәрьям угълы Гыйсадыр, насара ихтыйлаф итә торган сүзләр арасыннан хак сүзләрне сөйләде.  (Мәрьям сүрәсе 19:33–34. Ногмани тәфсире Нурулла хәзрәт Мофлюхунов эшкәртүендә)

  Бу сүрәдә язылганча һәм Инҗилдә әйтелгәнчә Гайсә Мәсих Үз үлемен алдан күргән.

Яһүд  Гайсә урынына хачка кадакланган дигән теория турында.

    Күпчелек киң таралган теория – Яһүднең тышкы кыяфәте шулкадәр үзгәртелгән ки, шуңа күрә аны Гайсә Мәсих белән бутаганнар. Яһүдләр Гайсәгә охшаган икенче бер Яһүд исемле  кешене кулга алганнар һәм хачка кадаклату өчен римлыларга тапшырганнар, һәм ниһаять аны күмгәннәр. Ә Гайсә Мәсих үлемне татып карамыйча күккә күтәрелгән. Коръәндә дә, Инҗилдә дә мондый оста итеп алдау турында язылмаган, ләкин бу версия бик еш очрый. Әйдәгез аны җентекләп карап чыгыйк.

  Гайсә Мәсих тарихи документларда.

    Гайсә Мәсих турында югары җәмгыятьнең асыл затлары тарихы теркәлгән берничә тарихи документта искә алына. Әйдәгез аларның икесен карап чыгыйк. Рим тарихчысы Тацит Гайсә Мәсихнең беренче шәкертләре Нерон императоры вакытында ничек эзәрлекләнгәннәре турындагы  елъязмасында Гайсә Мәсихне искә ала. Менә Тацит язган тарихи документтагы сүзләр:

   “Нерон … мәсихчеләр(христианнар) дип аталган, җирәнгеч эшләре өчен нәфрәт ителгән кешеләрне иң авыр һәм коточкыч җәзаларга дучар итте. Бу исем Тиберий идарә иткән вакытта прокуратор Понти Пилат тарафыннан үтерелгән Мәсихтән килә. Берникадәр вакытка бастырылган, бу юк-барга ышандыручы явыз хорафат кабат таралды, һәм бу явызлык Яһүдиядә генә түгел, ә Римның үзендә дә, бу хорафатлык һәркайдан килеп кереп, таралды һәм чәчәк атты”.

  (Тацит, “Аннал”, XV, 44)

  Тацитның бу документаль язмасыннан шуны белергә була:

1) Гайсә Мәсих – тарихи шәхес;

2) Гайсә Мәсих Понти Пилат тарафыннан кадакланган;

3) Гайсә Мәсихнең хачтагы үлеменнән соң, Яһүдиядә (Иерусалим) аның шәкертләре саны арта башлаган;

4) Безнең эраның 65-нче елында, иң явыз Рим императоры Нерон идарә иткән вакытта Гайсәнең терелеп торуы турындагы яңа тәгълимат Римга кадәр таралган, һәм император аны юкка чыгарырга кирәк дип тапкан.

    Яһүдләрнең хәрби җитәкчесе һәм тарихчы Иосиф Флавий беренче гасырда Яһүдиядә булган вакыйгаларны җентекләп тасвирлый. Гайсә Мәсих  турында ул түбәндәгеләрне язган:

   “Бу вакытта Гайсә яшәде, ул акыллы кеше иде, күп яһүдләрне һәм грекларны да үзенә җәлеп итте. Пилат, яһүдләрнең иң күренекле дини җитәкчеләренең Гайсәгә яла ягулары аркасында, аны хачтагы үлемгә хөкем итте. Әмма  аны элек яраткан кешеләр аны ташламадылар. Ул аларга өченче көнне тере булып күренде, чөнки бу турыда Аллаһ пәйгамбәрләре аның белән бәйле башка күп илаһи галәмәтләр турында алдан әйткәннәр”.(Иосиф Флавий, б.э. 90-ел яһүдләрнең борынгы тарихи вакыйгалары xviii , 33)

Иосиф Флавий әйтә:

1) Гайсә Мәсих чыннан да булган;

2) Гайсә Мәсих дини җитәкче булган,

3) Гайсә Мәсих Рим прокураторы тарафыннан хачка кадакланган;

4) Гайсәнең шәкертләре аны хачка кадакланганнан соң терелеп торганын игълан иткәннәр.

    Юарыда телгә алынган тарихи документлардан күренгәнчә, Пәйгамбәрнең үлеме киң таралган һәм бәхәссез факт булган, һәм Рим дөньясы Аның үледән терелеп торуы турында Гайсәнең шәкертләреннән белгән.

Тарихи контекст Библия дәлилләре.

   Рәсүлләр китабында Иерусалимдагы вакыйгалар турында язылган. Шәкертләре  Гайсә Мәсихнең үледән терелтелүен игълан иткәч, ягъни хачка кадакланганнан соң берничә атна узгач булган хәлләр турында сөйләнә.

    Петер белән Яхъяның халыкны өйрәтүләренә, Гайсәнең үледән терелүен мисал итеп, үлеләрнең тереләчәге турында вәгазь сөйләүләренә ачулары килгән руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы Йортында тәртип саклаучылар башлыгы, рәсүлләр халыкка сөйләп торган вакытта килеп, аларны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе көнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар. Рәсүлләр сөйләгән вәгазьне тыңлаучыларның күбесе иман китерде. Иман китерүче ирләрнең саны биш мең чамасы иде.     Икенче көнне Иерусалимда яһүдләрнең башлыклары, аксакаллар һәм канунчылар җыелды. Иң баш рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм иң баш руханиның гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр.  Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан:– Сез бу савыктыруны нинди кодрәт белән яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.    Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга:   – Халык башлыклары, аксакаллар! – диде. – Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында  һәм аның ничек савыктырылуы хакында бүген бездән җавап таләп итәләр икән, сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: сезнең каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих исеме белән – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды. Изге язмада әйтелгәнчә, Гайсә ул – ”сез, төзүчеләр, кире каккан, ләкин иң мөһим булып чыккан нигез ташы”. Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендәге кешеләргә бирелгән исемнәр арасында без коткарыла алырдай башка исем юк, – диде Петер. Белемнәре дә булмаган бу гап-гади кешеләрнең – Петер белән Яхъяның кыюлыгын күреп, Киңәшмәдә утыручылар бик гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен хәзер генә аңладылар. Савыккан кешенең дә алар белән торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм аларга Киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.  – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу могҗизалы галәмәт Иерусалимда яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аның тәгаенлеген инкяр итә алмыйбыз. Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәшләштеләр.   

Рәсүлләр 4:1–17

    Иң баш рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар төркемендәгеләр, көнләшеп, рәсүлләрне кулга алдылар һәм халык зинданына ябып куйдылар. Әмма төнлә белән Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты: – Барыгыз, бу яңа тормыш турында барысын да Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип, аларны чыгарып җибәрде. Рәсүлләр, тыңлаучанлык күрсәтеп, иртә таңнан Аллаһы Йортына килделәр һәм өйрәтә башладылар. Ә иң баш рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының аксакалларын чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар. Рәсүлләрне алып килү өчен, тәртип саклаучыларны зинданга җибәрделәр, әмма хезмәтчеләр, зинданда аларны тапмыйча, кире кайттылар. – Без килгәндә зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма ишекләрне ачып эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар. Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар моны ишеткәч:  – Тагын нәрсә булыр микән инде? – дип аптырашта калдылар.  Шул арада берәү килеп:  – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаһы Йортында халыкны өйрәтә, – дип әйтте.  Шуннан соң тәртип саклаучылар белән аларның башлыклары, шунда барып,  халык таш ата башлар дип курыкканга күрә, көч кулланмыйча гына, рәсүлләрне алып килделәр. Килеп җиткәч, аларны Киңәшмә алдына бастырдылар һәм иң баш рухани:   – Без сезгә бу исем турында өйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән итек түгелме? Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимга тараттыгыз һәм ул Кешенең түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.  Петер һәм башка рәсүлләр исә:    – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез. Аталарыбызның Аллаһысы сез агачка кадаклатып үтергән Гайсәне үледән терелтте. Исраилгә тәүбә итү һәм гөнаһлары кичерелү мөмкинлеген бирү өчен, Аллаһы Аны Хаким һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде. Без бу эшләрнең шаһитләре Һәм шулай ук Аллаһы Үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та бу эшләргә шаһит, –  дип җавап бирделәр. Моны ишеткәч, Киңәшмә әгъзалары бик ярсыдылар һәм рәсүлләрне үтерергә теләделәр. Шул вакыт бөтен халык тарафыннан мөхтәрәм канунчы, Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты һәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде. Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак итеп уйлагыз. Моннан элегрәк үзен бик бөек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, аңа дүрт йөзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, аңа иярүчеләр төркеме юкка чыкты. Шуннан соң сан алу көннәрендә гәлиләяле яһүд пәйда булды һәм күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул һәлак булганнан соң аңа ияргән халык та таралды. Шуңа күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез! Аларны җибәрегез! Чөнки бу ният һәм бу эш кешеләрдән булса, ул юкка чыгачак. Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул. Аксакаллар аның сүзенә колак салдылар. Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм кыйнаганнан соң, Гайсә исеме хакында өйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр. Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр.

  Рәсүлләр 5:17–41

   Игътибар итегез, яһүд җитәкчеләре шәкертләргә Гайсәнең үледән терелеп торуы турында вәгазьләүне тыярга бик тырыштылар. Яһүд җитәкчеләре кулга алу, куркыту һәм кыйнау ярдәмендә шәкертләрне туктатыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Аларга хәтта кайберләрен үтерергә туры килде. Ләкин шуны онытмагыз: шәкертләр яңа тәгълиматны Иерусалимда – берничә атна элек кенә Гайсә Мәсихне бөтен халык алдында ачыктан-ачык үтереп күмгән урында, кыю рәвештә игълан иттеләр. Бу хачка кадакланган кеше кем булган? Пәйгамбәрме? Әллә каберәүләрнең уйлавы һәм сөйләве буенча Гайсәгә охшаган Яһүдме?

Мөмкин булган ике карашны төптән карагыз һәм кайсының иң ышанычлы булуын анализлагыз.

Гайсә Мәсихнең гәүдәсе һәм кабере.

   Кабергә килгәндә, ике версия генә булырга мөмкин. Я кабер чыннан да буш иде, яисә анда Гайсә пәйгамбәргә охшаган башка кешенең гәүдәсе бар иде. Өченчесе юк.

   Үз заманының күренекле тарихчылары Иосиф Флавий белән Тацит һәм Рәсүлләр китабы бертавыштан Гайсәнең хачка кадаклап үтерелүе турында шаһитлек бирәләр.         Ә Ул терелтелеп торгызганнан соң шәкертләре кабернең буш икәнен күрделәр, һәм Гайсә җирдә аларга күренеп йөрде. Шәкертләре тарафыннан Аның үледән терелтелеп торуы турындагы бу хәбәр киң тарала башлагач, яһүдләрнең җитәкчеләре аларны бөтен җирдә эзәрлекли башладылар. Бу – беренче версия.                                         Икенче версия буенча – әгәр дә Гайсә урынына башка берәү – Яһүд исемле кеше хачка кадакланып үтерелгән һәм кабергә салынган икән, димәк ул терелтелеп торгызылмаган һәм аның үле гәүдәсе кабердә калган. Бу очракта Гайсәнең шәкертләре кабернең буш булуын, Мәсихнең терелеп торуын ничек исбат итә алырлар иде? Алар ялганчылар булыр иде, чөнки кабер буш түгел. Анда Гайсәгә охшаган үле гәүдә ята. Яһүд башлыклары  моны халыкка күрсәтеп, шәкертләрнең ялганын фаш итәрләр иде. Шуның өчен үледән терелеп тору турында бер хәбәр дә,  исбатлаулар да булмас иде. Бу очракта, Гайсәнең шәкертләрен шулкадәр каты чаралар күреп, һәр җирдә эзәрлекләүләр, газаплаулар һәм үтерүләр дә булмас иде. 

Кара таш, Кәгъбә һәм Мәккә һәм Мәдинәнең зур мәчетләре.

     Безнең эраның 930-нчы елында  (318-нче хиҗрә елында) Кәгъбәдәге кара таш      (әл-хәҗәр әл-әсвәд) Аббас династиясенә каршы торучы шиитлар тарафыннан урланган. Таш Кәгъбәгә 23 елдан соң гына кире кайтарылган. Хәтта кара таш та юкка чыгарга мөмкин икән!

    Күз алдыгызга китерегез, ниндидер кешеләр, Мәккәдәге бөек мәчет янына җыелган зур халык төркеме алдына чыгып, Кәгъбәнең көнчыгыш өлешендәге кара ташның юкка чыгуын кычкырып игълан итәләр ди. Алар шулкадәр ышандырырлык итеп сөйлиләр ки, хаҗилар кара ташның чыннан да юкка чыгуына ышана башлыйлар. Ике гыйбадәтханәнең (Хадим әл-Харамейн аш-Шәрифеин) сакчылары бу мәгълүматны ничек кире кага ала? Әгәр бу ялган булса, һәм кара таш әле Кәгъбәдә булса, аны халыкка тәкъдим итеп һәм шуның белән ташның күп гасырлар дәвамында урынында булганын исбатлау иң җиңел юл. Аннары ялган шунда ук ачылачак. Кара таш төп мәчет янында урнашкан, шуңа күрә моны эшләү җиңел. Саклаучылар бу сүзләрне кире кагу өчен кара ташны халыкка тәкъдим итеп күрсәтә алмасалар, 318-нче елдагы кебек, таш чыннан да юкка чыккан дигән нәтиҗә ясарга кирәк.

    Хәзер тагын да күз алдына китерик, Мәккәдән 450 км ераклыкта, Мәдинәдәге Әл-Мәсдҗит, ән-Набави мәчете алдында, Мәккәдәге кара ташның югалуы турында хәбәр ителгән ди. Ике гыйбадәтханәне саклаучыларга моны кире кагу кыенрак булачак, чөнки кешеләргә шулкадәр ераклыкта урнашкан кара ташны күрсәтү җиңел түгел.

   Мәчетнең бәхәс булган урынга якынлыгы тиешле дәгъваны кире кагуны яки раслауны җиңеләйтә.

Яһүд башлыклары, Гайсәнең үледән терелеп тору хәбәрен кире кагу өчен, Аның гәүдәсен халыкка күрсәтмәделәр … .

    Әйдәгез, шул ук логиканы һәм алда әйтелгән ике төрле версияне кулланып, Иерусалимдагы кабердә яткан Яһүд / Гайсә гәүдәсе белән булган хәлгә күчик. Мәет (Гайсәгә охшаган Яһүд) салынган кабер гыйбадәтханәдән берничә метр гына ераклыкта урнашкан, Гайсә Мәсихнең шәкертләре кабернең буш булуын һәм Мәсихнең терелтелеп торуын шул урында игълан иткәннәр. Әгәр Яһүд башлыклары халыкка кабердә яткан мәетне (Гайсә гәүдәсенә охшаган) күрсәтсәләр, бу хәбәрне ялган дип фаш итәрләр иде һәм аны җиңел генә туктата алырлар иде. Алар өчен бу бик җиңел иде, ләкин алар моны эшләмәделәр. Чөнки алар бу искиткеч могъҗизалы күренешне кире какмадылар, чөнки Гайсәнең үле гәүдәсен халыкка күрсәтеп, бу хәбәрнең ялган икәнен исбатлый алмадылар.

Меңләгән кеше Иерусалимда Гайсәнең терелеп торуына ышанды.

    Ул көннәрдә меңләгән кешеләр Аллаһыга таба борылды һәм Гайсә Мәсихнең физик тәндә терелүенә ышандылар. Әгәр дә сез ул көнне Петерның вәгазен тыңлаган булсагыз һәм шикләнсәгез, ышанмасагыз, кабер янына барып тикшермәс  идегезме? Яһүднең гәүдәсе (Гайсә гәүдәсенә охшаган) әле кабердә булса, беркем дә рәсүлләргә ышанмас иде. Ләкин, тарихта әйтелгәнчә, Мәсихнең терелүенә меңләгән кеше ышанган. Гайсә Пәйгамбәр тәненә охшаган гәүдә әле Иерусалимдагы кабердә  булса, бу хәлләрнең берсе дә булмас иде.

Яһүднең тәне турындагы теория буш каберне аңлатмый.

    Бу караш белән катмарлык шунда: Гайсәгә охшаган Яһүд исемле кеше хачка кадакланган һәм кабергә салынган булса, аның гәүдәсе кабердә булырга тиеш иде. Ләкин кабер буш. Һәм бу Гайсәне  хачка кадакланганнан соң берничә атна узгач, Аның шәкертләренә Илленче көн бәйрәмендә Аның терелеп торуы турында вәгазьләү өчен бердәнбер мөмкинлек һәм нәкъ Пәйгамбәрнең терелүе турындагы хәбәргә нигезләнгән тәгълиматны тарату хәрәкәтен башларга юл ачу. Шәкертләр Раббылары Гайсә Мәсих хачка кадакланган шәһәрдә вәгазьләделәр.

    Бүгенге көндә дә яһүдләр һәм башка милләт халыклары арасында да бу турыда бәхәсләр тукталып тормый һәм бу тема актуаль булып кала. Һәркемнең дә котылу өчен тере иман юлын сайларга мөмкинчелеге бар – безгә мәңгелек тормыш бүләк итүче сөекле Пәйгамбәребез, Коткаручыбыз Гайсә Мәсихкә иман итү аша.

Бу турыда сөйләшкәндә, Камминг руханилар һәм галимнәрнең аңлатмаларындагы сөннәт текстларына карыйк.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *