Skip to content
Home » Богаз һәм Рутның мәхәббәт тарихының уникальлеге нәрсәдә?

Богаз һәм Рутның мәхәббәт тарихының уникальлеге нәрсәдә?

  • by

ихтыяҗларын канәгатьләндерүе әд-Ду    Бөек мәхәббәт тарихларын искә алганда, ирексездән Мөхәммәт пәйгамбәр, Хәдичә һәм пәйгамбәрнең яраткан хатыны Гайшә, шулай ук Гали һәм Фатима хикәяләре искә төшә. Фильмнардан һәм әдәби әсәрләрдән без Ромео һәм Джульетта, шулай ук Золушка һәм Принц һ.б. хикәяләрне атый алабыз. Бу хикәяләр борынгы вакыйгаларны, эстрада культурасын һәм романтик фантастиканы берләштереп, йөрәкләребезне, хисләребезне, хыялларыбызны җәлеп итә торган дәртле мәхәббәт хикәяләрен тудыралар.

    Богаз белән Рут арасында булган мәхәббәт, югарыдагы хикәяләргә караганда күпкә чыдам һәм асыл булып чыкты. Моннан тыш, хәзер дә ул безнең күбебез өчен кисәтүче сүз булып хезмәт итә ала. Рут белән Богазның беренче очрашуыннан 3000 елдан артык вакыт үтте.

Богаз белән Рут тарихы Корьән  сүрәләрендә гәүдәләнә.

    Богаз белән Рутның мөнәсәбәтләре тарихы Корьән сүрәләрендә гәүдәләнеш тапкан. Рутка бераз игелек күрсәткән Богаз, әл-Мәгун сүрәсе кисәткән явыз кешенең капма-каршысы:

  Ул бит ятимне куып җибәрүче һәм мескенне туйдырырга өндәмәүче.

әл-Мәгун сүрәсе 107:2–3

  …һәм хәер-садәка бирүдән тыючыларга!

 (әл-Мәгун сүрәсе 107:7

Рутның тоткан урыны әд-Духә сүрәсендәге тасвирламага бик охшаган:

    Һәм сине адашкан килеш табып, Ул үзеңне тугры юлга күндермәдемени? Һәм үзеңне мохтаҗ килеш тапты да үзеңне баетмадымени? Һәм ятимне син рәнҗетмә! Һәм сораучыны исә куып җибәрмә! Һәм Раббыңның нигъмәте турында исә белгертеп сөйлә!

әд-Духә сүрәсе 93:7–11

  Рутның каенанасы Нагомия тәҗрибәләре әл-Инширах сүрәсендә ачык чагыла:

    Без синең күкрәгеңне ачып бирмәдекмени һәм синең йөгеңне алып ташламадыкмени? Ул синең артыңны авырсындырып торучы иде. Үзеңә искә төшерүне югарыга күтәрмәдекме? Һәм авырлык белән, хакыйкатьтә, җиңеллек тә. Хакыйкатьтә, авырлык белән җиңеллек тә!

 (әл-Инширах сүрәсе 94:1–6

    Богазның чит җирдән күченеп килүче һәм Аллаһыга иман итүче Рутны сынап каравы – әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсендә тасвирлана:

     Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сезгә иман китереп инанган мөһаҗир хатыннар килсәләр, аларны сынап карагыз. Аллаһ аларның иманнарын яхшы белә. Әгәр сез аларның иман китергәнлекләрен белсәгез, аларны кәферләргә кире кайтармагыз. Алар тегеләргә, тегеләр исә бу хатыннарга хәләл ителмәгән. Аларга тоткан чыгымны түләгез. Әгәр аларга мәһәрләрен түләсәгез, алар белән никах укуда сезнең өстегездә гөнаһ булмас. Кәферләр белән бәйләнешкә тотынып ятмагыз һәм үзегез тоткан чыгымны сорап алыгыз, алар исә тоткан чыгымнарын сорап алсыннар. Менә шул сезгә Аллаһның хөкеме! Сезнең арагызны Ул хөкем итә. Аллаһ – белүче, хикмәт иясе!

әл-Мумтәхәна сүрәсе 60:10

Заман күзлегеннән караганда Рут һәм Богаз.

   Аларның мөнәсәбәтләре шулай ук Аллаһы тәкъдим иткән мистик һәм рухи мәхәббәтне күрсәтә. Рут белән Богазның мәхәббәт тарихы төрле социаль катлам кешеләре арасындагы мәхәббәт, иммиграциядәге тормыш һәм хәзерге #MeToo чорына хас булган дәрәҗәле ир белән яклауга мохтаҗ булган хатын арасындагы мөнәсәбәт турында. Бу мөнәсәбәтләр бүгенге көндә сәламәт никахны күрсәтә һәм борынгы заманнарда яһүдләр һәм гарәпләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлата. Ничек кенә булмасын, Рут белән Богазның мәхәббәт тарихын укырга кирәк. Ул Рут китабында Библиядә язылган. Бу тарихи вакыйга 2400 сүздән тора һәм безнең эрага кадәр 1150-нче елда язылган. Бу гадәти булмаган хикәяне монда укый аласыз. Бу вакыйгалар берничә нәфис фильмның нигезен тәшкил итте.

Рутның мәхәббәт тарихы.

     Нагомия ире белән, алар яһүдләр иде, ике улын ияртеп, Исраилдәге Бәйт-Лехемнән корылык һәм ачлыктан качып, чит җиргә – Моаб җирләренә (хәзерге Иордания) барып урнашалар. Уллары җирле хатын-кызларга өйләнә; ләкин тиздән, Нагомияне ике килене белән ялгыз калдырып, гаиләдәге барлык ир-атлар вакытсыз вафат була. Нагомия туган иле Исраилгә кайтырга карар кыла, һәм киленнәренең берсе – Рут аның артыннан калмый ияреп Исраилгә бара. Шулай итеп, озак еллар үткәннән соң, тол хатын  Нагомия, Моаб җиреннән милләте буенча гарәп булган, яшь һәм яклаучысыз калган Рутны ияртеп, үзенең туган җиренә кайта.

Богазның Рут белән очрашуы.

     Яшәү өчен бернинди дә керем чыганагы булмаганлыктан, Рут иген кырына, җирле халык уручыларыннан соң төшеп калган башакларны җыярга чыга. Мусаның шәригать кануннары буенча, ярлы халык турында кайгыртып, иген җыючылар аз гына күләмдә булса да, артларыннан башаклар калдырырга тиеш булалар. Бу, ярлы крестьяннар үзләренә ачтан үлмәскә, икмәк саклап калсын өчен кирәк булган.  Менә шулай итеп, Рут бай гына җир хуҗасы Богазның иген кырында хасил була. Богаз аның уручылардан төшеп калган бөртекләрне ничек тырышып эзләгәнен күреп, ашлык уручыларга гадәттәгегә караганда  күбрәк башаклар калдырырга куша. Моның белән Богаз әл-Мәгун сүрәсендәге явыз кешенең капма-каршы якларын күрсәтә һәм Рутның хә сүрәсендә тасвирлау таба    Бөек мәхәббәт тарихларын искә алганда, ирексездән Мөхәммәт пәйгамбәр, Хәдичә һәм пәйгамбәрнең яраткан хатыны Гайшә, шулай ук Гали һәм Фатима хикәяләре искә төшә. Фильмнардан һәм әдәби әсәрләрдән без Ромео һәм Джульетта, шулай ук Золушка һәм Принц һ.б. хикәяләрне атый алабыз. Бу хикәяләр борынгы вакыйгаларны, эстрада культурасын һәм романтик фантастиканы берләштереп, йөрәкләребезне, хисләребезне, хыялларыбызны җәлеп итә торган дәртле мәхәббәт хикәяләрен тудыралар.

    Богаз белән Рут арасында булган мәхәббәт, югарыдагы хикәяләргә караганда күпкә чыдам һәм асыл булып чыкты. Моннан тыш, хәзер дә ул безнең күбебез өчен кисәтүче сүз булып хезмәт итә ала. Рут белән Богазның беренче очрашуыннан 3000 елдан артык вакыт үтте.

Богаз белән Рут тарихы Корьән  сүрәләрендә гәүдәләнә.

    Богаз белән Рутның мөнәсәбәтләре тарихы Корьән сүрәләрендә гәүдәләнеш тапкан. Рутка бераз игелек күрсәткән Богаз, әл-Мәгун сүрәсе кисәткән явыз кешенең капма-каршысы: Ул бит ятимне куып җибәрүче һәм мескенне туйдырырга өндәмәүче.

(әл-Мәгун сүрәсе 107:2–3

  …һәм хәер-садәка бирүдән тыючыларга!

  (әл-Мәгун сүрәсе 107:7

Рутның тоткан урыны әд-Духә сүрәсендәге тасвирламага бик охшаган:

    Һәм сине адашкан килеш табып, Ул үзеңне тугры юлга күндермәдемени? Һәм үзеңне мохтаҗ килеш тапты да үзеңне баетмадымени? Һәм ятимне син рәнҗетмә! Һәм сораучыны исә куып җибәрмә! Һәм Раббыңның нигъмәте турында исә белгертеп сөйлә!

  (әд-Духә сүрәсе 93:7–11

  Рутның каенанасы Нагомия тәҗрибәләре әл-Инширах сүрәсендә ачык чагыла:

    Без синең күкрәгеңне ачып бирмәдекмени һәм синең йөгеңне алып ташламадыкмени? Ул синең артыңны авырсындырып торучы иде. Үзеңә искә төшерүне югарыга күтәрмәдекме? Һәм авырлык белән, хакыйкатьтә, җиңеллек тә. Хакыйкатьтә, авырлык белән җиңеллек тә!

  (әл-Инширах сүрәсе 94:1–6

    Богазның чит җирдән күченеп килүче һәм Аллаһыга иман итүче Рутны сынап каравы – әл-Мумтәхәна (имтихан бирүче хатын) сүрәсендә тасвирлана:

     Ий, иман китереп инанучылар! Әгәр сезгә иман китереп инанган мөһаҗир хатыннар килсәләр, аларны сынап карагыз. Аллаһ аларның иманнарын яхшы белә. Әгәр сез аларның иман китергәнлекләрен белсәгез, аларны кәферләргә кире кайтармагыз. Алар тегеләргә, тегеләр исә бу хатыннарга хәләл ителмәгән. Аларга тоткан чыгымны түләгез. Әгәр аларга мәһәрләрен түләсәгез, алар белән никах укуда сезнең өстегездә гөнаһ булмас. Кәферләр белән бәйләнешкә тотынып ятмагыз һәм үзегез тоткан чыгымны сорап алыгыз, алар исә тоткан чыгымнарын сорап алсыннар. Менә шул сезгә Аллаһның хөкеме! Сезнең арагызны Ул хөкем итә. Аллаһ – белүче, хикмәт иясе!

(әл-Мумтәхәна сүрәсе 60:10)

Заман күзлегеннән караганда Рут һәм Богаз.

   Аларның мөнәсәбәтләре шулай ук Аллаһы тәкъдим иткән мистик һәм рухи мәхәббәтне күрсәтә. Рут белән Богазның мәхәббәт тарихы төрле социаль катлам кешеләре арасындагы мәхәббәт, иммиграциядәге тормыш һәм хәзерге #MeToo чорына хас булган дәрәҗәле ир белән яклауга мохтаҗ булган хатын арасындагы мөнәсәбәт турында. Бу мөнәсәбәтләр бүгенге көндә сәламәт никахны күрсәтә һәм борынгы заманнарда яһүдләр һәм гарәпләр арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлата. Ничек кенә булмасын, Рут белән Богазның мәхәббәт тарихын укырга кирәк. Ул Рут китабында Библиядә язылган. Бу тарихи вакыйга 2400 сүздән тора һәм безнең эрага кадәр 1150-нче елда язылган. Бу гадәти булмаган хикәяне монда укый аласыз. Бу вакыйгалар берничә нәфис фильмның нигезен тәшкил итте.

Рутның мәхәббәт тарихы.

     Нагомия ире белән, алар яһүдләр иде, ике улын ияртеп, Исраилдәге Бәйт-Лехемнән корылык һәм ачлыктан качып, чит җиргә – Моаб җирләренә (хәзерге Иордания) барып урнашалар. Уллары җирле хатын-кызларга өйләнә; ләкин тиздән, Нагомияне ике килене белән ялгыз калдырып, гаиләдәге барлык ир-атлар вакытсыз вафат була. Нагомия туган иле Исраилгә кайтырга карар кыла, һәм киленнәренең берсе – Рут аның артыннан калмый ияреп Исраилгә бара. Шулай итеп, озак еллар үткәннән соң, тол хатын  Нагомия, Моаб җиреннән милләте буенча гарәп булган, яшь һәм яклаучысыз калган Рутны ияртеп, үзенең туган җиренә кайта.

Богазның Рут белән очрашуы.

     Яшәү өчен бернинди дә керем чыганагы булмаганлыктан, Рут иген кырына, җирле халык уручыларыннан соң төшеп калган башакларны җыярга чыга. Мусаның шәригать кануннары буенча, ярлы халык турында кайгыртып, иген җыючылар аз гына күләмдә булса да, артларыннан башаклар калдырырга тиеш булалар. Бу, ярлы крестьяннар үзләренә ачтан үлмәскә, икмәк саклап калсын өчен кирәк булган.  Менә шулай итеп, Рут бай гына җир хуҗасы Богазның иген кырында хасил була. Богаз аның уручылардан төшеп калган бөртекләрне ничек тырышып эзләгәнен күреп, ашлык уручыларга гадәттәгегә караганда  күбрәк башаклар калдырырга куша. Моның белән Богаз әл-Мәгун сүрәсендәге явыз кешенең капма-каршы якларын күрсәтә һәм Рутның .

Фильм по сюжету истории Руфь и Вооза

Встреча Руфь и Вооза изображена во многих произведениях искусства

Богаз белән Рутның очрашуы күп сәнгать әсәрләрендә сурәтләнә.

    Җитәрлек ашлык җыя алу мөмкинлеге булганга, Рут Богаз кырларына көн саен килә. Богаз аны үз яклавы астына ала һәм иген уручылардан Рутны рәнҗетмәүләрен таләп итә. Рут белән Богаз бер-берсенә кызыксыну күрсәтәләр, ләкин яшь аермасы, социаль статус һәм милләт аермасы аркасында беркем дә беренче адымны ясамый. Нагомия акыллы һәм тапкыр хатын, Рутны урак бәйрәменнән соң кич Богазның аяк очына барып ятарга куша. Богаз моны тәкъдим итү дип кабул итә һәм Рутны үзенең хатыны итеп алырга карар кыла.

Үз яклавы астына алучы.

   Ләкин, Богаз белән Ногамия арасында туганлык һәм Рут аларга килен буларак, хәлне катмарлаштыра. Муса кануны буенча, Богаз Рутны, аның вафат булган ире хакына (ул Богазның туганнан туганы иде) яклаучысы булып үз канаты астына алырга тиеш була. Шулай итеп, Богаз аның яклаучысы, тәэмин итүчесе булып, үзенә хатын итеп алырга мөмкин була. Ә Рутка үз чиратында, яклауга мохтаҗ тол хатын буларак, мәрхүм булган иренең туганына сыенырга һәм аның хатыны булырга Муса кануны буенча рөхсәт ителә. Катмарлык монда гына түгел, монда Ногамия улларының җирләрен хәл итү мәсәләсе килеп чыга һәм Богаз белән Рутның никахына куркыныч яный. Әмма бу мәсәлә шәһәр өлкәннәренең җыелышында уңай хәл ителә һәм  Богаз, җир һәм бөтен йолым хакын түләгәннән соң, Рутны үзенә хатын итеп ала. Нагомия, күп еллар буе кичергән авырлыклар һәм бәла-казалардан соң, ниһаять, тынычлык таба. Бу тарих әш-Иштирах һәм әл-Муфтәхәна сүрәләрендә тасвирланган вакыйгаларда чагылыш таба.

Богаз белән Рутның нәселе.

    Аларның никахларында Обид исемле уллары туды. Еллар үткәч Обидның Ишай исемле улы туды. Ишай Давыт патшаның атасы иде. Пәйгамбәрлек буенча Давытка Мәсих аның гаиләсеннән киләчәк дип алдан әйтелгән иде. Соңрак пәйгамбәрлекләр үтәлде, һәм ахырда Гайсә Мәсих Бәйтлехемдә, Рут белән Богазның беренче очрашуы булган шәһәрдә туды. Аларның никахлары һәм династиясе дөньяга Мәсихнең нәселен ачты, аның тууы хәзерге хронологиянең нигезе һәм Раштуа бәйрәменең башы. Бу 3000 ел элек кечкенә авылдан чыккан романтик мөнәсәбәтләрнең яхшы нәтиҗәсе.

Мәхәббәтнең тагын да зуррак үлчәве.

    Бай һәм дәрәҗәле Богазның ярлы чит ил кешесе Рутка хөрмәт һәм игелек белән мөгамәлә итүе,  хәзерге #MeToo чорында киң таралган мыскыллау һәм эксплуатацияләү белән капма-каршы. Алар башлаган нәсел җебенең тарихи йогынтысын без календарьдагы датаны караган саен күзәтеп була һәм бу мәхәббәт тарихы мәңгелек мирас булып кала. Иң мөһиме, Рут белән Богаз хикәясе безгә тәкъдим ителгән тагын да зуррак мәхәббәтнең нигезендә.

Библия китабының безнең турыда сөйләве Рут хикәясенә охшаган:

    Мин халыкны Үзем өчен җиргә чәчәрмен, ”шәфкать күрсәтелмәгән”гә шәфкать күрсәтермен һәм “Минем халкым түгел” дип аталганнарга: ”Минем халкым”, – дип дәшәрмен, ә ул Миңа: ”Син – минем Аллам!” – дияр. 

Һошея 2:23

    Иске Васыять пәйгамбәре Һошея (б.э.к. 750-нче ел) үзенең бозылган никахында татулашу аналогын кулланган, Аллаһы безгә биргән мәхәббәтне сурәтләгән.   Көтмәгәндә Богаздан мәхәббәт һәм мәрхәмәт тапкан чит ил кешесе Рут кебек, Раббы Аллаһы Үз мәхәббәтен күрсәтеп, хәтта үзләрен лаексыз дип санаучыларны да кабул итәргә омтыла. Бу Инҗилдә (Яңа Васыятьтә) әйтелә

(Римлыларга 9:25

    Раббының мәхәббәте ничек күрсәтелә? Гайсә Мәсих, Рут һәм Богаз нәселеннән булып, безнең өчен Ул, Богаз Рут өчен булган кебек, яклаучы, сыендыручы һәм коткаручы. Гайсә, хачка кадаклану аша, Үз каны белән Аллаһы каршында кешене  гөнаһыннан йолып алды.

     Мәсих безне һәртөрле гөнаһтан йолып алу өчен һәм яхшылык кылырга ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе өчен чистартырга дип, Үзен корбан итте.

(Титуска 2:14

Богаз Рутны азат итү өчен йолым бәясен түләгән  кебек, Гайсә дә безнең өчен гомере белән бәя түләгән Коткаручыбыз.

Никах төзү өчен үрнәк.

    Богазның (һәм соңрак Мәсихнең) кәләшен йолып алу өчен үз бәясен түләве хәзерге дөньяда ныклы никах кору өчен үрнәк булырга мөмкин. Библия никах  турында түбәндәгеләрне әйтә:

     Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек, буйсыныгыз. Чөнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы. Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар. Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. Ул бердәмлекне изгеләндерү өчен Үзен корбан итте һәм сүз аша су белән пакъләндерде. Ул моны бердәмлекне бик гүзәл, һичнинди тапсыз, җыерчыксыз һәм башка җитешсезлекләрсез, ягъни изге һәм керсез итеп Үз алдына китерү өчен эшләде. Шулай ук ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы – үзен ярата. Беркем дә, беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта.  Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә. Чөнки без-Аның тәненең әгъзалары. Изге язмада язылганча: ”Шуңа күрә адәм үз ата-анасын калдырып, хатыны белән кушылыр, һәм икесе бер тән булыр”.   Моның сере бөек: мин болай аңлыйм, бу сүзләр Мәсихкә һәм бердәмлеккә кагыла. Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен.

Эфеслеләргә 5:21–33

    Богаз белән Рут үзара ярату һәм хөрмәт нигезендә өйләнештеләр. Гайсә Мәсихнең бердәмлек турында  кайгыртуы – ирнең хатынына эчкерсез мәхәббәте кебек. Шуңа күрә бу кыйммәтләр заманча никах кору үрнәге булып тора.

Безнең өчен туй чакыруы.

    Барлык чын мәхәббәт тарихларындагы кебек, Библия  дә туй белән тәмамлана. Богазның түләнгән йолымы Рутка кияүгә чыгу өчен юл ачкан кебек, Гайсә Мәсих  түләгән бәя безнең никахка юл ача. Бу туй образлы түгел, ә реаль, һәм чакыруны кабул итүче мәсихчеләр бердәмлекләре “Мәсихнең кәләше” дип атала. Изге язмаларда болай диелә:

    Куаныйк һәм нык шатланыйк, Аны данлыйк! Чөнки Бәрәннең туе килде, һәм Аның кәләше үзен әзерләде”.

 Ачылыш 19:7

   Гайсәнең безнең өчен түләгән йолымын кабул итүче мәсихчеләр бердәмлеге Аның “кәләше” була. Бу күк килешүе безнең һәрберебез өчен мөмкин. Библия һәрберсенә чакыру мөрәҗәгате белән ябыла:

     Рух та кәләш тә: ”Кил!” – диләр. Һәм ишетүче дә: ”Кил!” – дип әйтсен. Сусаучы килсен, теләгән кеше тереклек суын бушлай алсын.

 Ачылыш 22:17

    Богазның һәм Рутның мәхәббәте бүгенге көнгә кадәр актуаль булган мөнәсәбәтләрнең мисалы. Ул безне яратучы Аллаһы белән күктәге берлек турында күзаллаү бирә. Гадәттәгечә, никах тәкъдиме кабул ителгәнче каралырга тиеш. Адәм билгесе хикәясендә Аллаһының планы турында беренче тапкыр искә алудан башлап, Ибраһим пәйгамбәрнең бу планны ничек алдан күргәнен, Муса пәйгамбәрнең Коткаручыбызның безнең котылуыбыз өчен ничек һәм нинди хак  түләвен һәм Аның килүе турында алдан әйтелгәнен искә алыгыз. Без чыннан да бу  Аллаһының нияте дип ышана алабыз.

Leave a Reply

Your email address will not be published. Required fields are marked *