Skip to content
Ибраһим билгесе (2 өлеш) – Коръән Ибраһим билгесе (2 өлеш) – Тәүрат
Сурат 37: 83-84,99-101 (Саффат)

83. Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.

84.Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.

99.Вә ул әйтте: “Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.

100.Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!

101.Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.

Яратылыш 15: 1-6
15  Шуннан соң Йәһвә Ибрамга күренештә мондый хәбәр җиткерде: «Курыкма,а Ибра́м. Мин синең калканың.ә Синең әҗерең бик зур булыр».б  Моңа Ибрам болай диде: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә, син миңа нәрсә бирмәкче буласың? Күреп торасың ич, минем балам юк, һәм бөтен мирасны Дәмәше́къ кешесе Илгазә́рв алачак».  Ибрам сүзен дәвам итте: «Менә, син миңа токым*г бирмәдең, шуңа күрә өемдәге хезмәтчем минем мирасчым булачак».  Йәһвә моңа болай диде: «Ул синең мирасчың булмаячак. Синнән туган үз улың мирасчың булачак».д Аннан соң Ибрамны чатырдан чыгарып, Аллаһы: «Күкләргә кара әле һәм булдыра алсаң, йолдызларны санап чык»,— диде. Һәм өстәп куйды: «Синең токымың* менә шулкадәр булачак».е  Ибрам Йәһвәгә иман итте,ж һәм Ул аны тәкъваз дип таныды.