Skip to content

Дирижер өчен: «Таң боланы»на* салынган. Давытның җыры.

22  Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?аНишләп син ерак һәм мине коткармыйсың,Ачы тавыш белән кычкыруымны ишетмисең?ә Ходаем, көндезен сиңа ялварам, җавап бирмисең,бТөнен дә мин тынмыйм. Әмма син изге,вИсраилнең мактавына күмелгән.* Ата-бабаларыбыз сиңа таянып яшәде,гАлар сиңа таянганга, син аларны коткарып тордың.д Алар сиңа ялварып дәште һәм коткарылды.Сиңа таянганга, аларның өметләре өзелмәде.*е Кешеләр мине хурлый,* халык миңа җирәнеп карый,Әйтерсең лә мин кеше түгел, ә җир кортымын.ж Мине күрүче һәркем миннән мыскыллап көлә,зАлар көлемсерәп, башларын чайкап мәсхәрәли:и «Ул үзен Йәһвәгә ышанып тапшырды. Коткарсын аны!Әгәр ул аның өчен шулкадәр кадерле икән, азат итсен аны!»к Син мине әнием карыныннан чыгардың,лСабый чагымда син миңа иминлек бирдең.10  Туганнан алып мин синең кайгыртуыңа тапшырылган,Әнием карыныннан ук син минем Аллаһым идең.11  Миннән ерак торма, чөнки бәла якын,мМинем бүтән ярдәмчем юк бит.н12  Яшь үгезләр өере мине чолгый,оБаша́н җиренең көчле үгезләре мине камый.ө13  Үкереп, үз корбанын ботарлаучы арыслан күк,пАлар миңа авызларын ачып, тешләрен ыржайта.р14  Мин су шикелле түгеләм,Бөтен сөякләрем каймыкты.Йөрәгем балавыздай булды,сКыюлыгым эри эчемдә.т15  Көчем чүлмәк кыйпылчыгы сыман кибеп бетте,уТелем аңкавыма ябыша.үСин мине гүргә иңдерәсең.ф16  Дошманнарым мине этләр сыман чолгап ала,хАлар мине явызлар өере кебек сырып ала,һАрысландай, аяк-кулларыма ташлана.ч17  Мин бар сөякләремне санап чыга алам.шАлар мине күз алмый күзәтә.18  Алар өс киемемне бүлешә,Киемем өчен жирәбә сала.ы19  Ләкин син, и Йәһвә, миннән ерак торма.эСин — минем көч-куәтем, миңа ярдәмгә ашык.ю20  Җанымны кылычтан сакла,Газиз гомеремне этләр тырнагыннан* коткар.я21  Арыслан авызыннана һәм кыргый үгезләр мөгезеннән коткар мине.Җавап бир миңа һәм коткар мине.22  Синең исемеңне кардәшләремә игълан итәрмен,әҖыелышта сине мактармын.б23  Йәһвәне тирән хөрмәт итүчеләр, аны мактагыз!Ягъкубның бөтен нәселе,* аны данлагыз!вИсраилнең бөтен нәселе,* аңа карата тирән ихтирамлы булыгыз.24  Чөнки ул җәбер күрүченең газабына түбәнсетеп, җирәнеп карамады.гУл аңардан йөзен бормады.дЯрдәм сорап аваз салган чагында аны ишетте.е25  Мин сине зур җыелышта мактармын.жБиргән вәгъдәләремне сине тирән хөрмәт итүчеләр алдында үтәрмен.26  Юашлар ашап-эчеп, тук булыр,зЙәһвәне эзләүчеләр аны мактар.иАларның йөрәкләре мәңге типсен.27  Бөтен җир йөзе Йәһвәне искә төшереп, аңа борылыр.Халыкларның бөтен кабиләләре аңа сәҗдә кылыр.к28  Чөнки Йәһвә — Патша,лУл халыклар өстеннән идарә итә.29  Майда йөзүчеләрнең барысы ашап-эчеп, сәҗдә кылыр,Җир куенына керәчәк һәркем аның алдында тез чүгәр.Берсе дә үз җанын саклап кала алмас.30  Аларның токымнары* аңа хезмәт итәр.Киләсе буынга Йәһвә турында хәбәр ителер.31  Алар, килеп, аның тәкъвалыгы турында сөйләр,Әле туачак халыкка аның эшләре хакында игълан итәр.