Skip to content

Маттай 5-7

 Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, аның янына шәкертләре җыелды.  Шуннан соң ул аларны болай дип өйрәтә башлады: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле,а чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы. Кайгы-хәсрәт кичерүчеләр бәхетле, чөнки аларны юатачаклар.ә Юашларб бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алачак.в Тәкъвалыкка ачыкканнар һәм сусаганнар бәхетле,г чөнки аларның бу теләкләре канәгатьләндереләчәк.д Шәфкатьлеләре бәхетле, чөнки аларга шәфкать күрсәтеләчәк. Саф күңеллеләрж бәхетле, чөнки алар Аллаһыны күрәчәк.з Тынычлык урнаштыручылари бәхетле, чөнки алар Аллаһы угыллары дип аталачак.10  Тәкъвалык хакына эзәрлекләнүчеләр бәхетле,к чөнки күкләр Патшалыгы аларныкы.л11  Кешеләр сезне минем аркада мәсхәрәләгәндә,*м эзәрлекләгәндән һәм сезнең турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләгәндә, сез бәхетле.о 12  Шатланыгыз һәм куаныгыз,ө чөнки күкләрдәге әҗерегезп зур. Сезгә кадәр яшәгән пәйгамбәрләрне дә шулай эзәрлекләгәннәр.р13  Сез — җирнең тозы.с Әгәр тоз үз тәмен югалтса, аңа тәмен ничек кайтарырга? Ул инде һичнәрсәгә яраклы булмаячак, һәм аны, кешеләр таптасын өчен, чыгарып ташлыйсы гына кала.т14  Сез — дөнья өчен яктылык.у Тау башындагы шәһәр күренми кала алмас. 15  Яктырткычны яндырып җибәргәч, аны савыт астына түгел, ә югарырак урынга куялар, һәм ул өйдәгеләрнең барысына да яктылык бирә.ү 16  Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп,ф күктәге Атагызны данласыннар өчен,х сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында шулай ук балкысын.һ17  Минем хакта, Канунны яки пәйгамбәрләр язганны юкка чыгарырга килгән, дип уйламагыз. Мин юкка чыгарырга дип түгел, ә үтәргә дип килдем.ч 18  Сезгә хак сүз әйтәм: җир һәм күк юкка чыгар, әмма бар язылганнар үтәлмичә, Канундагы иң кечкенә бер хәреф тә я берәр хәрефнең сызыгы да юкка чыкмас.ш 19  Шуңа күрә андагы иң кечкенә әмерләрнең берәрсен бозып, кешеләрне шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгы өчен яраксыз дип саналыр. Ә аларны үтәп, шуңа өйрәтүче, күкләр Патшалыгында бөек дип аталыр. 20  Шуны белегез: тәкъвалыгыгыз канунчылар белән фарисейлар тәкъвалыгыннан өстен булмаса,ы күкләр Патшалыгына кермәячәксез.э21  Борынгы заманнарда кешеләргә: „Кеше үтермә.ю Кеше үтерүче суд алдына басачак“я,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 22  Ә мин сезгә шуны әйтәм: кардәшенә ачу тотучыа һәркем суд алдына басачак, кардәшен яман сүзләр белән кимсетүче һәркем Югары киңәшмә алдына басачак, ә инде берәрсе: „Син аңгыра!“ — дисә, аның Гәһәннә́ утына эләгүе бар.ә23  Шуңа күрә, корбан китерү урынына бүләк китергәндә,б кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, 24  бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер.в25  Берәүнең сиңа каршы дәгъвасы булса, бу эшне тизрәк, судка барып җиткәнче җайга сал. Югыйсә гаепләүчең сине судьяга китерер, судья суд хезмәткәренә тапшырыр, һәм сине төрмәгә ташларлар.г 26  Белеп тор: бурычыңның актык тиененә кадәр биреп бетермичә, аннан чыкмассың.27  „Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез.д 28  Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучые һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була.ж 29  Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса, аны умырып ал да читкә ташла.з Бөтен тәнең Гәһәннәгә ташланганчы, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.и 30  Әгәр уң кулың сине гөнаһка тартса, аны чап та читкә ташла.к Бөтен тәнең Гәһәннәгә эләккәнче, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр.л31  „Хатыны белән аерылышучы аңа аерылышу кәгазе бирсен“м,— дип әйтелгән. 32  Ә мин сезгә шуны әйтәм: фахишәлек кылмаган хатыны белән аерылышучы һәркем үз хатынына зина кылырга нигез бирә, һәм аерылышкан хатынга өйләнүче һәркем зина кыла.н33  Борынгы заманнарда кешеләргә: „Биргән антыңны бозма,о Йәһвә каршында биргән нәзереңне үтә“ө,— дип әйтелгәнне сез беләсез. 34  Ә мин сезгә шуны әйтәм: бөтенләй ант итмә.п Күк белән дә ант итмә, чөнки ул — Аллаһының тәхете; 35  җир белән дә ант итмә, чөнки ул — Аллаһының аяк асты;р Иерусалим белән дә ант итмә, чөнки ул — бөек Патшаның шәһәре;с 36  башың белән дә ант итмә, чөнки чәчеңнең бер бөртеген дә ак яки кара итә алмыйсың. 37  „Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын,т ә моннан артык һәммәсе Явыздан* була.у38  Сез: „Күз өчен күз һәм теш өчен теш“ү,— диелгәнне беләсез. 39  Ә мин сезгә шуны әйтәм: явыз кешегә каршылык күрсәтмә. Уң яңагыңа сугучыга сул яңагыңны да бор.ф 40  Берәрсе синең белән судлашып, эчке күлмәгеңне алырга теләсә, аңа өс киемеңне дә бир.х 41  Хакимлеккә ия берәрсе сине бер ара җир үтәргә мәҗбүр итсә, аның белән ике ара үт. 42  Синнән сораучыга бир һәм бурычка алырга теләүчедән йөзеңне борма.һ43  Сез: „Якыныңны ярат,ч дошманыңны нәфрәт ит“,— дип әйтелгәнне беләсез. 44  Ә мин сезгә шуны әйтәм: дошманнарыгызны яратыпш һәм эзәрлекләүчеләрегез турында дога кылып яшәгез.ы 45  Шулай эшләп, сез күктәге Атагызның балалары булырсыз,э чөнки ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра.ю 46  Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, сезгә нинди әҗер бирелер?я Салым җыючылар да шулай итә түгелме соң? 47  Кардәшләрегезне генә сәламлисез икән, искитәрлек ни эшлисез? Башка халык кешеләре дә шулай эшли түгелме соң? 48  Шулай итеп, күктәге Атагыз кебек, сез дә камил булыгыз.а

 Сак булыгыз, тәкъвалыгыгызны кешеләр алдында, алар аны күрсен дип, күрсәтмәгез.а Югыйсә күктәге Атагыздан әҗер алмассыз.  Шуңа күрә, хәер биргәндә,ә икейөзлеләр кебек, ул хакта быргы кычкыртма. Алар, кешеләр мактасын дип, синагогаларда һәм урамнарда шулай эшлиләр.б Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алдылар.  Ләкин син хәер биргәндә, сул кулың уң кулыңның ни эшләгәнен белмәсен,  шул чакта хәерең яшертен булыр. Шунда яшертен күзәтүче күктәге Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.в Дога кылганда да икейөзлеләр кебек булмагыз.г Алар, кешеләр күрсен дип, синагогаларда һәм төп юлларның чатларында басып дога кылырга ярата.д Сезгә хак сүз әйтәм: алар үз әҗерләрен инде тулысынча алды.  Син исә, дога кылганда, үз бүлмәңә кер дә, ишегеңне ябып, күктәге Атаңа дога кыл.е Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.  Дога кылганда, башка милләт кешеләре кебек, бер үк нәрсәне кат-кат әйтмәгез, чөнки алар, күп сүзләр әйтсәләр, илаһлары аларны ишетер, дип уйлый.  Аларга охшаш булмагыз, чөнки күктәге Атагыз сезгә нәрсә кирәк икәнен сез аңардан әле сораганчы белә.ж Шуңа күрә болай дога кылыгыз:з„Күкләрдәге Атабыз, исемеңи изге ителсен.к 10  Синең Патшалыгыңл килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярыңм үтәлсен.н 11  Безгә бүген көнлек икмәгебезне биро 12  һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер.ө 13  Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булышп һәм Явыздан* коткар“.р14  Кешеләрнең ялгышлыкларын кичерсәгез, күктәге Атагыз да сезнекен кичерәчәк,с 15  ә инде кешеләрнең ялгышлыкларын кичермәсәгез, күктәге Атагыз да сезнең ялгышлыкларыгызны кичермәячәк.т16  Ураза тотканда,у икейөзлеләр кебек, бүтән мескенләнеп йөрмәгез, чөнки алар үзләренең ураза тотуларын кешеләр күрсен дип, интегүле кыяфәт белән йөриләр.ү Сезгә хак сүз әйтәм: үз әҗерләрен алар инде тулысынча алды. 17  Син исә, ураза тотканда, башыңа май сөрт, битеңне ю, 18  һәм шулай итеп ураза тотуыңны кешеләр түгел, ә күктәге Атаң гына күрәчәк. Шунда яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк.19  Үзегезгә байлыкны җирдә башка җыймагыз.ф Анда аны көя ашый, ул тутыга, аны караклар урлап чыга. 20  Үзегезгә байлыкны күктә җыегыз.х Анда аны көя дә ашамый, ул тутыкмый да,һ караклар да кереп аны урлап чыкмый. 21  Байлыгың кайда булса, күңелең дә шунда булыр.22  Тәннең яктырткычы — күзләр.ч Күзләрең бер максатка төбәлгән булса, бөтен тәнең якты* булыр,ш 23  ләкин күзләрең көнчелы булса, бөтен тәнең караңгы булыр. Ә синдәге яктылык караңгылык булса, ул чакта никадәр тирән соң бу караңгылык!24  Берәү дә ике хуҗаның колы була алмый, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр,э я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, Байлыкның да колы була алмыйсыз.ю25  Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз,я җитәр.а Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?ә 26  Кошларгаб игътибар итегез: алар чәчми дә, урмый да, ашлыкны да амбарларга салмый, шулай да аларны күктәге Атагыз туендыра. Сез кошлардан кадерлерәк түгелме соң? 27  Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?в 28  Кием турында да ник борчыласыз? Кырдагы лаләләрдән сабак алыгыз, аларның ничек үскәненә игътибар итегез. Алар эшләми дә, эрләми дә, 29  әмма сезгә шуны әйтәм: хәтта купшы киенеп йөргән Сөләйманг да алар кебек киенмәгән. 30  Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме? 31  Шулай итеп, беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“ — дип кайгырмагыз.д 32  Башка халыкларның төп кайгылары — шул бит. Ә күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә.33  Шулай итеп, алга таба да Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез, һәм боларның барысы сезгә бирелер.е 34  Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз,ж чөнки иртәгесе көннең үз мәшәкатьләре булачак. Һәр көннең үз авырлыклары җитәрлек.

 Хөкем ителмәс өчен, башка хөкем итмәгез,а  чөнки сезне үзегез хөкем иткәнчә хөкем итәрләрә һәм сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр.б  Ни өчен син кардәшеңнең күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең?в  Үз күзеңдә бүрәнә булып та, ничек син кардәшеңә: „Күзеңдәге чүпне алыйм әле“,— дип әйтә аласың?  Монафикъ! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шунда кардәшеңнең күзеннән чүпне ничек алырга икәнен ачык күрерсең. Изге нәрсәне этләргә бирмәгез, энҗеләрегезне дуңгызлар алдына сипмәгез.г Югыйсә алар аны таптар һәм, борылып, үзегезне ботарлап ташлар.д Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер,е бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар,ж  чөнки һәр сораучы ала,з һәр эзләүче таба, һәм һәр шакучыга ачарлар.  Кайсыгыз икмәк сораучы улына таш бирер? 10  Яки балык сораса, елан бирер? 11  Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күкләрдәге Атагыз үзеннән сораучыларга яхшы нәрсәләрнеи бигрәк тә бирәчәк!к12  Шуңа күрә кешеләрнең үзегезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез,л чөнки Канунда һәм пәйгамбәрләр язмаларында язылганның асылы шул.м13  Тар капкадан керегез,н чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң, һәм шул капкадан күпләр керә. 14  Ә тормышка алып баручы юл тар, капкасы да кысан, һәм шул юлны азлар гына таба.о15  Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз.ө Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә,п ә үзләре ерткыч бүреләр.р 16  Аларны җимешләренә карап танырсыз. Әллә чәнечкеле үсемлектән — йөзем, ә шайтан таягыннан инҗир җыялармы?с 17  Һәр яхшы агач яхшы җимеш бирә, ә һәр начар агач начар җимеш бирә.т 18  Яхшы агач начар җимеш бирә алмый, начар агач та яхшы җимеш бирә алмый.у 19  Яхшы җимеш бирми торган һәр агачны чабып, утка ташлыйлар.ү 20  Шулай итеп, ул кешеләрне җимешләренә карап танырсыз.ф21  Күкләр Патшалыгына миңа: „Хуҗам, Хуҗам“,— дип әйтүче һәркем түгел, ә күктәге Атамның ихтыярын үтәүче генә керәчәк.х 22  Ул көнне күпләр миңа болай дияр: „Хуҗам, Хуҗам,һ әллә без синең исемеңнән пәйгамбәрлек итмәдекме? Әллә синең исемең белән җеннәрне куып чыгармадыкмы? Әллә синең исемең белән башка күп кодрәтле эшләр* башкармадыкмы?“ч 23  Шунда мин аларга: „Мин сезне һич тә белмим!* Китегез янымнан, явызлык кылучылар!“ — дип әйтермен.ш24  Шуңа күрә бу сүзләремне ишетеп, аларны үтәүче һәркем үз йортын кыя өстенә салган акыллы кешегә тиң булачак.ы 25  Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач, ул аумаган, чөнки нигезе кыя өстенә салынган булган. 26  Ә инде бу сүзләремне ишетеп тә, аларны үтәмәүче һәркем үзенең йортын ком өстенә салган акылсыз кешегә тиң булачак.э 27  Яңгыр явып су баскач һәм көчле җилләр исеп шул йортка ябырылгач,ю ул ауган һәм тулысынча җимерелгән».28  Гайсә бу сүзләрне тәмамлагач, халык аның өйрәтүенә хәйран калды,я 29  чөнки ул канунчылар кебек түгел, ә хакимлеккә ия кеше кебек өйрәтте.а